Җәүдәт Ильясов

Җәүдәт Хәсән улы Ильясовтатар, рус, үзбәк телләрендә иҗат иткән совет язучысы.

Җәүдәт Ильясов
Җәүдәт Ильясов.jpg
Туган телдә исем Җәүдәт Хәсән улы Ильясов
Туган 25 октябрь 1928(1928-10-25)
Исламбакты, Приют вулысы[d], Бәләбәй кантоны, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Үлгән 19 июнь 1982(1982-06-19) (53 яшь)
Ташкәнт, СССР
Үлем сәбәбе батып үлү[d]
Күмү урыны Ташкәнт
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Һөнәре язучы

Тарихи романнар, очерклар, шигырьләр, повестьлар авторы буларак билгеле. Башкорстанның Ярмәкәй районындагы Исламбахты авылында туа. Милләте буенча шулай ук татар. Әдәби әсәрләрне рус телендә яза, публицистик әсәрләрне — башкорт, рус, татар һәм үзбәк телләрендә.

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Белорецк педагогика уку йортында укый, көтүче, тракторчы, слесарь, сызымчы, рәссам-нәккаш, клуб, китапханә мөдире, үзешчән сәнгат төркемеҗитәкчесе булып эшли.

1931 елдан Үзбәкстанда яши. Белорецк шәһәрендәге педагогика училищесын тәмамлый. Көтүче, тракторист, слесарь, пешекче, сызымчы, рәссам-рәсмиләштерүче, клуб һәм китапханә мөдире булып эшли, сәнгати үзешчәнлек белән идарә итә; үзбәк мәктәбендә тел, рәсем, сызым дәресләре алып бара. 1952 елдан – Уфа «Ленинец» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, тәрҗемәче һәм мөхбир. «Ташкентская правда», «Комсомолец Узбекистана», «Физкультурник Узбекистана» газеталарында, «Звезда Востока» журналында әдәби хезмәткәр.

Әсәрләре: «Стрела и солнце» (1954), «Тропа гнева» (1956), «Согдиана» (1959), «Пятнистая смерть» (1964), «Черная вдова» (1966), «Золотой истукан» (1973), «Месть Анахиты» (1984) тарихи повестьлары һәм романнары; «Заклинатель змей» (1979) һәм Омар Хайям турындагы «Башня молчания» (1982) романнары һ.б.

Башкорт, үзбәк, каракалпак, корея, кырым-татар шагыйрьләрен тәрҗемә иткән. Үзенең әсәрләре үзбәк, татар, словак һ.б. телләренә тәрҗемә ителгән. Ильясов китапларының гомуми тиражы 23 миллионнан артып китә.

1982 елның 19 июнендә Ташкентның Комсомол күлендә коенганда фаҗигале рәвештә һәлак була.

ИҗатыҮзгәртү

  • Тарихи повесть һәм романнары «Ук һәм кояш » (1954), «Ярсу чукмагы» (1956), «Согдиана» (1959), «Таплы үлем» (1964), «Кара тол» (1966), «Алтын балбал» (1973), « Анахита үче» (1984); романнар «Елан тылсымлаучы» (1979) и «Эндәшмәү манарасы» (1982) Гомәр Хәйям турында (рус телендә).
  • Татар, башкорт, үзбәк һәм рус телләрендә шигырьләре, хикәяләре, очерклары.
  • Башкорт, үзбәк, каракалпак, корея, кырым татар шагыйрләренең тәрҗемәләре.

Ильясов китаплары 23 млн. данә гомуми тираж белән чыккан.[1]

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү