Түбән Кама татар дәүләт драма театры

Түбән Кама шәһәрендә урнашкан татар театры
(Түбән Кама татар театры битеннән юнәлтелде)

Түбән Кама татар дәүләт драма театры, Туфан Миңнуллин исемендәге (2012 елдан) Түбән Кама татар дәүләт драма театры — Түбән Кама шәһәрендә урнашкан татар театры.

Түбән Кама
татар дәүләт драма театры

Театр урнашкан бина
Элеккеге исемнәр «Түбәнкаманефтехим» каршындагы яшьләр татар студиясе;
Татар яшьләре театры
Адрес 423570 Кайманов ур., 9
Түбән Кама, Татарстан
Директор Рөстәм Галиев, ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тарих үзгәртү

Ул 1989 елда «Нефтехим» берләшмәсенең яшьләр татар студиясе буларак оештырыла. 1994 елда театр шәһәр мәдәният идарәсе карамагына күчә, Татар яшьләре театры итеп үзгәртелә. 1997 елда Түбән Кама татар драма театры статусы ала. 2007 елда театрга дәүләт театры статусы бирелә.

2012 елда театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелә.

30 ел эчендә труппа 120 дән артык спектакль куйган

Труппа үзгәртү

Театр Татарстан шәһәр һәм авыллары, РФ шәһәрләре буйлап, шулай ук чит илләргә гастрольләргә йөри. Коллективта 24 кеше: Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, Туфан Миңнуллин премияләре лауреатлары, «Тантана» милли премиясе һәм ТР Хөкүмәте грантларына ия булучылар. Труппаны ТР халык артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев җитәкли.
Баш рәссам — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов.

Төзекләндерү үзгәртү

2019 елда Театр елы кысаларында театрның Түбән Камада Кайманов урамындагы 9нчы йорт адресы буенча урнашкан бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Республика программасы буенча бүлеп бирелгән акчага (145 133 700 сум) 250 урынга исәпләнгән яңа зал төзелгән, бинаның эче тулысынча үзгәртелгән. Театр бинасын үзгәртеп кору март аеннан декабрьгә кадәр дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә 250 урынга исәпләнгән яңа тамаша залы, декорация склады, рәссамнар өчен остаханә төзелгән. Бина эчен бизәү эшләре башкарылган. Бинаның тышкы ягы, керү урыны, театрның эче тулысынча үзгәргән[1]. Хәзер Түбән Кама татар дәүләт драма театры — чын классик театр, Түбән Каманың бизәге. Элек төп зал буларак кулланылган кече зал хәзер «Бишегем» татар балалар театры карамагында, әлеге студиядә 40 бала шөгыльләнә.

2019 елның 29 декабрендә яңартылган бинаны ачу һәм Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 30 еллыгы тантанасында ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, Түбән Кама мэры Айдар Метшин катнаша[2].

 
Театр бинасы ремонтка кадәр

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү