Классик механика

Класси́к меха́ника (Ньютон механикасы) – Ньютон законнарына һәм Галилейның чагыштырмалылык теориясенә нигезләнгән механика төре. Инерциаль системалар булуы классик механикада мөһим урын алып тора.
Классик механика өч бүлектән тора:

  • Кинематика – хәрәкәтне барлыкка китерүче сәбәпләрне тикшермичә, механик хәрәкәтне математик яктан тасвирлап бирүче, ягъни механик хәрәкәтне характерлаучы зурлыклар арасындагы бәйләнешне өйрәнүче бүлек.
  • Динамика – механик хәрәкәтне аны барлыкка китерүче сәбәпләре белән бергә өйрәнүче бүлек. Монда көчләр һәм тәэсир итүче массалар тикшерелә.
  • Статика – механиканың җисемнәрнең тигезлеген өйрәнә торган бүлеге.
Классик механика
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Исаак Ньютон
 Классик механика Викиҗыентыкта
Классик механика

Ньютонның икенче кануны
Тарих…

Классик механика көндзлек тәҗрибәләрдә бик төгәл нәтиҗәләр бирә. Ләкин бик зур тизлекләр белән (яктылык тизлегенә якын) хәрәкәт итүче системалар өчен төгәлрәк нәтиҗәләрне релятивистик механика, микроскопик системалар өчен – квант механикасы, ә ике тасвирламаны да үз өченә алган системаларны – кырның квант теориясе бирә.

Теория тасвирламасы үзгәртү

Радиус-вектор һәм аның чыгарылмалары үзгәртү

Радиус-вектор материаль ноктаның координаталар башлангычы дип аталучы ( O дип билгеләнә) , пространствода алынган теләсә-нинди ноктага карата торышын күрсәтә. Ул – координаталар башлангычын кисәкчек белән тоташтыручы вектор r. Гомуми очракта, материал нокта хәрәкәт итә, һәм r tның (ирекле башлангыч моменттан үткән вакыт аралыгы) функциясе булып тора. Торышның вакыт үтү белән үзгәрү тизлеге болай күрсәтелә:

 .

Тизләнеш, ягъни тизлекнең үзгәрү тизлеге:

 .

Тизләнеш векторы юнәлеш, яки зурлык үзгәрүе нәтиҗәсендә үзгәрә.

Вектор ускорения может меняться за счет изменения его направления, величины, или и того и другого.

Ньютонның икенче законы үзгәртү

Бу закон Ньютон тәҗрибәсе нәтиҗәсендә чыгарыла һәм түбәндәгечә укыла:
"Җисемнең көч тәсире нәтиҗәсендә алынган тизләнеше шул көчкә туры пропорцианаль, ә җисемнең массасына кире пропорцианаль һәм тәсир итүче көч юнәлеше буенча юнәлгән".

Ньютонның икенче законы кисәкчекнең массасын һәм тизлеген, көч дип аталучы векторлы үлчәм белән бөйли. Әгәр m җисемнең массасы, ә F – җисемгә куелган көчләрнең векторлы суммасы (ягъни бердәй тәэсир итүче көч) булса, Ньютонның икенче законы түбәндәгечә языла:

 .

mv зурлыгы импульс дип атала. Күп очракта җисемнең массасы m вакыт үтү белән үзгәрми, шуңа күрә Ньютон законын гадирәк язып була:

 

монда a – өстә аңлатылган тизләнеш. Бөтен очракта да массаның вакыттан бәйсезлеге үтәлми. Мәсәлән ракета массасы ягулыкны куллануы буенчв кими. Мондый очракта Ньютон законының тулы варианты кулланыла.

Ньютонның икенче законы кисәкчекнең хәрәкәтен тасвирлау өчен җитәрлек булмаска мөмкин. Җисем катнашкан физик тәэсир итешүне күзәтеп, өстәмә F көчен тасвирларга кирәк. Мәсәлән, ышкылу көче кисәкчекнең тизлеге функциясе буларак күрсәтелергә мөмкин:

 

монда λ – ниндидер уңай даими зурлык. Җисемгә тәэсир итүче һәрбер көчнең бәйсез тигезләмәсен табып, Ньютон законына куйгач, дифференциаль тигезләмә (хәрәкәт тигезләмәсе) табыла. Әгәр мисалны карауны дәвам иттерсәк (ышкылу көче егнә бар дип алып), тигезләмә түбәндәгечә була:

 .

Аны интеграллаштырабыз:

 

монда v0 – башлангыч тизлек.
Бу тигезләмә җисемнең тилеге вакыт үтү белән нулгә кадәр төшкәнен күрсәтә. Соңгы тигезләмәне интеграллаштырып җисемнең r радиус-векторын вакыт функциясе итеп күрсәтеп була.

Бөтендөнья тартылу көче һәм электромагнетизм өчен Лоренц көче бик мөһим көчләр.

Көчләрне табу өчен Ньютонның өченче законын да кулланалар: әгәр бер җисемгә икенче җисем F көче белән тәэсир итсә, икенче җисемдә аңа шул ук зурлыктагы, реакция көче дип аталган көч белән тәэсир итә.

Энергия үзгәртү

Әгәр дә   көче   та хәрәкәт итүче кисәкчеккә куелган булса, көч тарафыннан башкарылган эш, көчнең һәм күчеш векторының скаляр тапкырчыгышы буларак күрсәтелә:

 

Әгәр кисәкчекнең массасы даими, ә   кисәкчек тарафыннан башкарылган тулы эш, кисәкчеккә куелган көчләрнең эше булса , Ньютонның икенче законы болай языла:

 

кая  кинетик энергия . Материаль нокта өчен кинетик энергия, кисәкчекне нуль-тизлектән алып   тизлегенә кадәр үстергән эш буларак билгеләнә:

 

Каталаулы җисемнең кинетик энергиясе аны төзүче кисәкчекләрнең кинетик энергияләре суммасыннан гыйбарәт.

Әгәр дә потенциаль энергия буларак билгеле булган,   дип язылучы скаляр функция булса һәм көч   тигезләмәсен канәгатьләндерсә, ул потенциаль көч дип атала.

Әгәр кисәкчеккә тәэсир итүче барлык көчләр дә консерватив һәм   тулы потенциаль энегия булса,

 .

Бу нәтиҗә механик энергия саклану буларак билгеле, һәм ул   консерватив көчләре тәэсир иткән йомык системада тулы механик энергия даими икәнен күрсәтә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү