Спартак Әхмәтов
Спартак Әхмәтов (8 июнь 1949 ел) — ССРБ һәм Россиянең партия, хуҗалык һәм дәүләт эшлеклесе, галим. 1992-2007 елларда Стәрлетамак шәһәре шәһәр округы хакимияте башлыгы. Техник фәннәр кандидаты. Россия Федерациясенең бишенче чакырылыш Дәүләт Җыелышының Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Дәүләт Думасы Регламенты һәм эшне оештыру комитеты рәисе урынбасары (2007—2011). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе. Россия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе. Дуслык һәм «Хөрмәт Билгесе» орденнары кавалеры. Стәрлетамакның мактаулы гражданы.
Спартак Әхмәтов | |
---|---|
Туган | 8 июнь 1949 (75 яшь) Стәрлебаш, БАССР, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия СССР |
Әлма-матер | Салават индустриаль көллияте һәм Уфа дәүләт нефть-техника университеты |
Һөнәре | сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты |
Сәяси фирка | Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр нәмзәте[d] |
Биографиясе
үзгәртүСпартак Гали улы Әхмәтов 1949 елның 8 июнендә Башкорт АССР-ының Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылында туган.
1968 ел — ССРБ Миннефтехимпромның Салават индустриаль техникумын тәмамлый.
1968—1970 — Совет Армиясендә хезмәт итә.
1970 —1986 — «Стәрлетамакстрой» һәм «Востокнефтезаводмонтаж» трестында инженер һәм җитәкче вазифаларда эшли.
1979 ел — Уфа нефть институтын тәмамлый.
1986—1987 — КПСС-ның Стәрлетамак шәһәр комитетының икенче секретаре.
1987—1992 — Стәрлетамак кала Советы башкарма комитеты җитәкчесе.
1989 елда — Свердловск Югары партия мәктәбен тәмамлый.
1992 елдан — Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы һәм Башкортстан Дәүләт Җыелышы Вәкиллек Палатасы депутаты.
2007 елның 2 декабрендә «Бердәм Россия» Бөтенрусия сәяси партиясе тарафыннан китерелгән кандидатларның федераль исемлеге составында бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
үзгәртү- Дуслык ордены
- «Хөрмәт Билгесе» ордены
- Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе
- Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе
- Стәрлетамакның мактаулы гражданы[1].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Почётные граждане Стерлитамака на официальном сайте Совета городского округа города Стерлитамак, archived from the original on 2015-05-24, retrieved 2021-11-29
Сылтамалар
үзгәртү- Биография на сайте rbtl.ru(үле сылтама)(недоступная ссылка)(недоступная ссылка)
- Биография на сайте фракций(үле сылтама)(недоступная ссылка)(недоступная ссылка)
- Страница на сайте Госдумы РФ