Серго исемендәге завод

Серго исемендәге завод, «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» ачык акционерлык җәмгыяте[1] (рус. Открытое акционерное общество «Производственное объединение «Завод имени Серго», кыскача ОАО «ПОЗиС», шулай ук POZIS) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан сәнәгать ширкәте (компания). РФнең эре машина төзү ширкәте. «Ростех» дәүләт корпорациясенә керә. Татарстанда көнкүреш суыту техникасы һәм югары технологияле медицина суыту җайланмалары җитештерүче бердәнбер сәнәгать оешмасы.
Генераль директор (1998-2009; 2010 елдан) — Р. Хәсәнов.
Адресы — 422546, ТР Яшел Үзән, Вокзал яны ур., 4нче йорт.

Серго исемендәге завод
Элеккеге исемнәр
Паратск чуен кою заводы
Нигезләнгән 1898 ел
Штаб-фатир 422546, ТР Яшел Үзән, Вокзал яны ур., 4нче йорт
Төп затлар
Радик Хәсәнов, генераль директор
Продукциясе
суыту техникасы һ.б.
Сайт http://www.pozis.ru/company

Тарих үзгәртү

 
POZIS корпуслары

1898 елда Казан губернасы Паратск затонында (Паратск, хәзерге Яшел Үзән) француз акция тотучылары тарафыннан чуен кою заводы корыла башлый.

1917 елда предприятиене, мина һәм яктыртучы ракеталар чыгаруны оештыру максаты белән, француз сәнәгатькәре Н. Бенуа сатып ала.

1917 елның ноябрендә завод дәүләт файдасына алына, Санкт-Петербург янындагы Колпино шәһәреннән күченгән Ижора заводына гильза чыгаруны җайга салу өчен бирелә.

1918 елда Идел-Ижора металлургия заводы оеша (1919 елдан Паратск металлургия заводына, 1922 елдан Паратск сәнәгать комбинатына кушыла).

1930 елда туплар өчен гильза чыгару максатында заводны яңартып кору турында хөкүмәт карары чыга.

1931 елның сентябрендә Паратск заводына Серго (Орджоникидзе) исеме бирелә. Инглиз «Гочкисс» һәм «Виккерс» системалары артиллерия снарядлары өчен гильза чыгару башлана.

1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы фронтларындагы кече калибрлы артиллерия өчен чыгарылган снарядның һәр өченчесе Серго исемендәге заводта әзерләнә.

1959 елда ССРБда беренчеләрдән булып, көнкүреш суыткычы ДХ-120 (сәүдә маркасы — «Мир») җитештерүгә керешә.

1971 елдан «Свияга» маркалы суыткыч чыгарыла башлый.

1991 елдан җиңел автомобилләр өчен амортизаторлар чыгарыла.

1993 елдан ау мылтыклары өчен патроннар ясала.

1997 елдан РФдә җитештерелүче йөк машиналары өчен изотермик фургоннар әзерләнә.

2003 елдан Premier суыткычлары чыгарыла.

2004 елда медицина суыткычлары җитештерү буенча РФдә беренче урынга чыга. Classic суыткычы ясаучы конвейер тасмасы файдалануга тапшырыла.

2005 елдан изобутан (R600a) кулланып, ОЕМ-суыткычлар чыгарыла.

2007 елда заводта 10 000 000нчы суыткыч чыгарыла. Медицина суыткычлары 2014 елгы Олимпиада башкаласы Сочига җибәрелә.

2009 елда Compact линиясендә суыткычлар әзерләнә башлый.

2010 елда Hannfrost премиум-сегмент суыткычлары чыгарыла. Газ һәм электр духовкалары (шкафлары) җитештерү башлана.

2013 елдан SHIVAKI (Япония) маркалы суыту техникасы чыгарыла.

Мәгълүмат үзгәртү

1997 елның 1 сентябренә заводта 9 мең эшче эшләгән. 2008 елда 700 эшче кыскартылган[2].

POZIS тауарлары РФ, Казакъстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина, Беларусь, Кыргызстан, Әрмәнстан, Таҗикстан, Абхазия, Молдовада сатыла (2011).

Завод өчен кирәкле белгечләр Яшел Үзән механика көллиятендә һәм А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының (хәзерге А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) Яшел Үзән филиалында (Яшел Үзән машина төзелеше һәм мәгълүмати технологияләр институты) әзерләнә.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү