Төп менюны ачу

Мотыйк Әхмәдуллин

Мотыйк Әхмәдуллин , Мотыйгулла Әхмәтҗан улы Әхмәдуллин, рус. Ахмадуллин Мутык Ахмедзянович (12 октябрь 1910(1910-10-12), Урсалабаш, Мәсгут вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Русия империясе18 дикәбер 1974(1974-12-18) (64 яшь), Әлмәт, Әлмәт районы, Татарстан АССР, РСФСҖ, ССҖБ) — Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2нче Украина фронтының 46нчы армиянең 51нче сапер-мөһәндис полкының 3нче сапер-мөһәндис батальоны саперлар отделениесе командиры, Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сержант.

Мотыйк Әхмәдуллин
М.Ә.Әхмәдуллин.jpg
Туу датасы 12 октябрь 1910(1910-10-12)
Туу урыны Уфа губернасы Минзәлә өязе, Урсалабаш авылы
Үлем датасы 18 декабрь 1974(1974-12-18) (64 яшь)
Үлем урыны Әлмәт
Иялек Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, сержант
Җитәкчелек иткән саперлар бүлгесе командиры
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены
Order redstar rib.png
 Истигъфада 1945

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1910 елның 12 октябренда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Урсалабаш авылында крәстиян гаиләсендә туган. Милләте — татар. Туган авылында башлангыч белем алган. Үз хуҗалыкларында, 1930 елда күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшләгән. 1932-1934 елларда хәрби хезмәттә булган. 1934 елның феврале-октябренда Урта Азиядә МТС сәркатибе. 1934 елның октябреннан БАССР Туймазы районы Салкын-Чишмә авылында күмәк хуҗалык рәисе. 1938 елда яңадан Урта Азиядә: «Мостовка» совет хуҗалыгында хисапчы булып, Таҗикстан ССР күмәк хуҗалыкларында эшли. 1941 елның башында Ленинград өлкәсендә Ефимов урман сәнәгате хуҗалыгында эшләгән.

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1941 елның апрелендә армиягә хәрби җыелуга чакырыла. Шунда сугыш башлануын ишетә. Әүвәл Беломор-Балтика каналы корылмаларын саклау хезмәтендә була. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында. Кече командирлар әзерләү буенча 3 айлык курсларны тәмамлый. 1942 елның августында Карелия фронтында була. 1942 елның октябренда Архангил хәрби округында оештырылучы махсус мөһәндис бүлгесенә җибәрелә. Данбасны, Никопольны, Кривой Рогны, Әдисне, Кишенәүне, Бүкрәшны, Дебреценны, Венаны азат итүдә, Северский Донец, Днепр, Каменка, Ингулец, Ингул, Көньяк Буг, Днестр елгаларын яу белән кичү сугышларында катнашкан.

2нче Украина фронтының 46нчы армиянең 51нче сапер-мөһәндис полкының 3нче сапер-мөһәндис батальоны саперлар отделениесе командиры М.Ә. Әхмәдуллин 1944 елның 5 декабрендә төнлә Маҗарстан башкаласы янәшәсендәге Эрчи шәһәре тирәсендә плацдармны яулау өчен, дошманның көчле артиллерия уты астында Дунай елгасы аша 18 кешелек пехота десантын чыгаруда катнаша. Командир яралангач һәм күпчелек десантчылар һәлак булгач, десант белән үзе җитәкчелек иткән [1], беренче булып, дошман траншеясына бәреп кергән. Дзотны шартлатып, 3 пулеметны юкка чыгарган, дошманның (маҗар солдатлары) контрһөҗүмен кире каккан. Эрчи плацдармы аркылы 2нче Украина фронты Будапештны, көньяктан чолгап алып, камалышта калдырган.
1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соңҮзгәртү

1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә узган Җиңү парадында катнаша. Июль аеннан октябрьга кадәр Румыниядә хезмәт итә. 1945 елның 20 октябренда хәрби хезмәттән азат ителә.
1945 елның ноябреннән Әлмәт районы башкарма комитеты рәисе урынбасары. «Белеме җитмәү сәбәпле», әлеге эштән китә, «Артельтруд» әртиле идарәсе рәисенең ярдәмчесе була. 1950 елда Ерак Көнчыгышка (Амур өлкәсенә) акча эшләргә китә.

1953 елдан Әлмәт шәһәрендә яши, «Татнефтепроводстрой» трестының 2нче санлы төзелеш идарәсендә тәэминатчы. 1956 елдан Әлмәт шәһәр электр челтәрләренең техник тәэмин итү бүлегендә слесарь-инструментчы, 1958 елдан өлкән товаровед булып эшли. 1968 елда пенсиягә чыга.
1974 елның 18 декабрендә вафат була.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

 
Яшәгән йорты диварындагы истәлек тактаташ. Әлмәт
  • Әлмәт шәһәрендә, Урсалабаш авылында урамнарга исеме бирелгән.
  • Урсалабаш авылында (1965), Әлмәт шәһәр паркында бюстлары куелган.
  • Әлмәттә яшәгән йорты (Волгоград урамы, 13) диварына истәлек тактаташы беркетелгән.

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского Союза. Т.1. М., 1987.
  3. Герои Советского союза-наши земляки. Кн.1. Казан, 1982.
  4. Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз. Казан, 1990.
  5. Ханин Л. Герои Советского Союза-сыны Татарии. Казан, 1968.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү