Квант гравитациясе

Квант гравитациясе - гравитацион тәэсир итешүгә квант тасвирламасын бирүче теоретик физиканың тикшеренүләр юнәлеше, аның максаты - гравитацияне кала 3 фундаменталь тәэсир итешү белән берләштерү һәм "барлык теориясе"н булдыру.

Квант гравитациясе карашы буенча гравитацион тәэсир итешү виртуаль гравитоннар алмашу ярдәмендә хасил була. Һейзенберг мәсләге буенча виртуаль гравитон өчен:

биредә t гравитон булуы вакыты, ул җисемнәр арасындагы ераклыкка L пропорциональ, шуңа күрә якын аралыкта җисемнәр кыска һәм озын дулкын озынлыклы виртуаль гравитоннар белән алмаштыралар, ә ерак аралыкта тик озын дулкын озынлыклы виртуаль гравитоннар белән алмаштыралар, шуннан гравитацион потенциалның ераклыктан кире бәйлелеге чыгарыла. Гравитонның фотонның массасы кебек 0 гә тигез, ләкин фотонның спины 1, ә гравитонның спины 2 гә тигез, шуңа күрә нибары бер төр гравитацион коргы бар, ә электр коргылары уңай да тискәре бар.

Катлаулыклар үзгәртү

 
Стандарт модельдә нокталы кисәкчекләр хәрәкәт юллары - гади сызыклар (сулда), Кыллар теориясендә - ябык кыллар (уңда, минималь зурлыгы нуль булмый), шуңа күрә нульгә бүленү юк һәм җыелмаучанлык юкка чыга

Ләкин актив тикшеренүләргә карамастан каршылыксыз квант гравитациясе теориясе төзелмәгән әле, беренче сәбәп: квант механикасы һәм гомуми чагыштырмалылык теориясе (ГЧТ) төрле мәсләкләргә таяна.

Квант механикасында бар күренешләр тышкы фәза-вакыт фонында тасвирлана, гомуми чагыштырмалылык теориясендә тышкы фәза-вакыт юк, анда фәза-вакыт үзе динамик үзгәрешле булып тора, эчендәге классик системалардан бәйле.

Квант гравитациясенә күчергәндә эчендәге системалар квантланасы, шуңа күрә матдәнең энергия-импульс тензоры квант операторына әверелә, димәк фәза-вакыт геометриясе дә квантланасы, ләкин квантланган фәза-вакытның физик мәгънәсе аңлаешсыз һәм квантлануның каршылыксыз тырышуы булмый.

Хәттә гравитациянең линияләнгән классик теориясен (ГЧТ) квантлау күп техник авырлыклар очрый: гравитацион даими үлчәмле зурлык булганга күрә квант гравитациясе нормаланмаган теория булып чыга, ягъни ихтималлык чиксезлеккә омтыла (рәт җыелмый).

Гравитацион тәэсир итешү зәгыйфь булганга күрә квант гравитациясендә туры тәҗрибәләр үткәрелеп булмый.

Квант гравитациясен төзәргә тырышучы юнәлешләр - кыллар теориясе һәм элмәк квант гравитациясе, ләкин аларны да тәҗрибәдә тикшереп булмый.

Теориядә квант гравитациясе кара тишекләр, ак тишекләр мөһим үзлекләре һәм Зур Шартлау сәбәпләрен аңлата алыр.

Сылтамалар үзгәртү

  • Горелик Г. Е. Матвей Бронштейн и квантовая гравитация. К 70-летию неразрешённой проблемы. // Успехи физических наук, том 175, № 10 (октябрь 2005).
  • Пенроуз Р. Путь к реальности, или законы, управляющие Вселенной. Полный путеводитель = The Road to Reality: A Complete Guide to the Laws of the Universe / Пер. с англ. А. Р. Логунова, Э. М. Эпштейна. — М.—Ижевск: ИКИ, НИЦ «Регулярная и хаотическая динамика», 2007. — 912 с. — ISBN 978-5-93972-618-4.
  • Approaches to Quantum Gravity. Toward a New Understanding of Space, Time and Matter / Ed. by D. Oriti. — Cambridge: Cambridge University Press, 2009. — xix + 583 p. — ISBN 978-0-521-86045-1.