Әбелмәних Каргалый

Әбелмәних Каргалый, чын исеме Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов (17821826[1]) — XIX гасыр татар әдәбиятының күренекле вәкиле, шагыйрь, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе.

Әбелмәних Габдессәламов
Тугач бирелгән исеме: Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов
Псевдонимнар: Әбелмәних Каргалый
Туу датасы: 1782(1782)
Туу урыны: Каргалы, Ырынбур губернасы
Үлем датасы: 1826(1826)
Үлем урыны: билгесез
Эшчәнлек төре: шагыйрь, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе
Юнәлеш: шигърият
Жанр: сәяхәтнамә, мәдхия, мөнәҗәт
Иҗат итү теле: татар

Тормыш юлы үзгәртү

Әбелмәних Каргалый 1782 елда Ырынбур губернасының Сәгыйть бистәсендә туа. Бабасы Габдессәлам тумышы белән Казан өязенең Мәңгәр авылыннан. Ул имам-мөдәррис булган, шигырьләр язган. Каргалыда урнашкач, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Батырша үзенең мәгълүм хатында халыкны кузгалышка чакырып өндәмә язганда Габдессәлам ахуннан киңәш алганы мәгълүм[2]. Әбелмәних Каргалый бабасын күренекле галим, күпләрнең остазы дип атый һәм аның белән горурлана.

Әбелмәнихнең укуын Каргалы мәдрәсәсендә башлый. 1770 еллардан башлап бу мәдрәсәнең даны шактый арта. Мәдрәсәгә Идел буйларыннан, шәкертләр генә түгел, хәтта укытучылар (Утыз Имәни, Әхмәт Шырдани һ. б.) укырга килгәннәр. Мәдрәсәне тәмамлагач, Әбелмәних белем алуны дәвам итү максатыннан Урта Азиягә китә, Бохарада Ниязколый Төркмәни мәдрәсәсендә укый, зур укымышлы булып таныла.

Бохара әмире 1816 елда Төркиягә җибәргән илчелек составында Истанбулга юл тота[3]. Бераздан Каһирә аша хаҗга китә. Аннары Истанбул аша туган якларына кайта.

Кайту белән шагыйрь абызлар хәрәкәтенә кушылып китә. Белемле кеше булуына карамастан, мулла булмыйча, иген игеп көн күрә.

Әбелмәних Каргалыйның төгәл үлгән елы билгесез. 1833 елдан соң аның кабат хаҗ сәфәренә чыгып китүе мәгълүм. Юлда кайдадыр шагыйрь вафат була.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Төгәл мәгълүм түгел.
  2. Гайнетдинов М. Әбелмәних Каргалый / Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — Б. 125-138.
  3. Миңнегулов Х., Садретдинов Ш. XIX йөз татар әдәбияты ядкярләре. – Казан университеты нәшрияты, 1982. – Б. 86-141.

Сылтамалар үзгәртү