Звезда Востока (журнал)

журнал

«Звезда Востока» (үзб. Sharq yulduzi, тат. Шәрык йолдызы) ― Үзбәкстан Язучылар берлегенең әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журналы. 1932 елдан бирле чыга. Үзбәкстанда рус телендә чыга торган бердәнбер әдәби журнал рус телендә язучы төрле милләт вәкилләре өчен трибуна булып тора. Ташкентта нәшер ителә. 2016 елдан башлап журнал елга алты тапкыр зур форматта 150 биттән артык күләмдә һәм 500 данә тираж белән чыга[1].

Звезда Востока
Tөр

әдәби-сәнгать һәм иҗтимагый-сәяси журнал

Формат

А4


Гамәлгә куючы

Үзбәкстан Язучылар берлеге

Нәшер итүче

Үзбәкстан Язучылар берлеге

Нигезләнде

1932

Тел

рус

Төп офис

100066 Ташкент, Бунёдкор проспекты, Адиблар хиёбони

Тиражы

500 (2016 елдан)

ISSN

2010-930x

1932 елның сентябрендә «Советская литература народов Средней Азии» (Урта Азия халыкларының совет әдәбияты) исеме белән нигез салына. 1934 елда совет язучыларының I Бөтенсоюз съездыннан соң үзгәртеп корыла һәм 1935 елдан «Литературный Узбекистан» (Әдәби Үзбәкстан) исеме белән чыга.

1937 ел ахырыннан Бөек Ватан сугышы башланганчы «Литература и искусство Узбекистана» (Үзбәкстан әдәбияты һәм сәнгате) исеме белән нәшер ителә.

1946 елның маеннан хәзерге «Звезда Востока» (Шәрык йолдызы) исеме белән чыга.

Совет чорында еш кына үзенең әдәби йөзен үзгәртеп тора, озак вакыт битләрен «социалистик реализм»га бирә.

1940―1950 елларда журнал тарихы традицион рәвештә «җитештерү» һәм «колхоз» темаларына язылган әсәрләр белән баетыла.

Совет чорында бер төркем якты битләр аерылып тора. Аерым алганда, 1959 елда ул вакытта Ташкентта яшәгән Константин Симонов журналда «Живые и мертвые» романы фрагментларын бастыра, ә 1967 елда Ташкәнтта җир тетрәүдән[d] соң махсус 3нче санлы чыгарылыш басыла, аның өчен материалларны Мәскәү һәм Ленинградның танылган язучылары бирә, — мәкаләләрдән гонорар Ташкентны торгызу фондына күчерелә[2].

1991―1996 елларда журнал үсешенең югары баскычын кичерә. «Звезда Востока» битләрендә Үзбәкстанның иң якты авторлары ― барыннан да элек, рус шигыренең Ферганә мәктәбе вәкилләре генә түгел — Мәскәү, Санкт-Петербург, Ригадан күренекле шагыйрьләр һәм прозаиклар да бастырылган, ә журналның XX гасыр чит ил әдәбияты белән таныштыручы «Тәрҗемә бүлеге» бөтен постсовет киңлегендә иң яхшысы булган. Ул вакытта «Звезда Востока»да — беренче тапкыр диярлек — «Коръән»нең русчага тәрҗемәсе бастырыла. Үз битләрендә даими рәвештә маҗара һәм фантастика жанрларында романнар һәм повестьлар бастыручы бик аз журналларның берсе була.

Тиражы 250 мең данәгә кадәр җиткән.

1992 елда «Звезда Востока» Россия чикләреннән читтә иң яхшы рус әдәби журналы өчен бирелә торган Кече Букер премиясе[d] шорт-листына кергән.

Әмма 1996 елда журнал рәсми үзбәк матбугатындагы кампания нәтиҗәсендә тар-мар ителә, барлык җитәкчелек отставкага китәргә мәҗбүр була, һәм алдагы ун ел дәвамында «Звезда Востока» рус әдәбияты масштабларында үзен берничек тә белдерми.

2006 елда эшчәнлеген туктата, 2007 ел башында яңадан эшли башлый. Ул вакытта Алексей Устименко җитәкчелегендә журналны торгызуның кыска вакытлы һәм уңышсыз омтылышы ясала.

2009 елда басма яңадан үзгәртеп корыла. Ике журнал өчен берләштерелгән яңа редакция — «Звезда Востока» — «Sharq yulduzi» оештырыла. «Звезда Востока» үзбәк телендә чыга торган «Sharq yulduzi» журналы белән икетелле бердәм проектның бер өлеше була.

Басма бары тик язылучылар акчасына гына яши[1].

Рубрикалар

үзгәртү

Журналда 11 рубрика булган[3] (хәзер 10[1]):

  • «Поэзия»
  • «Проза»
  • «Караван истории» (Тарих кәрваны)
  • «Переводы» (Тәрҗемәләр)
  • «Новые имена» (Яңа исемнәр)
  • «Возвращение к читателю» (Укучыга кире кайтып) ― төшеп калган[1]
  • «Философия искусства» (Сәнгатьләр фәлсәфәсе)
  • «Мир глазами детей» (Дөнья балалар күзлегеннән)
  • «Литературоведение. Литературная критика» (Әдәбият белеме. Тәнкыйть)
  • «Духовное наследие Востока» (Шәрыкның рухи мирасы)
  • «Публицистика»

Авторлар

үзгәртү

Аның битләрендә хәзерге вакытта үз жанрларында классик булган күп кенә язучылар һәм шагыйрьләр басылган, шул исәптән:

Баш мөхәррирләр

үзгәртү
  • Александр Удалов
  • Михаил Шевердин
  • Вячеслав Костыря (1966—1967)[2]
  • Сабит Мадалиев
  • Николай Красильников[4]
  • Сухраб Мухаммедов
  • Алексей Устименко (2006—2009)[5]
  • Улугбек Хамдам (2009—2015)
  • Сироҗиддин Рауф (2015—х. в.)

Бүләкләре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү