Олугбәк Хамдам

Олугбәк Хамдам, Олугбәк Габделваһаб улы Хамдамов (үзб. Ulug'bek Hamdam, Hamdamov Ulug’bek Abduvahobovich, Улуғбек Ҳамдам, Ҳамдамов Улуғбек Абдуваҳобович, 1968 елның 24 апреле, ССРБ, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Мәрхәмәт районы, Югары Равват) — язучы, тәрҗемәче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты (1997), Үзбәкстан язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан). «Шәрыкъ йолдызы» («Звезда Востока») журналлары баш мөхәррире (2009—2015).

Олугбәк Хамдам
үзб. Ulug'bek Hamdam

Туу датасы: 24 апрель 1968(1968-04-24) (56 яшь)
Туу урыны: ССРБ, Үзбәк ССР, Әндиҗан өлкәсе, Мәрхәмәт районы, Югары Равват
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир
Иҗат итү еллары: 1997-х. в.
Юнәлеш: проза, шигърият, тәрҗемә
Жанр: роман, повесть, хикәя
Иҗат итү теле: үзбәк теле
Бүләкләр: Шөһрәт медале (Үзбәкстан)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1968 елның 24 апрелендә Үзбәк ССР Әндиҗан өлкәсе Мәрхәмәт районы Югары Равват мәхәлләсендә балта остасы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 19861988 елларда Украина ССРда хәрби хезмәт үтә. Ташкәнт дәүләт университетының филология факультетын (1993), Үзбәкстан Милли университетының филология факультеты каршында аспирантура (1996) тәмамлаган. Бер ел Төркиянең Конья шәһәрендә укыган. «XX гасырның 30нчы елларындагы үзбәк поэзиясендә чиста лирика (Айбәк шигырьләре мисалында)» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (1997, фәнни җитәкчесе профессор Умарали Нурматов). «XX гасыр үзбәк поэзиясенең эволюцион фикер үсешендә социаль-психологик нигезләр» темасына докторлык диссертациясе әзерли (фәнни җитәкчесе профессор Наим Каримов).

19931994 елларда Ташкәнт Шәрыкъны өйрәнү институтында төрек теленнән укыта.

19972009 елларда Үзбәкстан ФА А. Нәваи исемендәге Тел һәм әдәбият институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Ташкәнт дәүләт университетында (Үзбәкстан Милли университеты) укыта.

2009—2015 елларда ― «Sharq yulduzi» (Шәрыкъ йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрриятенең баш мөхәррире[1].

Проза һәм шигърият өлкәсендә уңышлы эшли. «Тигезләнеш» (1997), «Фетнә һәм буйсыну» (2003), «Сабо һәм Самандар» (2011), «Ялгызлык» (1998), «Ерактагы Дилнура» (2010) роман, повесть һәм хикәяләр җыентыклары, «Аллаһыга илтүче фетнә юлы» (1997), «Гөләп чәчәге» (2005), «Сине көттем» (2007) шигырьләр җыентыгы, «Онытылган най көе» (2013, (рус.)) җыентыгы һ. б. китаплар авторы. Үзбәк әдәбияты, дөнья халыклары әдәбияты буенча фәнни хезмәтләр язган. Тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшли (Руми)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • «Шөһрәт» медале (Shuhrat medali, Үзбәкстан) — «Тигезләнеш» (1997) романы өчен.

Гаиләсе

үзгәртү

Өйләнгән, балалары: улы, кызы.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү