Сироҗиддин Рауф
Сироҗиддин Рауф (үзб. Sirojiddin Rauf, рус. Сирожиддин Рауф, 1967 елның 26 июне, СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы) ― үзбәк шагыйре, публицист, Үзбәкстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Sharq yulduzi» (Шәрык йолдызы) һәм «Звезда Востока» журналларының баш мөхәррире, сигез китап авторы.
Сироҗиддин Рауф | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Sirojiddin Rauf |
Туу датасы: | 26 июнь 1967 (57 яшь) |
Туу урыны: | СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Каршы |
Ватандашлык: | СССР Үзбәкстан |
Эшчәнлек төре: | журналист, шагыйрь |
Иҗат итү еллары: | 1992—х. в. |
Юнәлеш: | поэзия |
Жанр: | шигырь, сонет |
Иҗат итү теле: | үзбәк теле |
Дебют: | «Йиғлаётган ой» (1994) |
Бүләкләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1967 елның 26 июнендә Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсе (вилаяте) Каршы шәһәрендә туган. 1992 елда Ташкент дәүләт университетының (хәзерге Милли университет[d]) журналистика факультетын, 2002 елда Ташкент дәүләт юридик институтын (2013 елдан университет[d]) тәмамлаган[1].
Хезмәт юлын 1984 елда «Кашкадарья» өлкә газетасында башлаган, «Туркистоон», «Биржа», «Жамият», «Хәят вә канун» газета-журналларында бүлек мөдире, баш мөхәррир һәм Үзбәкстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып эшләгән[2]. 2015 елдан «Sharq yulduzi» һәм «Звезда Востока» журналларының берләштерелгән мөхәрриятенең баш мөхәррире[3].
Лирик шагыйрь Сироҗиддин Рауф сигез китап авторы:
- «Йиғлаётган ой» (1994),
- «Кўк гумбаз» (2001)
- Siz menga keraksiz
- Galati musobaqa (2015, балаларга багышланган) һ.б.
Рус шагыйрьләре Иван Бунинның һәм Евгений Евтушенконың[d] шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән[4].
Казанда нәшер ителүче «Безнең мирас» журналының 2024 елның август санында Сироҗиддин Рауфның Ләбиб Лерон тәрҗемәсендә дүртьюллыклары басылган:
Хикмәтле сүзләрем дүрт юлга сыядыр,
Шөбһәсез, әйткәнем җанымда туадыр.
Дүрт юлга тезгәнем ― аңлаган инсанга ―
Гөлләрдән түгелгән нәфис сүз буладыр.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2002 ― Shuhrat (Шөһрәт) медале[5]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Сирожиддин Рауф (1967). ziyouz.uz, 26.09.2013
- ↑ Sirojiddin Rauf haqida batafsil ma’lumotlar, tarjimai hol. sirlar.uz. 11.10.2021
- ↑ Близкое эхо: В Союзе писателей Узбекистана отметили 90-летний юбилей «Звезды Востока»
- ↑ Поэты Узбекистана. Сирожиддин Рауф
- ↑ Бугун туғилган кун. uza.uz
Сылтамалар
үзгәртү- Sirojiddin Rauf ijodi(үзб.)
- Sirojiddin Rauf hayoti, faoliyati, asarlari, tarjimalari, mukofotlari. baxtiyor.uz(үзб.)