Үзбәкстан язучылар оешмасы
Үзбәкстан Язучылар оешмасы, Үзбәкстан Язучылар берлеге (үзб. Oʻzbekiston Yozuvchilar uyushmasi, Ўзбекистон Ёзувчилар уюшмаси, ингл. The Union of Writers of the Republic of Uzbekistan, рус. Союз писателей Республики Узбекистан) — Үзбәкстан язучыларының ирекле иҗади иҗтимагый оешмасы. Аның Каракалпакстан Республикасында һәм илнең һәр өлкәсендә бүлекчәләре бар.
Үзбәкстан язучылар оешмасы үзб. Oʻzbekiston Yozuvchilar uyushmasi үзб. Ўзбекистон Ёзувчилар уюшмаси | |
Тип |
иҗтимагый иҗат оешмасы |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр |
Үзбәкстан язучыларының I корылтае |
Урнашуы |
100035 |
Төп фигуралар |
Сирожиддин Саййид (2018 елдан рәис) |
Әгъзалар саны |
~1200 (2024) |
Бүлендек оемалар |
Каракалпакстанда һәм 12 вилаятьтә |
Тарих
үзгәртүБерлек 1934 елның 8-11 мартында Үзбәкстан язучыларының I корылтаенда оештырылган. Моңа кадәр язучылар төрле түгәрәкләргә һәм берләшмәләргә берләшеп эш иткәннәр. Аерым алганда, 1919 елда җәдитләр тарафыннан оештырылган «Чиғатой гурунги» исемле әдәби түгәрәк үзбәк милли әдәбиятын формалаштыруга үз өлешен кертә. 1926 елда Сәмәркандта «Қизил қалам» (Кызыл каләм) әдәби оешмасы төзелә, аның Кокандта, Фәрганәдә, Нәмәнгәндә җирле бүлекчәләре эшләгән.
Үзбәкстан Язучылар оешмасының төп максатлары һәм функцияләре һәм оештыру-хокукый формасы оешманың Уставында, таныклыгында, символында һәм сертификатында чагылдырылган. Үзбәкстан Язучылар берлегенең рәисе һәм аның өч урынбасары, берлекнең барлык төбәк бүлекчәләрендә җаваплы сәркатипләр бар. Берлекнең административ персоналы 99 хезмәткәрдән тора. Өстәвенә, әдәбият белән турыдан–туры 40ка якын кеше генә шөгыльләнә. Ягъни Союз әгъзалары аның функционерлары булып тормый. Шул ук вакытта оешма хезмәткәрләре арасында танылган язучылар һәм шагыйрьләр бик күп [1].
Язучылар берлеге Үзбәкстан Республикасы Президенты канцеляриясе, Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты, министрлыклар, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе, Республика рухи пропаганда үзәге, фондлар, башка ассоциацияләр һәм башка дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшчәнлек алып бара. Дәүләт аңа милли тәңгәллекне, үзбәк телен саклау, бәйсезлекнең рухи нигезләрен булдыру, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү өлкәсендә зур функцияләр йөкли. Үзбәкстан Язучылар берлегенең чит илләрдә вәкиллекләре һәм филиаллары юк[1].
Берлекнең 1200 гә якын әгъзасы бар. Төбәкләрдә үз бүлекчәләре эшли. Үзбәкстан Язучылар берлеге каршында Ташкент вилаяте Кибрай районында урнашкан «Дўрмон» иҗат йорты, шулай ук хастаханә палатасы, әдәбият фонды («Ижод») һәм нәшрияты бар. «Шарқ юлдузи», «Звезда Востока», «Ёшлик» журналлары һәм «Ўзбекистон адабиёти ва санъати» (баш мөхәррире Уктам Мирзаёр), «Ёзувчи» газеталары чыга. 2002 елда Халыкара мөнәсәбәтләр һәм әдәби тәрҗемә буенча совет төзелгән[2]. 2024 елның июнь аенда президент карары белән сәнгати тәрҗемә өлкәсендә Мухаммад Ризо Огахи исемендәге халыкара премия булдырылган. Үзбәкстан Язучылар берлегендә Рус секциясе (Рус әдәбияты буенча совет) эшли[3], таҗик язучылары секциясе бар. Язучылар берлеге каршында (Алишер Нәвои исемендәге университет белән берлектә) ике еллык әдәби курслар эшли[1].
Союзга керү процедурасы
үзгәртүБерлеккә әдәби конкурсларда үзләрен таныткан һәм җитәрлек күләмдә басылган әсәрләре булган язучылар һәм шагыйрьләр кабул ителә. Элек әдипкә үзенә бертөрле баскычтан узарга: ведомство басмаларында, шәһәр, өлкә газеталарында, әдәби журналларда басылырга, үз китабын чыгарырга кирәк булган. Бүгенге көндә критерийлар, тулаем алганда, элеккечә кала, әмма тормыш үзгәрә һәм акрынлап сайлап алу критерийлары да үзгәрә. Әйтик, бары тик интернетта гына басыла торган язучы бүген зур әдәби премия лауреаты була ала. Әлбәттә, ул бер генә «кәгазь» китабын да бастырмыйча, язучылар берлеге әгъзалыгына лаеклы кандидат була ала[1].
Рәисләр
үзгәртүОешманың беренче рәисе итеп (1934 елда) Рәхмәт Мәҗиди сайланган. Төрле елларда оешманы Хәмид Әлимҗан[d] (1939―1944 елларда), Ойбек (Муса Ташмухамедов; 1944―1949 елларда), Шәрәф Рәшидов (1949―1950 елларда), Уйгун (Рахматулла Атакузиев, 1950―1954 елларда), Абдулла Каһһар (1954—1956 елларда), Б. Рахмонов, Сәрвәр Азимов (1980―1988 елларда), Үлмәс Умарбеков, Әдил Якубов (1986―1992 елларда), Абдулла Орипов (1996―2009 елларда), Бабур Алимов, Мөхәммәт Али җитәкләгән. 2018 елдан берлекнең рәисе ― Үзбәкстанның халык шагыйре Сирожиддин Саййид.
Бина
үзгәртүЯзучылар берлеге әүвәл КПССның Ташкент шәһәр комитеты бинасында урнашкан булган [4]. Яңа бинасы шәһәрнең Чиланзар районында парк эчендә 2 катлы бинада урнашкан. Иркен кабинетлары, конференц-заллары күп. Монда ук газета-журнал редакцияләре дә урнашкан. Үзбәкстанның Алишер Нәвои исемендәге Милли паркында Язучылар берлеге бинасы каршында Әдәбиятчылар аллеясы төзелгән, анда Хәмид Әлимҗан, Гафур Голәм, Зөлфия һәм башка үзбәк әдәбияты классиклары һәйкәлләре куелган [5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Ангелина Однолько. Назначен новый председатель Совета по русской литературе. nuz.uz, 03.10.2024(рус.)
- ↑ О дополнительных мерах по дальнейшему совершенствованию деятельности союза писателей Узбекистана и укреплении его материально-технической базы
- ↑ Союзы. Зарубежье. Союз писателей Республики Узбекистан
- ↑ Здание Союза Писателей Узбекистана (бывшее). Письма о Ташкенте, 15.09.2018(рус.)
- ↑ Цветущая Аллея писателей. О том, как в Узбекистане ценят мастеров слова. «Литературная газета», 19.09.2018(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- slovo.nx.uz ― Литературный сайт Совета по русской литературе Союза писателей Республики Узбекистан(рус.)