Чистай хәбәрләре газетасы

татар телендә Татарстанның Чистай районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы

"Чистай хәбәрләре"татар телендә Татарстанның Чистай районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы.

Чистай хәбәрләре
Tөр

иҗтимагый-сәяси газета

Формат

атнага ике мәртәбә чыгучы


Нигезләнгән

1918 ел

Тел

татар, рус

Төп офис

422980, Татарстан республикасы, Чистай шәһәре, Ленин урамы, 2а

Атнага ике тапкыр (чәршәмбе, җомга) чыга. Рус телендә «Чистопольские известия» тәрҗемә газетасы чыга.

Тарих үзгәртү

Чистай муниципаль районында чыгып килә торган “Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”) газетасының тарихи башлангычы 1918 нче елга барып тоташа. 1918 нчы елгы февраль революциясеннән соң Чистай өязендә “Власть Советларга” газетасы чыга башлый.[1] Ул - 1918-19 нчы елларда эшче-крестьян газетасы. Аны крестьяннарның, эшчеләрнең һәм солдат-депутатларның Чистай Советы органы җитәкли.

1919 нчы елның 14 октябреннән алып 1921 нче елның 23 июленә кадәр – “Власть труда” исеме белән чыга. Эшче – крестьян һәм кызылармияче депутатлар Советы башкарма комитетының Чистай өязе органы була. 1921 елда Эшче, Крестьян һәм Кызыл Армияче депутатлары Чистай башкарма комитеты һәм РКП(большевиклар) комитетының “Известия” газетасы чыга башлый. Бөтенсоюз китап палатасы мәгълүматлары буенча газета 1921 елда 28 июльдә 41 нче сан белән һәм 1924 елга кадәр, 25 июньдә 95 нче сан белән чыгуы күрсәтелсә дә, аның беренче саны 1922 елда гыйнвар белән түгел, ә 7 ноябрь белән чыккан. “Известия” газетасының тиражы 7 меңнән артык данә тәшкил итә, өстәвенә ул А-2 форматта, ягъни үзәк басмаларның форматында булган. Газета сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә чыккан. Әлеге газета битләрендә нәрсә языла соң? Анда инкыйлаб үзгәртеп корулары, ярлылар комитеты, яшьләр берләшмәләре, профсоюзлар, ачлык нәтиҗәләре турында укырга мөмкин булган.

Эшче –крестьян һәм кызылармияче депутатлар Советы Чистай башкарма комитеты һәм РКП (большевиклар) комитеты җитәкчелеге астында 1921 нче елның 28 июленнән башлап 1924 елның 25 июненә кадәр – “Известия” исеме белән чыга.

1924 елның 5 июленнән 1925 елның 21 июленә кадәр – “Прикамье” исеме белән бастырыла. Бу газетаны чыгаруны Чистай һәм Лаеш канткомнары РКП(б) һәм башкарма комитет органы оештыра.

1925 елның 24 июленнән 1930 нчы елның 28 февраленә кадәр – “Прикамская деревня” исеме белән дөнья күрә. Газета Чистай канткомы РКП(б) һәм кантон башкарма комитетының крестьяннар газетасы булып санала.

1930-1950 елларда газета бик күп исемнәр астында чыга. 1930 нчы елның 3 мартыннан башлап 1954 елның 2 июленә кадәр “Прикамская коммуна” (“Коммунга”) газеталары – Чистай ГкиРК ВКП(б), шәһәр һәм район Советлары органы була.

1944 елның ноябреннән газета “Чистопольский рабочий” исеме астында чыга. 1956 елның 30 декабрендәге 156 нчы саны белән әлеге басманың соңгы саны чыга. 1953 елның январь аеннан 15 майга кадәр бу газета «Сталинское знамя» («Сталин байрагы») исеме астында чыгып ала.

1954 елның 4 июненнән башлап 1956 елның 29 нчы декабренә кадәр – “Знамя труда” исеме астында чыга. КПСС ның Чистай район комитеты һәм район советы органы булып санала.

1956 елдан башлап 1960 елның 30 декабренә153 нче кадәр – “Знамя коммунизма”. КПСС ның Чистай шәһәр комитеты, хезмәт ияләре, депутатларының шәһәр һәм район Советлары органы. Чистай шәһәр комитеты ВКП(б) һәм хезмәт ияләре депутатларының шәһәр Советы органы.

1962 елның 1 гыйнвареннан газета “Ленинский путь” (“Ленин юлы”) исеме астында чыга башлый. 1962 елның 1 маеннан зональ газета буларак, “Ленинский путь” газетасы КПСС ның Татарстан өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советы органы булып тора. Чистай районыннан кала Алексеевск, Әлки, Спасс, Яңа Чишмә районнары газета укучыларына хезмәт күрсәтә. Газета бу исемне 1991 елның 24 августына кадәр йөртә. 1963 елның апрелендә “Ленинский путь” газетасы “Знамя коммунизма” газетасы белән берләштерелә.

1991 елның 27 августыннан шәһәрдә чыгып килүче газета “Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”) исеме астында бастырыла башлый. Иң башта халык депутатларының Чистай берләштерелгән Советы аның оештыручысы була, ә 2006 елдан башлап газетаның оештыручысы “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр буенча агентлыгы.

Соңрак җирле матбугат органы “Прикамье”, “Прикамская деревня”, “Прикамская Коммуна”, “Знамя труда”, “Чистопольский рабочий”, “Знамя Коммунизма”, “Ленинский путь”, хәзер “Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре” -1991 елның 27 август саныннан башлап) –исеме астында чыга.

Мөхәррирләр үзгәртү

Шәһәрнең төп массакүләм мәгълүмат чарасы, “Чистопольские известия” (“Чистай хәбәрләре”) газетасы “Власть Советларга” газетасыннан – эшче, крестьян, кызылармияче депутатларның Чистай өяз комитеты органыннан башлана дидек. Аның чишмә башы Казан дары заводының элеккеге эшчесе Захар Маркович Путилов исеме белән бәйле. Ул “Власть Советларга” газетасының беренче мөхәррире була. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң ун ел дәвамында матбугатта мөхәррир, нәшрият мөдире булып эшли. 1943 елда З.М.Путилов РККАның хәрби инженерлык академиясенең сәнәгать факультетын тәмамлый. Озак еллар Мәскәүдә әһәмиятле объектлар төзелешендә эшли.Большевик Николай Иванович Барышев газета белән актив хезмәттәшлек итә. Александр Васильевич Белов та газетаны чыгаруда катнаша. Соңрак ул “Социаль иминиятләү сораулары” журналы мөхәррире була. 1941 елгы Бөек Ватан сугышы башлангач Александр Васильевичның үзе теләп Мәскәү ополчениесенә керүе, Мәскәүне саклаганда батырларча һәлак булуы билгеле.

Бу газеталарның, нигездә, тәрҗемәсе булса да, татарча басмалар да дөнья күрә. Татар телендә басыла торган газетаның да бай тарихы бар. 1918 елның язында ул “Берлек” (“Единство”) (өяз Советы каршындагы мөселман бүлеге органы) исеме белән чыга. Аннан соң аңа “Коммунага”, “”Коммунизм байрагы”, “Хезмәт байрагы” исемнәре бирелә. Бүгенге көндә үз укучыларына “Чистай хәбәрләре” исеме астында барып җитә, редакция коллективы үзебезнең туган телдә язылган материалларга күп урын бирә. Бөек Ватан сугышы елларында бу газеталарда Чистай шәһәренә эвакуацияләнгән совет язучылары Михаил Исаковский, Константин Федин, Леонид Леонов, Николай Асеев һәм күп кенә башка язучы-шагыйрьләрнең мәкаләләре бастырыла.

1941 елның августында “Прикамская Коммуна” газетасы мөхәррире итеп күп еллар Мәскәүдә әдәби нәшриятларда эшләгән язучы Ольга Алексеевна Колесникова раслана.

1942 елның ноябреннән Мәскәү язучысы һәм журналист Г.П.Лазарь-Заболотный мөхәррир була.

1945 елдан 1948 елга кадәр Г.А.Кушаев, аннан соң В.С Иванов, В.П.Дмитриев мөхәррирлек итәләр.

Мөхәррирләрнең берсе, А.А.Катков, фронтта ук үзенең сугышчан иптәшләренең батырлыгы турында яза, аның очерклары, мәкаләләре дивизия газетасында бастырыла. Сугыштан соң ул Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый, 1954-1958 нче елларда “Знамя труда” газетасы мөхәррире булып эшли. Аның инициативасы буенча редакция каршында оештырылган әдәби берләшмә әгъзалары әсәрләреннән төзелгән “Литературный Чистополь” җыентыгы басылып чыга. 1987 нче елда Татарстан китап нәшриятында Г.С.Муханов җитәкчелегендә тагы бер җыентык – “Чистопольские страницы” дөнья күрә. Бу китапта 1941-1943 нче елларда Чистай шәһәрендә яшәп иҗат иткән бик күп совет язучыларының әсәрләре, истәлекләре тупланган. Шулай ук анда ул чорда Чистай шәһәрендә чыгып килә торган “Прикамская коммуна” газетасы турында да кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин. Тагын бер шәхес – П.В.Чебарев. Фронттан кайткач ул Чаллы, Лениногорск газеталарында мөхәррир булып эшли. 1962 елда районара “Ленинский путь” газетасы белән җитәкчелек итә башлый. Газета Алексеевск, Әлки, Спасс, Яңа Чишмә һәм районыбыз укучыларына таратыла. Газета шәһәрдә һәм районда гына түгел, Кама аръягы төбәгендә сизелерлек роль уйный башлый. Ул елларда кешеләр газетага зур көчкә ия булган югары инстанция кебек мөрәҗәгать итәләр.

1964 елда газетаны яңа мөхәррир җитәкли башлый. Ул талантлы журналист – Михаил Николаевич Куклин була. Газетага бу туры сүзле, көчле оратор, үткен каләмле журналист килгәч, аның тематикасы, эчтәлеге тагы да киңәя. Газета авыл хезмәтчәннәре эшен, авылның социаль проблемаларын тулырак яктырта башлый, игенчеләрнең абруен күтәрә, даими рәвештә көнкуреш, сәүдә, медицина, крестьяннарга мәдәни хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен күз уңында тота. Мәкаләләр шәһәр партия комитеты бюросы утырышларында тикшерелә, алар буенча тиешле карарлар чыгарыла. Газетада “Чара күрелде”, “Безнең чыгышлар эзләре буйлап” дигән яңа тематикалар барлыкка килә. Михаил Николаевич Куклиннан соң да газета үз мөхәррирләреннән уңа.

Танылган җитәкче, үз эшенең остасы Евгений Федорович Полосухин бу йөкне утыз елга якын тарта, газетаның үз йөзе булсын өчен бөтен көчен куя.

1995 нче елда җитәкчелекне үз өстенә Александр Владимирович Милов ала. Александр Владимирович Нилов мөхәррирлек иткән чорда да газета үзәгендә социаль һәм мәдәни тормыш чагылыш таба. Газета коллективы халыкка үз иҗатына күп көч биреп һәм үз укучысы белән даими, тыгыз мөнәсәбәттә булып, хезмәт кешесенә игътибар биреп, тормыш турында дөрес фикер йөртүне үз җаваплылыгына ала.

Бүгенге көндә газетаның баш мөхәррире – Гумерова Гүзәл Әхәтовна. Гүзәл Әхәтовна яулаган үрләрне югалтмыйча, тарих чоңгылларыннан килгән традицияләрне дәвам итеп кенә калмый, көн таләпләрен тоеп, алдынгы идеяләрне һәм карашларны үз укучысына җиткерүдә күп көч куя.

Рубрикалар үзгәртү

Бүләкләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. "Газета СССР" белешмәлеге буенча

Чыганаклар үзгәртү

  • Га­ни­ев Ф. Ә. Рус­ча-та­тар­ча сүз­лек / Ф. Ә. Га­ни­ев. – Ка­зан : Ран­нур, 2009.
  • Гыйләҗев И.А., Пескарев В.И., Хуҗин Ф.Ш. Татарстан һәм татар халкы тарихы.-Казан: Хәтер, 2008
  • Миннегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. Борынгы һәм урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты. – Казан: Мәгариф, 2005.
  • Мифтахов З.З. Мухамадеева Д.Ш. История Татарстана и татарского  народа – Казан: Издательство Казань, 1993
  • Муханов Г.С. Чистопольские страницы. – Казань: Казанское книжное издательство, 1987.
  • Чистай хәбәрләре. – 2003.- 22 май.
  • Чистай хәбәрләре. – 2008.- 11, 15 апрель, 20 май.