Стәрлебаш чишмәләре
Стәрлебаш чишмәләре - татар телендә Башкортстанның Стәрлебаш районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый - сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга.
Стәрлебаш чишмәләре | |
Стерлибашевские родники | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
Формат |
А-4 |
| |
Гамәлгә куючы |
Башкортстан Республикасының Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы |
Нәшер итүче |
Башкортстан Республикасының «Стерлибашевские родники» редакция-нәшрият комплексы дәүләт-унитар предприятиесе |
Баш мөхәрир |
Мансаф Ганиев |
Штат корреспондентлары |
14 |
Нигезләнгән |
1932 |
Тел | |
Төп офис |
Русия, Башкортстан, Стәрлебаш районы, Эстәрлебаш авылы, Карл Маркс ур., 102 |
Тиражы |
3 000 |
| |
Веб-сайт: http://sterlibashevskierodniki.ru/ |
Русча «Стерлибашевские родники», башк. «Стәрлебаш шишмәләре» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 3 000 данә.
Тарих
үзгәртү- 1932 елның мартыннан район гәҗите русча «Ударник колхоза» исеме белән чыга башлый. Беренче мөхәррире Иван Холмов була.
- 1932 елның сентябреннән татарча «Колхоз ударчысы» исеме белән гәҗит нәшер ителә.
- 1933 елдан Эстәрлебашның үз басмаханәсендә нәшер ителә.
- 1955 - 1962 елларда «Коммунизм байрагы» / «Знамя коммунизма» исемен ала.
- 1962 - 1965 елларда чыгудан туктап тора.
- 1965 елдан «Ленин юлы» / «Путь Ленина» исеме белән янәдән чыга башлый.
- 1991 елдан «Ленин васыятьләре» / «Заветы Ленина» исемендә нәшер ителә.
- 1994 елдан башк. «Ленин васыяттары» гәҗите өстәлә.
- 2005 елдан «Стәрлебаш чишмәләре» / русча «Стерлибашевские родники» / башк. «Стәрлебаш шишмәләре» исеме астында чыгып килә.
- 2000 елдан компьютерда әзерләнә башлый.
Мөхәррирләр
үзгәртү
- Беренче расланган мөхәррире Әхияр Баязитов (1932 – 1936), Хәлекәй авылыннан
- Әхмәр Басыйров (1936-1940), Әмир авылыннан, соңыннан Илеш районы гәҗите мөхәррире
- Гали Гомәров(1940 елдан), 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына китә
- Гали Исмәгыйлев(1941 елдан), 1942 елның мартында сугышка китә, яуда һәлак була
- Галимҗан Насыйров(1945 елга хәтле), соңыннан Йомагуҗа районы гәҗите мөхәррире
- Гали Гомәров сугыштан кайткач эшли
- Барый Нуриманов(1948 -1950), Эстәрлебаш авылыннан
- А.М. Хәбибуллин (июль 1950 – март 1951)
- Тимерхан Абдуллин (август 1951 - июль 1953)
- Х.Х. Дәүләтшина (июль 1953 - май 1954)
- Тамьян Бикмаев (1954-1957)
- Галимҗан Насыйров (1957 – 1962)
- Фәйзи Гомәров (1965 – 1987), БР атказанган мәдәният хезмәткәре
- Марс Тукаев (1987 – 1996)
1996 елдан мөхәррир булып Мансаф Ганиев эшли.
Иҗат юлының башы
үзгәртүРайон гәҗитендә язучы һәм шагыйрьләр Зиннәт Галимов, Фәйзи Гомәров, Равил Шәммас, Флюра Сәлимова-Хәлиуллина, Фәйзи Шаяпов, Мәхмүт Хуҗин, Федор Сенченко, драматург Рәлиф Кинҗәбаев иҗат юлларын башлыйлар