Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары
Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары (наһияләре, таҗ. Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ) ― Таҗикстан составындагы беренче дәрәҗә административ-территориаль берәмлек, ул Таҗикстанның 13 наһиясен (районын) берләштерә. Административ үзәге ― Дүшәнбе шәһәре.
Башкала | Дүшәнбе |
---|---|
Халык исәбе | 1 196 000 (168 100, 1 027 900, 1992), 1 252 300 (155 600, 1 096 700, 1996), 1 316 000 (1999), 1 341 200 (2000), 1 377 600 (2001), 1 407 200 (2002), 1 438 000 (2003), 1 466 100 (2004), 1 497 900 (2005), 1 530 400 (2006), 1 564 100 (2007), 1 685 200 (2010), 1 786 100 (2012), 1 832 200 (2013), 1 874 000 (2014), 1 922 000 (2015), 1 972 300 (2016), 2 021 200 (2017), 2 069 200 (2018), 2 120 000 (2019), 2 270 000 (2022) ![]() |
Нигезләнгән | 10 апрель 1951 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Таҗикстан |
Мәйдан | 28,600.0 км² |
Координатлар | 39°N 70°E ![]() |
Почта индексы | 735413 ![]() |
TJ-RA ![]() | |
![]() |
ГеографияҮзгәртү
Республика буйсынуындагы наһияләр (районнар) 28 600 кв. км (Албания мәйданы кадәр) территорияне били, һәм бу күрсәткеч (мәйдан зурлыгы) буенча Таҗикстанда икенче урында тора. Беренче урында ― Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, мәйданы — 64 100 кв. км (бөтен Таҗикстан территориясенең 45 % ы).
Республика буйсынуындагы наһияләр төньякта Согыд вилаяте һәм Кыргызстан, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, көньякта Хәтлан вилаяте, көнбатышта Үзбәкстан белән чиктәш.
ХалкыҮзгәртү
2016 елга Таҗикстанның республика карамагындагы наһияләрендә 1 971 600 кеше яшәгән. Халык тыгызлыгы – 1 кв.км да 68,9 кеше. Халыкның төп өлешен таҗиклар (85%), ә милли азчылыклардан үзбәкләр (12%) һәм лакайлылар алып тора. Шулай ук бу наһияләрдә руслар (көнбатышта), татарлар, кыргызлар (төньяк-көнчыгышта), Памир халыклары (көнчыгышта) һәм башкалар яши. Халыкның абсолют күпчелеге сөнни ислам динен тота, шулай ук башка кечкенә ислам агымнары тарафдарлары да аз түгел. Христианнардан православие дине вәкилләре өстенлек итә.[1][2][3][4]
СоставҮзгәртү
Таҗикстан Республикасының Милли бүленеше турындагы законы нигезендә, республика карамагындагы наһияләр (районнар) составына 4 шәһәр, 13 бистә, 13 наһия һәм 101 җәмгыять керә. [5]
- Наһияләре
Наһия исеме | Наһия мәркәзе | |
---|---|---|
1 | Варзаб наһиясе | Варзаб |
2 | Вәхдәт наһиясе | Вәхдәт (шәһәр) |
3 | Хисар наһиясе | Хисар |
4 | Лахш наһиясе | Вәхдәт (бистә) |
5 | Нурабад наһиясе | Дәрдбәнд |
6 | Рашт наһиясе | Гарм |
7 | Рагун наһиясе | Рагун |
8 | Рудаки наһиясе | Саманиян |
9 | Саңвар наһиясе | Тауилдәрә |
10 | Таҗикабад наһиясе | Таҗикабад |
11 | Торсынзадә наһиясе | Торсынзадә |
12 | Фәйзабад наһиясе | Фәйзабад |
13 | Шаһринәү наһиясе | Шаһринәү |
ТарихҮзгәртү
СССР Югары Советы Президиумының 1955 елның 24 августындагы указы белән 1939-1955 елларда гамәлдә булган Гарм өлкәсе бетерелә, ә аның составына кергән районнар Таҗикстан ССРның турыдан-туры буйсынуына тапшырыла.
ИкътисадҮзгәртү
«Таҗик алюминий компаниясе» дәүләт унитар предприятиесе (TALCO). төп продукциясе ― беренчел алюминий. Проект куәте ― елына 517 000 тонна. Таҗикстан бюджетына барлык валюта керемнәренең 75% ын һәм ил экспортының өчтән бер өлешен тәэмин итә.
Төбәк үсеш алган авыл хуҗалыгы производствосына ия. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, төбәктә бөртеклеләр 239,8 мең тонна, 247,2 мең тонна бәрәңге, 307,5 мең тонна Яшелчә культуралары, 40,8 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән. [6]. Мамык игү һәм бакчачылык үсеш алмаган диярлек — 2014 елда 9,6 мең тонна мамык-чимал һәм 13,5 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән. [6] Терлекчелек үсеш алган — 2013 елга 1167,6 мең баш сарык һәм кәҗә һәм 524,6 мең баш мөгезле эре терлек булган. [7]
ШәхесләрҮзгәртү
- Нөсрәтулла Мәкъсүм (1881―1937), таҗик совет дәүләт эшлеклесе.
- Мирза Торсынзадә (1911―1977), таҗик совет шагыйре. Социалистик Хезмәт Герое (1967).
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Численность населения Республики Таджикистан на 1 января 2015 года. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан.. әлеге чыганактан 2015-07-02 архивланды. 2016-05-15 тикшерелгән.
- ↑ Ш. С. Камалиддинов. Историческая география Южного Согда и Тохаристана по арабоязычным источникам IX — начала XIII вв.
- ↑ Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан (2010) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2022-11-18
- ↑ CensusInfo - Data.(үле сылтама)
- ↑ Численность населения Республики Таджикистан на 1 января 2016 года. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан.. әлеге чыганактан 2015-07-02 архивланды. 2016-07-15 тикшерелгән.
- ↑ 6,0 6,1 Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 76
- ↑ Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 77
СылтамаларҮзгәртү
Моны да карагызҮзгәртү
ӘдәбиятҮзгәртү
- Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан. Д.: Кишоварз, 2015.