Шаһбазгәрәй Әхмәров

(Шаһбазгәрәй Әхмәрев битеннән юнәлтелде)

Шаһбазгәрәй Әхмәров, Шаһбазгәрәй Исмәгыйль улы Әхмәров (Әхмәрев)[1] (рус. Ахмеров Шахбазгирей Измайлович, 1852 ел, Казан1900 ел, шунда ук) — педагог һәм җәмәгать эшлеклесе, 1881 елдан Казан татар укытучылар мәктәбе инспекторы (директоры), 1898 елдан Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте идарәсе рәисе. Хакыйкый дәүләт киңәшчесе, асылзат.

Шаһбазгәрәй Әхмәров
Туган телдә исем Шаһбазгәрәй Исмәгыйль улы Әхмәров
Туган 1852(1852)
Казан
Үлгән 1900(1900)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре педагог
Җефет Хәдичә Шаһиәхмәт кызы Алкина
Балалар кызлары Маһипәрвәз, Суфия, Сара, Заһидә,
уллары Даут, Ильяс, Йосыф

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
1881 елдан директоры булган Татар укытучылар мәктәбе.

1852 елда Казанда обер-әфисәр гаиләсендә туган. Әтисе Исмәгыйль Әхмәров Сембердән. Егерме биш ел солдат хезмәтендә русча укырга-язарга өйрәнеп кайткан. Балаларын өендә русчага да, татарчага да, дингә дә укыткан.

Ш.И. Әхмәров 1878 елда Казан университетын тәмамлаган, шул ук елдан Казан татар укытучылар мәктәбендә педагогика, рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта, 1881 елдан мәктәпнең икенче (М. Мәхмүдов пенсиягә киткәннән соң) инспекторы — директоры[2], 18 ел буена уку йортының алыштыргысыз җитәкчесе була [3]. Әлеге уку йортына эшкә шәһәрнең күренекле галимнәрен тарта: шәркыятьче галим В.В. Радлов (1837-1918) 1884 елга кадәр («академик» дәрәҗәсе алып, Петербургка күчкәнче) уку бүлеге мөдире булып эшли, татар мәктәпләре файдалана торган рус булмаганнар өчен рус теле дәреслеге, рус телендә уку китабы яза. 1881-1884 елларда рус телен В.А. Богородицкий (1857-1941), математиканы Н.Г. Лексин, табигать фәннәрен Ибраһим Терегулов (1852-1921) укыта. Педагогик практика белән Каюм Насыйри (1825-1902) җитәкчелек итә.

1884 елдан Казан губернасы халык укуханәләре инспекторы.

Казанның мөселман җәмгыятендә зур абруй казанган Ш.И. Әхмәровны 1898 елдан Казан мөселман хәйрия җәмгыяте, яки Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыяте идарәсенең (беренче) рәисе итеп сайлыйлар.

Яхшы методист була, шәкертләрне рус грамотасына өйрәтүнең эзлекле тәртибен булдыру өчен берничә уку ярдәмлеге (мәсәлән, «Грамматика русского языка для татар», 1889) яза. «Казан-татар теле шивәсендә фигыльне синтаксис ягыннан тикшерү» уку әсбабы (1895) авторы.

Университет бетереп, 20 ел «дәүләткә хилафсыз хезмәт иткән өчен» статский киңәшче дәрәҗәсе бирелә. Хакыйкый статский киңәшче дәрәҗәсе белән бергә дворян титулы бирелә. Титул үзенә генә бирелә, гаиләсенә дворянлык кагылмый.

1900 елда Казанда вафат. Яңа Бистә зиратында дәфен ителгән.

Гаиләсе үзгәртү

 
Кызы З.Ш. Тинчурина (1897-1988). «Сәйяр» артисты вакыты.

Хатыны Хәдичә (?-1945), әтисе ягыннан морза Алкиннар, әнисе ягыннан морза Арсаевлар нәселеннән, Казанның баш полицмейстеры, нәселдән күчүче асылзат Шаһиәхмәт Мөхәммәт улы Алкин (1812-1879) кызы. Гаилә Казанда Петропавел (хәзерге Җәлил) урамы белән Сөт рәте (хәзерге Профсоюзлар) урамнары чатындагы, 40 мең сум алтын акчага дворян хатыны Геркинадан сатып алган үз йортларында яшәгән. Балалары:

  • :Олы кызы Маһипәрвәз (1880-1964), Петербургта югары медицина белеме алган (1912 елда) беренче татар кызы, Ленин орденлы табиб, ТАССР атказанган табибы. Казан университетының медицина факультетын тәмамлаган Рөстәм Әскар улы Дәүләтшинга кияүгә чыга. Бердәнбер уллары Әскарне (1902-1918) кызыллар атып үтерә.
  • :Икенче кызы Суфия (1885-?), югары белемле режиссер, актриса. Генерал Али Шәех Гали улы Әскаргә кияүгә чыга. Кызлары Динара, Гөлнара.
  • :Өченче кызы Сара, Алманиядә укыган югары белемле тәрҗемәче. Яков Марк улы Букшпанга (1887-1939) кияүгә чыга. Дүрт балалары (өч кыз, улы Павел) була. Гаиләсе белән католик динен кабул иткән.
  • :Төпчек кызы Заһидә (1897-1988), укытучы; Кәрим Тинчурин (1887-1938) хатыны. Балалары булмый.
  • :Олы улы Даут (1883-1914), хокукчы. Хатыны Ольга Иван кызы Дампер. Бердәнбер уллары Марк.
  • :Уртанчы улы Ильяс (1887-1942), юнкер мәктәбен тәмамлаган. Гаиләсе булмаган.
  • :Кече улы Йосыф Әхмәров (1889-1914), әфисәр. Хатыны Нәфисә.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры, К.: ТКН, 1993.
  2. Казань в памятниках истории и культуры. Казань, ТКН, 1982.
  3. Р. Салихов, Р. Хайрутдинов. Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – нач.XX веков). К.: ФЕСТ, 1995.
  4. Казанская татарская учительская школа 1876-1917 гг. К.: «Гасыр», 2005.
  5. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. Казан: «Рухият», 2007. ISBN 978-5-89706-109-9

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү