Мариуполь мәчете
Мариуполь җәмигъ мәчете, Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь Җәмигъ мәчете (укр. Маріупольська мечеть) ― Украинаның Донецк өлкәсе / Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет) һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. Донецк Халык Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте – Донбасс мөхтәсибәте карамагында[1].
Мәчет | |
Ил | Украина |
шәһәр | ДХР, Мариуполь, Приморский районы, Нахимов ур.,106 |
Координатлары | 47/4/38/N/37/31/9/E |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | Донбасс мөхтәсибәте Мариуполь мәхәлләсе |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Бина төре | госманлы стиле |
Нигезләнгән | 2005 |
Төзелеш еллары | 2005—2007 еллар |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртү2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган[2].
Мәчет һәм ислам мәдәнияте үзәге төзелешен Мариуполь үзәк базары директоры Салих Җиһан һәм шәһәрнең азәрбайҗан җәмгыятенең башка әгъзалары финанслаган.
Архитектура
үзгәртүМариуполь җәмигъ мәчете архитектурасы үрнәге итеп Истанбулдагы госманлы стилендә корылган Сөләймания мәчете архитектурасы алынган.
Мәчет һәм манара туй фотографияләре өчен популяр урынга әверелгән[3].
2022 елның 12 мартында мәчет бинасыннан 700 метр читтәрәк ракета төшеп, шартлау булган, мәчеттәге мөселманнарга зыян килмәгән[4].
Галерея
үзгәртү-
Эчке ихата
-
Михраб
-
Мөнбәр
-
Гөмбәз
-
Манара кыш көне
Сылтамалар
үзгәртү- Вереникин В.Н. Мариуполь и мариупольское Приазовье. Путеводитель. 2014 г., 188 стр 2022 елның 17 апрель көнендә архивланган.
- Имам мариупольской мечети рассказал о том, чем живут мусульмане. 0629.com.ua. Сайт города Мариуполя. 20 июля 2018
- Мечеть Сулеймана и Роксоланы в Мариуполе. Ислам на Украине. 07 апреля 2016
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мариупольдә Сөләйман солтан исемендәге мәчеттә Ураза бәйрәме узды. Татар-информ, 4.05.2022
- ↑ Людмила Ермишина (2007-10-09). Мечеть в Мариуполе открывала делегация из Турции. Приазовский рабочий. әлеге чыганактан 2013-09-05 архивланды. 2013-07-23 тикшерелгән.
- ↑ Мечеть Сулеймана и Роксоланы в Мариуполе | The Mosque in Mariupol, archived from the original on 2013-10-17, retrieved 2022-05-05
- ↑ 'Rusya Ukrayna'da camii vurdu, içeride onlarca Türk vardı' iddiası (tr). haber7. “Kanuni Sultan Süleyman Camii Dernek Başkanı İsmail Hacıoğlu, bombalama iddiasının gerçek olmadığını açıkladı. Hacıoğlu, roketin camiye 700 metre yakınında bir yere düştüğünü kaydetti. Mahallede bombardımanın devam ettiğini belirten Hacıoğlu, Türklerin tahliye edildiğini söyledi. Mariupol Kanuni Sultan Süleyman Camii Dernek Başkanı İsmail Hacıoğlu, "Caminin bombalandığına dair haberler yalan. Bombalar, caminin 700 metre yakınına isabet etti. Camii 4 katlı, betonarme ve çok sağlam bir yapı. Türk vatandaşları ve yakınları camideler" dedi.”