Акмәсҗит Җәмигъ мәчете

Кырымдагы мәчет

Акмәсҗит җәмигъ мәчете (кырымтат. Aqmescit Cuma Camisi, укр. Сімферопольська соборна мечеть, рус. Симферопольская соборная мечеть), яки Бөек Җәмигъ мәчете (кырымтат. Büyük Cuma Camisi, укр. Велика соборна мечеть, рус. Большая соборная мечеть) ― Кырымның иң зур, Кырым һәм Акмәсҗитнең төп җәмигъ мәчете. Ялта шоссесында урнашкан. Мәчетнең барлык биналары ~5000 кешене сыйдыра. Төп залда 1500 ир-ат, балконда 900 хатын-кыз гыйбадәт кыла ала[1][2].

Мәчет
Акмәсҗит Җәмигъ мәчете
кырымтат. Büyük Cuma Camisi
кырымтат. Акъмесджит Джума Джами
Шәһәр Кырым Автономияле Җөмһүрияте / Кырым Республикасы
Акмәсҗит, Ялта шоссесы, 22
Координатлары 44°55′43″ N; 34°08′18″ E
Дин Ислам
Мәхәллә Кырым мөфтияте 
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төзелеш еллары 2015 ел2024 ел
Халәте гамәлдә

Җәмигъ мәчетенә Кырым мөселманнарының беренче мөфтие Ногман Чәләбиҗиһан (1885―1918) хөрмәтенә аның исеме кушылган.

 
Мәчет төзелергә тиешле урынга 2011 елда куелган таш

2011 елның 15 февралендә Акмәсҗит (Симферополь) шәһәр Советы Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенә Җәмигъ мәчете өчен 2,7 гектар мәйданлы җир кишәрлеген бүлеп бирү буенча җир төзелеше проектын эшләргә рөхсәт иткән. 20 елдан артык Кырым татарлары нәкъ менә шушы урында (Ялта шоссесы, 22) мәчет төзүгә рөхсәт алырга тырышкан, ләкин Кырым хөкүмәте ризалык бирмәгән.

Сентябрьдә Иван Франко исемендәге Кырым республика китапханәсендә[en] Украина, Төркия һәм Казакъстан авторларының ундүрт архитектура проекты симферопольлеләргә тәкъдим ителә[3]

Төзелеш башлану 2014 елга планлаштырылган, ул вакытта Украина һәм Төркия президентлары очрашуы булырга тиеш булган. Әмма Кырым кризисы аркасында төзелеш башлану кичектерелгән. Төзелеш 2015 елда башланган. Мәчет проектына алдагы конкурс нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылган һәм проектның баш архитекторы Идрис Юнысов үзенең улы Эмиль Юнысов белән Госманлы стилендәге мәчет концепциясе белән яңа конкурста җиңгән[1].

Башлангыч финанслау Кырым татарларының иганәләре хисабына башкарыла. Реаль финанслау Төркия һәм Россиянең дәүләт дәрәҗәсендә аффиляцияләнгән структуралары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәчет төзү Рәҗәп Эрдоган һәм Владимир Путин дәрәҗәсендә килешү булып тора. Төркия һәм Россия килешүе составына түбәндәге шартлар кергән: Төркия һәм Россия төзелешкә акча бүлеп бирә, якларның кертем күләме үзгәрергә мөмкин. Россия ягыннан финанслау Кырым Республикасының җирле бюджеты аша гамәлгә ашырыла. Килешү кысаларында мәчет Төркия белән килештерелгән проект буенча Госманлы стилендә төзелә, әма Төркия ягы акча бирүне Кырымтатар Милли Мәҗлесе аша түгел, турыдан-туры Кырым мөфтияте аша җибәрергә ризалаша[4][5][6]. Мәчет төзелешенең ахыргы сметасы 3 миллиард сумнан артып киткән. Кырым кризисына кадәр мәчет төзелешенең башлангыч сметасы якынча 9 миллион доллар (якынча 600 миллион сум) итеп бәяләнгән булган.

Ачылу 2024 елның февраль башында планлаштырыла, төзелеш тәмамланганнан соң ул Кырымның иң эре мәчетләренең берсе булачак[7].

2023 елның 9 декабрендә Акмәчет Җәмигъ мәчетендә беренче җомга намазы укыла. Намазны Кырым һәм Севастополь мөселманнарының Россия яклы мөфтие хаҗи Эмирали Аблаев[d] үткәргән[8][9]. 2024 елның 10 апрелендә мәчеттә беренче бәйрәм намазы укылган[10][11].

Тасвирлама

үзгәртү

Проект нигезендә, Акмәсҗит Җәмигъ мәчете ~5 мең кешене сыйдыра ала. Җәмигъ мәчете дүрт бертөрле манаралы һәм 600 метр мәйданлы кургаш түбә белән ябылган 1 төп гөмбәзле, 8 кечкенә ярымгөмбәзле, кырымтатар стилендәге төп бинадан гыйбарәт. Гөмбәзнең биеклеге 28 метр тәшкил итә. Дүрт манараның биеклеге 58-әр метр, бу мәчетне Кырымда иң биек мәчет итә. Мәчетнең үз мәйданы 1369 м2 (37гә 37 м).

Планда мәчет Айя Суфия гыйбадәтханәсенең архитектураcын кабатлый. 2019 елда төзелешнең соңгы этабында архитекторлар (баш архитектор Идрис Юнысов) проект дизайнын яңадан карарга һәм, мәчеткә кырымтатар колоритын бирү максатыннан, берничә өстәмә кертергә карар кылган. Кырым татарлары өчен уникаль һәм Госманлы мәдәниятеннән аерылып торган декоратив символлар булдыру өчен, Казан дизайнерлары аутентик декорны Кырым татарлары киемнәреннән күчерергә тырышкан. Шуңа да карамастан, Җәмигъ мәчетендә лалә архитектурасы[d] стиле шактый өстенлек итә.

Мәчетне бизәү өстендә Төркиядән осталар эшләгән. Мәчетнең эче иске госманлы һәм Кырым татар орнаменталистикасы, каллиграфия элементлары һәм Изге Коръән сүрәләре белән бизәлгән. Гөмбәзләрдә сары лалә чәчәге сурәтләнгән[12].

Комплекс

үзгәртү
  • Административ бина
  • Мәдрәсә
  • Китапханә
  • Кунакханә
  • Паркинг

Галерея

үзгәртү
 
Август 2018
Август 2018  
 
Июнь 2019
Июнь 2019  
 
Май 2021
Май 2021  

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Соборная мечеть в Симферополе от Идриса и Эмиля Юнусовых - Крымский архитектурный портал | КАП.
  2. Архитектор: Соборная мечеть сможет вместить почти 4 тыс верующих (20150925T1301).
  3. Притула, Володимир. Якою бути Буюк Джума-джамі? (укр.), Радіо Свобода (2011-09-15). 28 сентябрь 2023 тикшерелде.
  4. Турецкий финансовый поток замкнули на муфтият / / Независимая газета.
  5. Turkey to build Crimea’s largest mosque - World News.
  6. В Симферополе началось строительство Соборной мечети.
  7. Qirim Media. 2023-12-15 тикшерелгән.
  8. У окупованому Криму в головній Соборній мечеті відбувся перший намаз (uk).
  9. В новой Соборной мечети Акмесджита провели первый намаз (in украин), retrieved 2024-03-16 
  10. Первый праздничный намаз провели в Соборной мечети Акмесджита (in украин), retrieved 2024-04-16 
  11. В новой Соборной мечети Акмесджита провели первый намаз (in украин), retrieved 2024-05-04 
  12. Кырым Диния нәзарәте рәисе Миңнехановка Симферополь Җәмигъ мәчетенә экскурсия үткәрде. Татар-информ, 31.07.2024

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү