Воздвиженка (Зәй районы)

юкка чыккан авыл (Зәй районы, Татарстан, Россия)

Воздвиженка (рус. Воздвиженка) ― Татарстанның Зәй районында 1922―1978 елларда гамәлдә булган, 1978 елда Зәй шәһәре составына кушылган торак пункт (авыл)[1].

Воздвиженка
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Зәй районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423522
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Воздвиженка

География үзгәртү

Авыл Дала Зәе елгасының сул кушылдыгы булган Карамалы елгасы буенда, Зәй тимер юл станциясеннән 3 км, Яр Чаллы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Координаталары: киңлек 55.268916, озынлык 51.997940[2].

Демография үзгәртү

Халык[3]
1994
290

Төп халык – руслар, татарлар.

Тарих үзгәртү

Авылны 1922 елның язында Зәй шәһәрчегеннән күчеп утырган 18 крестьян хуҗалыгы нигезләгән. Яңа авылга (рус. выселок) беренчеләрдән булып Н. Ф. Крапивин, А. С. Мачтаков, Д. Д. Ратников, Ф. Г. Спиридонов һ. б. күченгән.

Яңа торак пунктка Зәй престол бәйрәме һәм Хач Торгызу чиркәве (рус. церковь Воздвижения креста Господня, Крестовоздвиженская церковь) хөрмәтенә Воздвиженка исеме бирелгән [4][5].

Административ яктан торак пункт 1930 елга кадәр Чаллы кантонына, 1930―1934 елларда Ширәмәт, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Чаллы, 1972 елдан Зәй районнары составында[6].

Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән.

Күмәк хуҗалыклар оеша башлагач, 1930 елда авылда Чкалов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша. Беренче рәис итеп И. А. Клепиков сайлана [3].

Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) авылдан фронтка киткән 19 кеше әйләнеп кайтмый (һәлак була яисә хәбәрсез югала).

1950 елның июнендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлану белән Чкалов исемендәге колхозны «Тракторист» (үзәге Корчажка), 1958 елда «Красный Маяк» колхозы (үзәге Поручиково) белән берләштерәләр. 1959 елда 7 хуҗалыкны кушып эреләндерелгән хуҗалыкка «Кызыл Маяк» исеме бирелә (үзәге Якты Күл)[7].

1961―1962 елларда Зәй ДРЭСының суыткыч буасын тутыру сәбәпле, Воздвиженка авылына Корчажка авылы күчерелә. Хәзер әлеге авыл исеме бакча җәмгыяте исемендә сакланып калган[2].

РСФСР Югары Советы президиумының 1978 елның 5 апрелендәге «Яңа Зәй бистәсен республика буйсынуындагы шәһәр итеп үзгәртеп кору һәм аңа Зәй исеме бирү турындагы» Указы нигезендә, Воздвиженка авылы (Яңа Зәй штб, Иске Зәй штб, Беренче Бөгелде, Заготзерно, Мирный бистәләре белән бергә) Зәй шәһәре составына кертелә [8]. Зәй шәһәре составында Воздвиженка бистәсе бар[2].

Бистәдә руслар, татарлар, башка милләт вәкилләре яши. Бистә халкы Зәй шәһәренең сәнәгать предприятиеләрендә, бер өлеше авыл хуҗалыгында эшли[3].

Әдәбият үзгәртү

  • Воздвиженка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 39.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан. Заинский район
  2. 2,0 2,1 2,2 Воздвиженка. Заинск на карте
  3. 3,0 3,1 3,2 Воздвиженка. // Заинская энциклопедия (гл. редактор-составитель В. С. Малахов). К.: Издательство «Реноме», 1994. – С. 39.
  4. Почему Воздвиженку называют Воздвиженкой? livejournal.com, 27.09.2013(рус.)
  5. Крестовоздвиженская церковь в Заинске, Заинск. 2021 елның 18 сентябрь көнендә архивланган. svyatsy.org
  6. Вторая Бугульда. Tatarica. Татарская энциклопедия
  7. Населенные пункты ТатАССР до 1941года. Сельхозпредприятия
  8. Заинск. Tatarica. Татарская энциклопедия