Кырның квант теориясе

чиксез ирек дәрәҗәләре белән квант системаларын - квант кырларын тикшерүче физика бүлеге

Кырның квант теориясе - чиксез ирек дәрәҗәләре белән квант системаларын - квант кырларын тикшерүче физика бүлеге.

Кырның квант теориясе
Сурәт
Кыскача исем QFT, TCC, TQC, QFT, TQC, КТП, KVT, TCC, КТП, KAT һәм КТП
Схематик иллюстрациясе
 Кырның квант теориясе Викиҗыентыкта
Гармоник осцилляторның энергиясен квантлау
⚙️  Квант механикасы

Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Кырның квант теориясе нигезендә югары энергия физикасы, элементар кисәкчекләр физикасы, каты җисем физикасы булдырылган.

Кырның квант теориясе математик ысулы - квант кыры халәтләренең Гильберт фәзасы һәм аның эчендә эш итүче операторлар. Кырның квант теориясендә кисәкчекләр - юк ителми торган объект мәгънәсендә булмыйлар, кисәкчекләр урынына квант кырының ярсуларын тасвирлаучы Фок фәзасы векторлары кертелгән. Дулкынча функция урынына биредә кыр операторы тикшерелә.

Кырның квант теориясе нигезләре

үзгәртү

Лагранж мәсләге

үзгәртү

Кыр   - кырның функциясе белән тасвирлана һәм   - фәза ноктасында Лагранжиан тыгызлыгы белән сыйфатлана.

 .

Лагранжиан:

 .

Тәэсир S:

 .


Иң кечкенә тәэсир мәсләге ярдәмендә кыр өчен Эйлер-Лагранж тигезләмәләре чыгарыла:

 

Мисал: cкаляр кыр белән лагранжиан  .

Хәрәкәт тигезләмәләре бу кыр өчен Клейн-Гордон тигезләмәләренә китерә:

 .

Нөтер теоремасы

үзгәртү

Нөтер теоремасы буенча Тәэсир инвариантлыгыннан Энергия-импульс саклану кануны чыгарыла, шул исәптә

 -импульс  .

Кырның Һамильтонианы

үзгәртү

 

биредә   -   буенча лагранжианның вариацион чыгарылмасы.

Кыр һәм гармоник осциллятор

үзгәртү

Клейн-Гордон скаляр кыры - осцилляторлар җыелмасы буларак тикшерелеп була. Шул шартларда осцилляторның энергиясе һәм импульслары квантланалар:

 

ешлык  

Кырны квантлау. Квантны тудыру һәм юк итү операторлары

үзгәртү

Квантлау - кырлардан операторларга күчеш.

Квант гармоник осцилляторына өчен энергияне квантлау:

 .

  — күтәрүче оператор,

  — төшерүче оператор.
  • Күтәрүче оператор квант санын күтәрә һәм энергияне арттыра, ягъни яңа квантны   энергиясе белән тудыра.
  • Төшерүче оператор квант санын төшерә һәм энергияне киметә, ягъни квантны   энергиясе белән юк итә.

Гармоник осцилляторның Һамильтонианы

 ,

биредә   — кырның квант саны операторы.

Операторның үз саннары

  — квантлар саны.

n-кисәкчекле кыр халәте - вакуумга тудыру операторлары тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыга

 


Тутыру саннары аңлатмасы

үзгәртү

N осцилляторлы системаның Һамильтонианы аерым Һамильтонианнар суммасына тигез. Һәрбер Һамильтониан өчен   - тудыру операторы.

Бу очракта квант халәте тутыру саннары белән билгеләнә. Тутыру саннары   — вакуумга тәэсир итүче операторлар саны:

 

Бу аңлатма тутыру саннары аңлатмасы дип йөртелә. Тутыру саннары аңлатмасы буенча система халәте ярсыну халәтенең саны белән сыйфатлана.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Квантовая теория поля // Физическая энциклопедия (гл. редактор А. М. Прохоров).
  • Боголюбов Н. Н., Ширков Д. В. Введение в теорию квантованных полей. — М.: Наука, 1984. — 600 с.
  • Бьёркен Дж. Д., Дрелл С. Д. Релятивистская квантовая теория. — М.: Наука, 1978. — 296+408 с.
  • Вайнберг С. Квантовая теория поля. — М.: Физматлит, 2003. — Т. 1, 2. — 648+528 с.
  • Вайнберг С. Квантовая теория полей. — М.: Фазис, 2002. — Т. 3. — 458 с.
  • Вентцель Г. Введение в квантовую теорию волновых полей. — М.: ГИТТЛ, 1947. — 292 с.
  • Зи Э. Квантовая теория поля в двух словах. — Ижевск: РХД, 2009. — 632 с.
  • Ициксон К., Зюбер Ж.-Б. Квантовая теория поля. — М.: Мир, 1984. — Т. 1. — 448 с.
  • Пескин М., Шрёдер Д. Введение в квантовую теорию поля. — Ижевск: РХД, 2001. — 784 с.
  • Райдер Л. Квантовая теория поля. — М.: Мир, 1987. — 512 с.
  • Фейнман Р. КЭД — странная теория света и вещества. — М.: Наука, 1988. — 144 с.