Таҗикстан
Таҗикста́н (таҗ. Тоҷиқистон), рәсми Таҗикста́н Җөмһүрияте́ (таҗ. Ҷумҳурии Тоҷиқистон) — Үзәк Азиядә урнашкан дәүләт, элек Советлар Берлегендә эчендәге Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы.
Байрак
| |
Башкала | Дүшәнбе |
---|---|
Халык саны | 8 921 343 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 9 сентябрь 1991 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+05:00 |
Рәсми тел | таҗик теле, рус теле |
География | |
Мәйдан | 143,100 км² |
Координатлар | 38.58333°N 71.36667°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Эмомали Раһмон |
Хөкүмәт башлыгы | Каһир Рәсүлзадә |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Таҗикстан самание |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 3.49 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.685 (2021)[3] |
Яшәү озынлыгы | 71.051 ел (2016)[4] |
Джини коэффициенты | 34 (2015)[5] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[6] Schuko,[6] AS/NZS 3112[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[6] |
Телефон коды | +992 |
ISO 3166-1 коды | TJ |
ХОК коды | TJK |
Интернет домены | .tj |
Таҗикстан Памир таулары алдында урнашкан һәм аның диңгезгә чыгышы юк. Бу Урта Азиянең мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Үзбәкстан белән, төньякта Кыргызстан белән, көнчыгышта Кытай белән, көньякта Әфганстан белән чикләшә. Башкала ― Дүшәнбе шәһәре.
Таҗикстан — элекке советлар Урта Азиясендә фарсы телле халык сөйләшә торган бердәнбер дәүләт. Таҗикстан халкының күпчелеге сөнни ислам динен тота.
ТарихҮзгәртү
Таҗикстан ССРҮзгәртү
1924 елда Таҗикстан Советлар Берлеге эченә Үзбәкстан ССР эчендә булып автономияле республика буларак кергән. Дүшәнбе шәһәре аның башкаласы була. Дүшәнбе 1924 елда Сары-Асия, Шаһмансур һәм Дүшәнбе авыллары берләшү нәтиҗәсендә хасил булган.
1929 елның 16 октябрендә Таҗикстан ССР оештырыла, 5 декабрендә ул Советлар Берлеге эченә союздаш республика хохуклары белән керә. Мөстәыйль Таҗикстан ССР оештыруны башлап җибәрүче сәяси эшлекле Ширинша Шаһтимур иде.
1991 елда Советлар Берлеге таркалуы нәтиҗәсендә Таҗикстан бәйсез дәүләт була.
Идарә бүленешеҮзгәртү
Таҗикстан Җөмһүрниятенең идарә-җир берәмлекләре һәм торак пунктлары:
- Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте (таҗ. Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон);
- вилаять (өлкә) (таҗ. вилоят);
Наһияләр (районнар) авыл һәм шәһәр наһияләренә бүленә, җөмһүрият, өлкә һәм шәһәр карамагында тора.
Хәзерге вакытта Таҗикстан Җөмһүрияте Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, Согыд һәм Хәтлан вилаятьләре, 17 шәһәр, 62 наһия (район) (шул исәптә 13 җөмһүрият карамындагы наһия), 55 бистә һәм 368 авыл җәмгыятеннән гыйбарәт[8].
Татарча | Таҗикча | Халык исәбе (2010)[9], мең кеше |
Мәйдан, мең км² |
Мәркәз |
---|---|---|---|---|
Дүшәнбе | Дүшәнбе | 724 | 1,2 | |
Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте | Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон | 206 | 64,2 | Харуг |
Согыд вилаяте | Вилояти Суғд | 2 237 | 25,4 | Хуҗанд |
Хәтлан вилаяте | Вилояти Хатлон | 2 676 | 24,8 | Кургантүбә |
ҖКР | Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ | 1 722 | 28,6 | Дүшәнбе |
Дәүләт корылышыҮзгәртү
Таҗикстан — җөмһүрият. Гамәлдәге Конституция 1994 елның 6 ноябрендә кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Таҗикстан ватандашлары тарафыннан 7 еллык мөддәткә сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне Югары Мәҗлес, башкарма хакимиятне баш министр җитәкчелегендә Министрлар Шурасы (хөкүмәт) гамәлгә ашыра.
МәдәниятҮзгәртү
ДинҮзгәртү
2009 елда Таҗикстанның Югары җыелышы Хәнәфи мәзһәбендәге сөнни ислам динен дәүләтнең рәсми дине итеп тану өчен тавыш биргән. Сәләфичелек тыелган. Таҗикстан халкының (9 млн 537 мең кеше) 96,70 % ы (7 млн 621 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (бөтен дөнья мөселманнарының 0,40 % ы) (2020)[11]. Таҗикстанда мөселманнарның күбесе (90,4 % ы) хәнәфи мәзһәбендәге сөнниләр, азчылык (5,6 % ы) шигыйлар. Суфичылык агымы да очрый. Таҗикстанның автономияле төбәге булган Таулы Бадахшанда шигый исламның исмәгыйлия агымы көчле. Ислам динен таҗиклардан һәм Памир халыкларыннан башка, җирле үзбәкләр (ил халкының 15,3 % ы), кыргызлар (1,1 %), казакълар, татарлар (0,09 %)тота.
Совет чорында күп санда булган православие, яһүд дине, католиклар вәкилләре илдән күчеп китеп беткән диярлек.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; чыгару датасы: 2022.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2010-08-16, retrieved 2012-08-25
- ↑ О ПРЕДВАРИТЕЛЬНЫХ ИТОГАХ ПЕРЕПИСИ НАСЕЛЕНИЯ И ЖИЛИЩНОГО ФОНДА 2010 ГОДА. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан. (PDF), archived from the original (PDF) on 2015-09-24, retrieved 2012-08-25
- ↑ Ведомости Маджлиси Оли Республики Таджикистан, 1995 год, № 21,статья 239; 2000 год, № 11, с-тья 513, 2003 год, № 4, с-тья 153, 2008 год, № 3, с-тья 182, 2009 год, № 7-8, с-тья 489.
- ↑ Muslim Population By Country 2020(ингл.)