Каргалы бистәсе

(Сәгыйть бистәсе битеннән юнәлтелде)

Каргалы бистәсеЫрынбур өлкәсенең Сакмар районында урнашкан татар авылы, авыл советы үзәге. 3870 кеше яши (2010). Ырынбурдан 20 чакырым ераклыкта урынлашкан, авылга 15 минут саен маршрут автобуслары йөреп тора.

Каргалы бистәсе, Татар Каргалысы
Карта
Ил Россия
Өлкә Ырынбур өлкәсе
Район Сакмар районы
Координатлар 51°56'56"тн, 55°10'50"кнч, 51°56'58"тн, 55°10'23"кнч
Авыл советы рәисе Насыйхов Наил
Нигезләнгән 1744
Беренче телгә алу 1744
Халык саны 3870[1] кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 35331
Почта индексы 461431
Рәсми сайт tat-kargala.narod.ru
Урысча атамасы Татарская Каргала, Сеидова слобода

Каргалы авылының бер ягыннан Сакмар суы, икенче ягыннан Урта Каргалы елгасы ага. Сакмар суы буендагы җирне Сакмар очы, Каргалы суы буендагыларны Каргалы очы, ә соңрак оешкан – төзелгән якны Дунай очы, дип атаганнар.

Тарихи белешмә үзгәртү

Татар Каргалысының тарихы 1743 елга барып тоташа. Ул елны корыла гына башлаган Ырынбурның губернаторы Неплюев татарларны Урта Азия белән сәүдә элемтәсен тергезергә чакыра. 1744 елны Сәгыйт Хәялингә Елизавета Петровна Сакмар елгасы буеннан 64 мең дисәтинә җир бүлеп бирә. Сәгыйт Хәялин туган авылы Байлар Сабасы һәм Казан өязенең башка авылларыннан үзе белән 173 гаиләне ияртеп, Сакмар елгасы буена барып утыра.

1956 елда Советлар Союзына Һиндстан хөкүмәте җитәкчесе Җаваһарлал Неру килә, һәм ул Татар Каргалысын күреп килергә теләвен әйтә. Эш шунда ки, Каргалы сәүдәгәрләре Көнбатыш кешеләреннән беренчеләрдән булып Һиндстанга Тянь-Шань таулары аша, яшерен тау сукмаклары белән барып җитәләр.[2]

Авыл үзәгендә зур Гостиный двор (күмәртә сәүдә үзәге) була. Урта Азиядән кәрваннар Ырынбурны узып, туры бирегә сату итәргә киләләр.

1897 елда Каргалыда 13 мең кеше яши. Халык күбесенчә һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Авылда 20 җитештерү, 20 тегермән була. 1917 елда халык саны 17 меңгә җитә.

Каргалы кешеләре Көньяк Уралда 38 татар авылына нигез сала. Үрге һәм Түбән Чебенле, Стәрлебаш районында Яшергән, Айдарали һәм Түбән Ибрай.

Мәгариф үзгәртү

Каргалы мәдрәсәсендә 3 мөфти белем алган. 1896-1901 елларда Гани Хөсәенов оештырган укытучылар курслары эшләгән.

Дини тормыш үзгәртү

Заманында Сәгыйт бистәсендә 11 мәчет булган. Совет еллары аша узып аларның берсе генә исән калган – Куш Манара мәчете (1749).

Танылган шәхесләр үзгәртү

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

Гомуми демографик күрсәткечләр
Гомуми халык саны 2002—2010 елларда халык саны үзгәреше
2002 2010 кеше %
3497 3800 +303 +8,7%

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү