Беренче Бөгелде

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Беренче Бөгелде (рус. Первая Бугульда) ― Татарстан АССР Зәй районы Икенче Бөгелде авыл советына караган, 1978 елда Зәй шәһәре составына кушылган торак пункт (авыл)[1].

Беренче Бөгелде
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Первая Бугульда

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы булган Бөгелде елгасы ярында, ӘлмәтЗәйЯр Чаллы автомобиль юлы өстендә, Зәй тимер юл станциясеннән 1 км ераклыкта урнашкан булган. Координаталары: киңлек 55.319474, озынлык 52.002887[2].

Демография үзгәртү

Халык[3]
1912
298

Төп халык — руслар.

Тарих үзгәртү

Авыл 1909 елда, П. А. Столыпинның җир реформасы(рус.) нәтиҗәсендә барлыкка килгән[4][5]. Авылга Зәй шәһәрчегеннән күченгән крестьяннар нигез салган. Ул вакытта буш яткан казна җирләре очсыз хакка һәм льготалы кредит шартларында крестьяннарга бирелгән. Җирдән файдаланучыларны үз биләмәләренә (отруб) күчерергә тырышалар. Зәй авыл җәмгыяте Ширәмәт трактынннан (хәзерге Әлмәт ― Зәй ― Яр Чаллы автомобиль юлы) сулгарак, Бөгелде елгасы буена яңа җиргә күченүчеләргә 571 дисәтинә (1 дисәтинә = 1, 09 га) җир бүлеп биргән. Һәр крестьян хуҗалыгына кимендә 9 дисәтинә сөрүлек һәм көтүлек җир туры килә[6]. Дала Зәе елгасының түбәнге агымында яңа авыл барлыкка килгән (аның белән бер вакытта Икенче, Өченче Бөгелде, Винокуровка, Поповка, Яңавыл һ. б. авыллар — барысы 10 күченгән авыл барлыкка килгән. Шулар арасында иң зурысы — Беренче Бөгелде)[4].

Яңа торак пунктка Бөгелде елгасы атамасы буенча Беренче Бөгелде исеме бирелгән. Авылга беренчеләрдән булып 4 бертуган Матюшиннар, улы белән Ф. Чунькин, И. Костин, В. Белов, С. Галямин, Н. Соловьев күченгән.

1912 һәм 1913 еллардагы хуҗалык буенча исәпкә алу вакытында, Зәй авыл җәмгыятенә караган авылда 49 крестьян хуҗалыгы исәпләнгән, авыл халкы 298 кеше булган, милләте буенча руслар. Бер гаиләгә уртача 11, 6 дисәтинә җир туры килгән. Чынлыкта, күпчелек хуҗалыкларның 7—13 дисәтинә җире булган, авылда 20 дисәтинәдән артык җире булган гаиләләр дә барлыка килгән. Гаиләдә ир-ат җенесеннән ничә кеше исәпкә кергән — шуңа карап, җир бирелгән.

Зәй шәһәрчеге халкы кебек үк, Беренче Бөгелде крестьяннары дәүләт крестьяннары катламына кергән, алар үзләрен XVII — XVIII гасырларда Мәскәү хөкүмәте Зәй шәһәрчегенә китереп утырткан Смоленск шляхтичлары һәм отставкадагы солдатлар токымы дип исәпләгән.

Авылда атсыз 10 хуҗалык булган. Күп кенә гаиләләр сарык үрчеткән (500 башка кадәр җиткән), 7 хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнгән[7].

1917 елгы инкыйлабны авылда конфликтсыз кабул иткәннәр.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Зәй волостена караган, 1920 елдан соң Татарстан АССР Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны Бөгелде авыл советына караган (авыл советы үзәге Икенче Бөгелде).

1930 елдан Ширәмәт, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Чаллы, 1972 елдан Зәй районнары составында[8].

Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, 1930 елда авылда «Комбайн» колхозы оеша. Беренче рәис итеп Д. Ф. Чунькин сайлана. 1930-еллар ахырына колхозда 60 тан артык крестьян хуҗалыгы теркәлгән булган.

Авылда башлангыч мәктәп эшләгән, 1951 елда, укучылар саны азаю сәбәпле, мәктәп ябылган.

Бөек Ватан сугышы елларында (1941—1945) авылдан фронтка киткән 35 кеше, шул исәптән колхоз рәисе Д. Чунькин әйләнеп кайтмый (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

1950 елның июнендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән «Комбайн» колхозын Молотов исемендәге (үзәге Икенче Бөгелде), Горький исемендәге (Өченче Бөгелде), Пушкин исемендәге (Перцовка) белән кушалар, эреләндерелгән колхозга Молотов исеме бирелә, 1950-еллар ахырында Молотов исеме кире кагылып, Пушкин исеме бирелә.

1959 елда колхозларны икенче мәртәбә эреләндергәндә, Пушкин колхозы (Беренче, Икенче, Өченче Бөгелде, Перцовка) «Кызыл Октябрь» (Аксар, Имәнлебаш), «Красный передовик» (Иске һәм Яңа Тәкмәк, Бүре-Сарай) колхозлары белән берләшә, эреләндерелгән колхозга «XXI партсъезд исемендәге күмәк хуҗалык» исеме бирелә (үзәге Аксар)[9][10]. Әлеге колхозда Социалистик Хезмәт Каһарманы Мария Хөснетдинова эшләгән[11][8].

РСФСР Югары Советы президиумының 1978 елның 5 апрелендәге «Яңа Зәй бистәсен республика буйсынуындагы шәһәр итеп үзгәртеп кору һәм аңа Зәй исеме бирү турындагы» Указы нигезендә, Беренче Бөгелде авылы (Яңа Зәй штб, Иске Зәй штб, Воздвиженка, Заготзерно, Мирный бистәләре белән бергә) Зәй шәһәре составына кертелә[12].

Элекке «Комбайн» колхозының авыл хуҗалыгы җирләрендә Зәй шәһәренең Мирный бистәсе, Зәй урман сәнәгате хуҗалыгының төп базасы, сәнәгать-төзелеш комбинаты (ЗПСК), модульле металл конструкцияләр заводы, Зәй тимер юл станциясе һ. б. шәһәр предприятиеләре урнашкан[3].

1965 елда Беренче Бөгелде авылы үзәгеннән 0,6 км ераклыкта ачык җир өстендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты экспедициясе бура мәдәниятенә (буралы курган культурасына) караган керамика фрагментлары таба [3].

Әдәбият үзгәртү

  • Первая Бугульда. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 187-188.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. Заинск на карте
  3. 3,0 3,1 3,2 Первая Бугульда. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 187-188.
  4. 4,0 4,1 Заинский муниципальный район. Описание района. 2021 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. /zainsk.tatarstan.ru(рус.)
  5. Владимир Васильев. История деревни Поповка. — Казань: 2007. — 72 с.
  6. Заинский район. Команда Кочующие, 15.08.2014(рус.)
  7. Подворная перепись крестьянского хозяйства Уфимской губернии. Мензелинский уезд / Зав. стат. отделом М. П. Красильников. Уфа: Электр. типография тов. «Печать», 1913. — 264 с.
  8. 8,0 8,1 Вторая Бугульда. Tatarica. Татарская энциклопедия
  9. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Сельхозпредприятия
  10. Перцовка. Tatarica. Татарская энциклопедия
  11. Аксарино. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: «Реноме», 1994. – С. 7-8.
  12. Заинск. Tatarica. Татарская энциклопедия