Луганск мәчете (рус. Луганская мечеть, укр. Луганська мечеть), Луганск Ислам мәдәни үзәге (рус. Луганский исламский культурный центр) — Луганск өлкәсенең (2014 елдан де-факто Луганск Халык Республикасының) башкаласы Луганск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, җәмигъ мәчете. Мәчет Луганск өлкәсенең мөселман җәмгыяте (нигездә татарлар) тарафыннан төзелгән. Бинада Луганск мөселманнарының «Сәлам» дини оешмасы, «Әл-Баян» иҗтимагый оешмасы офислары, Луганск төбәге мөселманнарының «Тәүхид» Диния нәзарәте урнашкан.

Мәчет
Луганск мәчете
рус. Луганская мечеть
укр. Луганська мечеть
Ил ЛХҖ
шәһәр 91000 Луганск, Павлов ур., 28-Ж
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төзелеш еллары 20072010 еллар
Төп даталар:
2007 (төзелеш башланган)
2010 ( мәчет ачылган)
Халәте гамәлдә
Тышкы рәсемнәр
Мәчет фотосурәтләре.

Тарих үзгәртү

1999 елның 14 апрелендә Луганск мөселманнарының «Сәлам» дини оешмасы теркәлү үтә[1]. Ул вакытта Луганск өлкәсендә 25 мең, Луганскиның үзендә 10 мең мөселман яшәгән[2]. 19992007 елларда һәм 2009 елдан «Сәлам» дини оешмасының рәисе булып педагогика фәннәре докторы, университет галиме Сәйфулла Фәйзулла улы Рәшитов, 20072009 елларда Арслан Мөхәммәт улы Мирзоев эшли. 2005 елда Луганск шәһәр шурасы карары белән «Сәлам» дини оешмасына Павлов урамында мәчет өчен җир бүлеп бирелгән, ул 2007 елда төзелә башлаган. Мәчет төзелешенең беренче иганәчесе — Кувәйтнең Исламга ярдәм итү фонды. Төзелешне тәмамлауны җирле мөселман җәмгыяте үз өстенә алган, бинаны иганә хисабына торгызганнар. Барлык эшләр дә иганә акчасына башкарылган. Мәчет урнашкан тау битен ныгыту өчен бер миллионнан артык гривна тотылган[3].

Ачылу үзгәртү

Мәчет 2010 елның 29 маенда ачылган. Җәмигъ мәчете ачылышына 1000 гә якын кунак килгән, шул исәптән тантанада Кувәйтнең Украинадагы илчесе в. б., Киев, Луганск өлкәсе, Донецк, Харьков, Феодосия, Симферополь, Сумы имамнары һәм мөселман җәмгыятьләре вәкилләре, Луганск шәһәр хакимияте вәкилләре катнаша[4].

Проект үзгәртү

Кырымда мәчет төзелешендә кулланылган проект буенча төзелгән. Гомуми мәйданы 550 квадрат метр булган 3 катлы бинаның озынлыгы 18 метр, киңлеге 10 метр һәм катларының биеклеге 3 әр метр.

Тасвирлама үзгәртү

Луганск мәчете бер яктан — чокыр, икенче яктан — урман посадкасы белән уратылган, шуңа күрә узып баручыларда ул кара урман эчендә дигән ялгыш тәэсир калдыра.

Манарасының биеклеге 25 метр. Беренче катта спорт залы һәм кухня урнашкан. Икенче катта — китапханә, уку сыйныфы, офислар, тәһарәтханә. Өченче кат 2 өлешкә бүленгән: аскы өлеше ир-атлар өчен, өске өлеше хатын-кызлар өчен намаз уку урыны. Бер үк вакытта мәчеткә 500 дән артык кеше сыярга мөмкин.

Ислам мәдәни үзәгендә рус телендә 500 дән артык исемдә һәм гарәп телендә 200 гә якын исемдә Ислам һәм Көнчыгыш мәдәнияте турында күп санлы әдәбият, компакт-дисклар, аудио- һәм видео-кассеталар тупланган рус һәм гарәп китапханәләре эшли. Үзәктә гарәп телен һәм Ислам дөньясы мәдәниятен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе эшләп килә, яңа өйләнешүчеләргә никах, мәрхүмнәргә җеназа намазы укыла. Психолог консультациясе алырга мөмкин. Талак рәсмиләштерелә, таныклык бирелә.

Мәчет имамы — Алустаз Мөхәммәд (Фәлистыйннан, 1994 елдан Украинада, табиб, фән кандидаты), имам ярдәмчесе — Илдар Рөстәм улы Мотыйгуллин[5].

Донбасс сугышы вакытында Луганск җәмигъ мәчете тирәләрендә снаряд шартлап, чокырлар ясалып беткән, шартлаткыч дулкын тәэсирендә тәрәзәләре ватылган.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү