Хәтлан вилаяте

Таҗикстан вилаяте (өлкәсе)

Хәтлан вилаяте (таҗ. Вилояти Хатлон), элекке исеме Хәтлан өлкәсе ― Таҗикстанның көньяк-көнбатышында урнашкан административ берәмлек (вилаять). Административ үзәге ― Бохтар (2018 елга кадәр Кургантүбә) шәһәре.

Хәтлан вилаяте
таҗ. Вилояти Хатлон
Нигезләнү датасы 8 сентябрь 1988
Сурәт
Дәүләт  Таҗикстан
Башкала Бохтар
Административ-территориаль берәмлек Таҗикстан
Сәгать поясы UTC+05:00
Геомәгълүматлар Data:Tajikistan/Khatlon.map
Халык саны 3 444 000 (1 гыйнвар 2022)[1]
Нәрсә белән чиктәш Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары, Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, Әфганстан һәм Үзбәкстан
Кулланылган тел үзбәк теленең Төньяк диалекты[d], пушту теленең Кандаһар диалекты[d], таҗик теле[d] һәм рус теле
Мәйдан 24 600 км²
Почта индексы 735140
Харита сурәте
Җирле телефон коды 3222
Номер тамгасы коды 03РТ
Карта
 Хәтлан вилаяте Викиҗыентыкта

Хәтлан вилаяте Таҗикстан картасында куе кызыл төс белән аерылган

География

үзгәртү

Хәтлан вилаяте – илнең өч вилаятенең (өлкәсенең) берсе. Мәйданы – 24 600 кв.км. Хәтлан вилаяте төньякта Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары (таҗ. Ноҳияҳои тобеи ҷумҳурӣ), көнчыгышта Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте (таҗ. Вилояти Мухтори Кӯҳистони Бадахшон), көньякта Әфганстан, көнбатышта Үзбәкстан белән чиктәш.

Төбәк Гиссар-Алайның көньяк битләвендә урнашкан. Климаты ― континенталь, кискен континенталь. Территориянең зур өлешен тау рельефы били, якынча 7 % ында тау алды тигезлеге үзәннәре, анда күбесенчә административ үзәкләр һәм торак пунктлар урнашкан.

Төп елгалары – Пәнеҗ һәм Вәхыш елгалары. Төбәктә берничә сусаклагыч бар: Муминабад, Сельбур һәм башкалар.

2015 елның 1 гыйнварына халкы 2 971 500 кеше [2], 2016 елда 3 048 200 кеше, 2020 елга 3 348 000 кеше тәшкил иткән. Халык саны буенча республика вилаятьләре арасында беренче урында тора.

Милли составы (2010) [3]: таҗиклар — 81,77 %, үзбәкләр – 12,94%, төрекмәннәр – 0,52%, руслар – 0,15%, татарлар – 0,04 %, кыргызлар – 0,03%, казакълар – 0,01%, башкалар ( украиннар, беларуслар, кырым татарлары һ. б.) – 4,55%. [4]

Хәтлан вилаяте (өлкәсе) (административ үзәге Кургантүбә) Таҗикстан ССР Югары Советы Президиумының 1988 елның 8 сентябрендәге Указы белән элеккеге Күлаб(рус.) һәм Кургантүбә(рус.) өлкәләрен берләштерү нәтиҗәсендә оештырыла.

Таҗикстан ССР Югары Советы Президиумының 1990 елның 24 гыйнварындагы Указы белән Хәтлан вилаяте бетерелә, аның урынына чираттагы тапкыр Күлаб һәм Кургантүбә вилаятьләре оештырыла[5], әмма Таҗикстан Республикасы Югары Советы сессиясенең 1992 елның 2 декабре карары белән ул яңадан торгызыла (Нарәк (Нурек) һәм Яван районыннан башка). [6]

Административ-территориаль бүленеш

үзгәртү

Административ үзәге ― Бохтар (2018 елга кадәр Кургантүбә) шәһәре. Административ яктан 4 шәһәргә һәм 21 наһиягә (районга) бүленгән.

Шәһәрләр
Наһияләре (Районнары)
Наһия исеме Наһия мәркәзе
1 Бәлҗуан наһиясе Бәлҗуан
2 Кушаниан наһиясе Исмаили Самани (бистә)
3 Вәхыш наһиясе Вәхыш (бистә)
4 Васигъ наһиясе Хулбук
5 Дангарә наһиясе Дангарә
6 Габдрахман Җәми наһиясе Габдрахман Җәми (бистә)
7 Дусти наһиясе Җылыкүл
8 Кабадиан наһиясе Кабадиан
9 Җәйхун наһиясе Дусти
10 Муминабад наһиясе Муминабад
11 Пәнеҗ наһиясе Пәнеҗ (бистә)
12 Җәләлетдин Бәлхи наһиясе Бәлех (бистә)
13 Тимурмәлик наһиясе Бахманруд
14 Фәрхар наһиясе Фәрхар
15 Хәмәдани наһиясе Мәскәү (бистә)
16 Насыйри Хөсрәү наһиясе Бәһари
17 Хәвалиң наһиясе Хәвалиң
18 Хәрасан наһиясе Абикиик
19 Шәһәртус наһиясе Шәһәртус
20 Шәмсетдин Шаһин наһиясе Шураабад
21 Яван наһиясе Яван

Икътисад

үзгәртү
 
Нурек ГЭСы буасы
  • Вәхыш каскады — Таҗикстан Республикасында иң зур гидроэлектростанция комплексы. Каскад җиде станциядән тора. Гамәлдәге каскад станцияләренең куәте — 4 775 МВт, электр энергиясен проект белән эшләп чыгару – елына 20 млрд кВт•сәг (тулысынча гамәлгә ашырылган каскад булганда, куәте 9 262,5 МВт тәшкил итәчәк, электр энергиясен проектлы эшкәртү – елына 37 млрд кВт•сәг. тирәсе.)
  • Нурек ГЭСы| 3 000 МВт / елга 11 млрд кВт / сәг.
  • Байпаза ГЭСы / 600 МВт / елга 3 500 млрд кВт / сәг.
  • Саңтуда-1 ГЭСы/670 МВт / 2 700 млрд кВт / сәг.
  • Саңтуда-2 ГЭСы |220 МВт| 900 млн кВт / сәг.
  • Баш ГЭС| 240 МВт / 1300 млн кВт / сәг.
  • Күчешләр ГЭСы |30 |220 млн.
  • Үзәк ГЭС |15 |110 млн.
  • Нурек ГЭСы: плотинаның биеклеге 300 м, электр станциясенең куәте 3000 МВт. Нурек ГЭСы республикада электр энергиясе эшләп чыгаруның якынча 75% ын тәэмин итә.
  • Җиңел (мамык чистарту, күн-аяк киеме), азык-төлек (май, ит, он тарттыру, җиләк-җимеш консервасы), химия (Вәхыш азот-тук заводы), электротехника һәм металл эшкәртү сәнәгатьләре үсеш алган.
  • Нефть, газ, таш тоз чыгару.
  • Сугарулы игенчелек (Вәхыш каналы һәм башкалар). Нечкә җепселле мамык, бөртеклеләр (бодай, арпа, кукуруза, дөге), бәрәңге, яшелчәләр үстерелә. Җиләк-имеш (шул исәптән цитруслылар) үстерү. Йөземчелек. Яран плантацияләре. СССРда бердәнбер шикәр камышы сәнәгати плантациясе. Гиссар һәм каракүл сарыклары үрчетү, сөт терлекчелеге. Мөгезле эре терлек, дуңгыз һәм кәҗә үстерәләр. Ефәк үстерү. Төбәк 2014 елда республикада бөртеклеләр (828,8 мең тонна), мамык-чимал (262,8 мең тонна), яшелчә (846,1 мең тонна), бакча культуралары (422,9 мең тонна), җиләк-җимеш (125,8 мең тонна), виноград (83,0 мең тонна) җитештерү буенча беренче урынны алган. 2013 елда Таҗикстан буенча мөгезле эре терлек (1940,6 мең), сарыклар һәм кәҗәләр (849,9 мең) саны буенча беренче урынны алган.
  • Танобчи-Кызылсу бальнеодәвалау курорт җирлеге.
  • Нарәкта 2200 м биеклектә Космос хәл-әхвәлен күзәтү системасының «Тәрәзә» («Нурек») оптик-электрон комплексы урнашкан.

Шәхесләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. https://tj.sputniknews.ru/20211012/tajikistan-itogi-perepis-naseleniya-1042793998.html
  2. Численность населения Республики Таджикистан на 1 января 2015 года. Сообщение Агентства по статистике при Президенте Республики Таджикистан.. әлеге чыганактан 2015-07-02 архивланды. 2016-05-15 тикшерелгән.
  3. Том 3. Национальный состав и владение языками, гражданство населения Республики Таджикистан (2010) (PDF), archived from the original (PDF) on 2013-10-14, retrieved 2022-11-15 
  4. CensusInfo - Data.(үле сылтама)Калып:Dead link
  5. Указ Президиума Верховного Совета Таджикской ССР «Об упразднении Хатлонской области и образовании в составе Таджикской ССР Кулябской и Курган-Тюбинской областей» от 24 января 1990 года // Коммунист Таджикистана. — № 21 (17964). — 25.01.1990. — С. 1.
  6. Административно-территориальное деление республик, входивших в состав СССР // Российская империя. История государства Российского

Сылтамалар

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан. Кишоварз, 2015.