Наһия

административ бүленеш берәмлеге, район

Наһия, нахия (гарәп. ناحيةNāḥiyah) ― административ бүлек, район;[1] Госман империясендә икенче дәрәҗәдәге административ бүленеш (муниципалитет).

Наһия

Аерым алганда, Госман империясенең көньяк славян биләмәләрендә кулланылган. Сербиядә наһияләр паша вәкиле булган муселим(серб.) (мөдир) идарә иткән нежиннарга һәм авылларга бүленгәннәр.[2] 1834 елда Сербиядә наһия округ дип үзгәртелә, Черногориядә наһияләргә бүленеш 1918 елга кадәр саклана.

Наһия ― шулай ук Азәрбайҗанның һәм Көнчыгышның территориаль бүленешендә тарихи яктан барлыкка килгән административ-территориаль берәмлек. Сәфәвиләр дәүләтендә ил вилаятьләргә бүленгән. Вилаятьләр белән ханнар яки солтаннар идарә иткән. Вилаятьләр казаларга (өязләргә) бүленгән, алар белән хәкимнәр яки казыйлар җитәкчелек иткән. Казалар мәхәлләләргә бүленгән. Мәхәлләләрне наибләр, кайбер очракларда мәликләр җитәкли. Мәхәлләләр наһияләргә бүленәләр. Наһияләр белән биләр җитәкчелек иткән. Наһияләр авылларга һәм бистәләргә бүленгән.

Хәзерге заман

үзгәртү

Административ берәмлек буларак, Якын Көнчыгыш илләрендә (Иордания, Сүрия, Мисыр, Ливан һәм Гыйракта), Кытай составындагы Шеңҗан-Уйгыр автономияле районында һәм Таҗикстанда хәзер дә кулланыла. Таҗикстанда ул икенче дәрәҗәдәге административ берәмлек, шул ук вакытта Сүрия, Гыйрак, Ливан, Иордания, Синьцзян һәм элеккеге Госман империясендә (анда наһия белән бергә буҗак дип аталган) бу ― өченче дәрәҗә яки түбәнрәк административ берәмлек.

 
Таҗикстан наһияләре

Гадәттә, наһиядә кечкенә шәһәр яки авыллар (кышлаклар) була, берничә наһия зуррак административ берәмлек — вилаять (һәм башка җирле исемнәр) төзи. Наһия үзе вак торак пунктларга (шәһәр, авыл, бистә җәмәгатьләренә) бүленә. Мәсәлән, Таҗикстанда Пәнҗәкәнт наһиясе унөч башка наһия һәм берничә шәһәр белән бергә Согыд вилаяте составына керә һәм, үз чиратында, административ рәвештә 14 авыл җәмәгатенә (таҗ. ҷамоати деҳот) бүленә.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү