Шамил Аләдин

(Шамил Аләдинов битеннән юнәлтелде)

Шамил Аләдин (кырымтат. Şamil Alâdin тулы исеме — Шамил Сәет (Сеит) улы Аләдинов, кырымтат. Şamil Seit oğlu Alâdinov; 12 июль 1912 ел21 май 1996 ел) — кырым татар шагыйре, язучы. Бөек Ватан сугышында катнашучы. Үзбәк ССР-ның атказанган мәдәният эшмлеклесе (1973) һәм атказанган сәнгать эшлеклесе (1982), «Мактау Билгесе» һәм 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы (1985) орденнары кавалеры.

Шамил Аләдин
Туган 12 июль 1912(1912-07-12)
Нагорное[d], Акмәсҗит өязе[d], Таврия губернасы, Россия империясе
Үлгән 21 май 1996(1996-05-21) (83 яшь)
Акмәсҗит, Украина
Күмү урыны Абдал[d]
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты, Таврия милли университеты[d] һәм Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре язучы, шагыйрь
Эш бирүче Союз писателей Узбекистана[d]

Биографиясе үзгәртү

Шамил Алядин (Шамил Сәет улы Алядинов) 1912 елның 12 июлендә Ялта өязенең (хәзер Кырымның Бакчасарай районының Нагорный) Мәхүлдүр авылында туган. Шамилдән тыш, гаиләдә тагын өч егет һәм ике кызы була.

Туганда аңа Камил исеме бирәләр, әмма иртә балачагында авырып китә. Борынгы ышаныч буенча, авырлыкларны җиңәргә балага яңа исем биргәннәр.

Башлангыч белемне җирле мәктәптә алган. Бакчасарайда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Аның укытучысы- Ягья Байбуртлы була, ул 15 яшендә «Яш къувет» яшьләр газетасында басылып чыккан «Танъ бульбули» («Таң былбылы») исемле беренче шигырен яза.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Симферополь педагогия техникумына укырга керә (1928-1931 еллар). Монда ул ул вакытта танылган шагыйрьләр Зыядин Джавтобели һәм Керим Джаманакълы белән таныша.

Техникумны тәмамлагач, Мәскәү әдәбият институтының читтән торып уку бүлеге студенты була. 1939 елда Кырымга кайта. Шул ук елны СССР Язучылар берлеге әгъзасы һәм Кырым Язучылар берлеге башлыгы итеп билгеләнә.

1941 елның 26 июнендә үз теләге белән фронтка китә, Көньяк-Көнбатыш фронтта взвод белән командалык итә. 1943 елның февралендә авыр яралана. Госпитальдә ике ай ярым ятканнан соң Төньяк Кавказ фронты штабына, аннан Кырымда партизаннар хәрәкәте Штабы карамагына җибәрелә. 1944 елның апрелендә Симферопольгә кайта. Кырым сугышы китергән зыянны бәяләү комиссиясе әгъзасы була

Депортацияләнергә берничә көн кала Алуштага төзелә торган «Хайтарма» ансамбле өчен артистлар җыю өчен командировкага чыга. Соңрак Кырымнан китәргә мәҗбүр була. Үзбәкстанда, Чинабаде шәһәрендә, ачлыктан үлем хәлендәге хатынын һәм кечкенә кызы Диләрәне тапкан. Үзбәкстанда яшәү дәверендә кырым татарлары хокуклары өчен көрәшә.

1994 елда гаиләсе белән Кырымга, Симферопольгә кайта.

Монда ул бер генә көн дә үзенең әдәби эшчәнлеген туктатмый: газетада «Кремль корбаннары» исемле документаль очерк, ә аннары «Мин — сезнең патша һәм Ходай» автобиографик повесте чыга.

1996 елның 21 маенда 84 яшендә вафат була һәм Симферополь шәһәрендәге «Абдал» зиратында җирләнә.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Мактаулы Билгесе» ордены
  • II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985)
  • Үзбәк ССР-ның атказанган мәдәният эшлеклесе (1973)
  • Үзбәк ССР-ның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү