Стәрлебаш районы

муниципаль район
(Карагыш районы битеннән юнәлтелде)

һәм

Стәрлебаш районы
баш. Стәрлебаш районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Дәүләт  Россия
Башкала Эстәрлебаш
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 20 217 (2010)[1]
Мәйдан 1609 км²
Почта индексы 4531ХХ
Харита сурәте
Рәсми веб-сайт admsterlibash.ru
Җирле телефон коды 34739
Карта
 Стәрлебаш районы Викиҗыентыкта

Стәрлебаш районы яки Эстәрлебаш районы[2](рус. Стерлибашевский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — борынгы татар авылы СтәрлебашУфадан 182 км ераклыкта урнашкан. Якындагы тимер юл станциясе – Стәрлетамакта (57 км).
15 авыл советына берләштерелгән 69 авылда 20 меңнән артык кеше яши.

Тарих үзгәртү

Райондагы иң борынгы авыллар: Стәрлебаш (1680 елны нигез салынган). Яшергән, Айдарали һәм Түбән Ибрай авылларына Ырынбур янындагы Татар Каргалысы бистәсе татарлары нигез сала. Алар җирне күчмә башкортлардан сатып алганнар.

Cтәрлебаш авылы революциягә кадәр үзенең борынгы, зур, атаклы мәдрәсәсе белән билгеле булган. Ул мәдрәсә 1640-1660 елларда ачылган һәм Петр I тарафыннан 1720 елда рөхсәт ителгән. Сәбәбе – Петр I Стәрлебаш мәдрәсәсенә килеп укыган казакъ-кыргыз (ул заманнарда аларны "кайсак" дип йөрткәннәр) шәкертләре аркылы, киләчәктә яулап алынырга тиешле Урта Азия җирләрендәге хәлләр турында мәгълүмат җыю. Урал, Урта Азия, Идел буйларында аны "Кече Бохара" дип атаганнар.[3]
Район 1930 елның 20 августында Стәрлетамак кантонының Федоровка, Калкаш, Җиргән волостьлары җирләрендә, Карагыш районы буларак оешкан. 1931 елның 6 мартыннан Стәрлебаш районы итеп үзгәртелә. 1963 елда Мәләвез һәм Стәрлетамак районнарына кушылган. 1964 елның 3 мартында яңадан булдырылган.

География үзгәртү

Стәрлебаш муниципаль районы Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Ырымбур далалары башланган җирләр белән чиктәш урында урнашкан. Көньяк-көнчыгышта Миякә, көньякта Ырынбур өлкәсе һәм Федоровка, көнчыгышта Мәләвез, төньяк-көнчыгышта – Стәрлетамак районнары белән чиктәш. Мәйданы 1609 км² тәшкил итә.
Тәтер, Күндрәк, Стәрле, Куганак, Өршәк, Ашказар елгалары белән юыла.
Авыл хуҗалыгы җирләре районның 73,2%ын тәшкил итә (119750 га). 72,6 мең га – игеннәр, 4,5 меңе – хосусый (фермер) җирләре, 19,7 мең – шәхси хуҗалыкларда.

Халык үзгәртү

Иң эре торак урыннары: Стәрлебаш (2009 елда 6,05 мең кеше яши), Тәтер-Арслан (1,01 мең), Куганакбаш (0,84 мең), Бузат (0,8 мең), Айдарали (0,79 мең). Районда төп халыклар — татарлар белән башкортлар, руслар һәм чуашлар (2,9%) бар.

Сан алу буенча милли состав:

Ел татарлар башкортлар руслар
1970 60,2% 24%
1989 62,4% 27,4%
2002 56,8% 32,3% 5,7%

Демография үзгәртү

Халык саны
1939[4][5]1959[6][5]1970[7][5]1979[8][5]1989[9][5]2002[10][5]2010[1]1 гый 2018[11]1 гый 2019[12]
39 52630 02132 10926 65321 69722 00720 21717 91117 692

Район җирендә туган танылган кешеләр үзгәртү

Эстәрлебаш авылының 1905 елга кадәр татар-башкорт халкының шигърият ьәм мәгърифәт үзәге булып исәпләнүенә дәлил булып монда укыган, укыткан, яшәгән күренекле шәхесләр исемлеге тора. Язучы-шагыйрьләрдән Гали Чокрый, Шәмсетдин Зәки, Гаделша Богданов, Хөснетдин Жданов, Мифтахетдин Акмулла, Гали Рәфикый, Төхфәт Янәби, күренекле дин әһелләреннән баш мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов, Габдессәлам Габдрәхимов, Габделвахит Сөләйманов булса, гыйлем ияләре Мирсалих Бикчурин, Габдулла Фәез (Сатыев), Габдулла Фәйзи, Чокан Вәлиханов, Әбелмәних Каргалый, Абдулла Искәндәров, Рифкать Солтанбәков, Зәки Вәлиди Туган, Мирсәет Солтангалиевләр булган. Пугач боласында башкортларны җитәкләгән Салават Юлаев һәм Кинҗә Арсланов та монда укыган. Төбәктән чыккан фән докторлары Зәки Зәйнуллин, Марс Юлдашев, Рифкать Мәсәгутов, Радмир Хәсәнов, Наил Юнысов, Минрәсим Мөрәсев, Равил Гатауллин, Гали Галиев, Марс Сафаров, Камил Сабитов, Тәбрис Фәритов һәм йөзгә якын фән кандидаты бар. Якташлардан язучылар Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Әдхәт Синугыл, Зиннәт Галимов, Зәки Зәйнуллин, Мариус Максютов, Мәҗит Кәримов, Зөлфия Гыйззетдинова, Рәфгать Рысаев, Рәлиф Кинҗәбаев, Хисаметдин Исмәгыйлев, Фәйзи Гомәров һәм башкалар. Шулай ук РСФСРның халык артистлары Хәй Фәхри белән Шамил Рәхмәтуллин да Башкортстанның халык һәм атказанган артистлары Хәкимҗан Сәгыйтов, Гайса Галимуллин, Наил Галиев, Әнисә Яхина, Флүрә Мозаһитова, Халидә Хәсәнова һ.б., эстрада артисты, иллюзионист Хәй Мушинский дә Эстәрлебаш җиреннән илһам алган.[13]

Икътисад үзгәртү

Транспорт үзгәртү

Район аша СтәрлетамакСтәрлебашТәтер-Арслан һәм АксеновоМәләвез автомобиль юллары уза. Райондагы юлларның тулаем озынлыгы – 207 км.

Мәгариф үзгәртү

Балаларга тиешле дәрәҗәдә белем бирү эшен районда 14 урта, 7 төп, 12 башлангыч мәктәптә, мәктәпкәчә 29 учреждениедә алып барыла (901 бала тәрбияләнә).
Мәктәпләрдә барлыгы 2439 бала укый. Шулар арасында татар балалары – 1417 (58,1%), башкорт балалары – 771 (31,6%), рус балалары – 161 (6,6%), чуаш балалары – 64 (2,6%). Башкорт балаларының 100% башкорт телен өйрәнә (туган теле буларак), татар балаларының 77% туган телен өйрәнә ала. Чуаш балаларының 63%ы чуаш телен өйрәнә.
Бакчаларның 11е – башкорт телендә белем бирә, аларда 188 бала тәрбияләнә (бакчага йөри торган балаларның 21%ы). 14е татар телендә тәрбия бирә, аларда 272 бала тәрбияләнә (30%), рус балалар бакчалары, аларны итәгатьле итеп “рус-башкорт-татар телләрендә тәрбия бирә торган” атыйла, өчәү генә, ләкин аларда балаларның яртысы диярлек тәрбияләнә – 427 (47%).

Матбугат үзгәртү

1932 елдан башлап татар телендә чыгучы «Стәрлебаш чишмәләре» газетасы – бай тарихлы, данлы матбугат басмасы.

Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга.[14]

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-01-13, retrieved 2013-01-13 
  3. Зәки Зәйнуллин Эстәрлебаш – шигърият үзәге(үле сылтама)
  4. СССР җанисәбе (1939)
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  6. СССР җанисәбе (1959)
  7. СССР җанисәбе (1970)
  8. ССҖБ җанисәбе (1979)
  9. СССР җанисәбе (1989)
  10. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  11. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  12. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  13. Эстәрлебаш Казаннан ерак түгел, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-07-30 
  14. Гәҗитнең сайты