Эмомали Раһмон
Имамгали Рәхман (таҗ. Эмомалӣ Раҳмон, 2007 елга кадәр — Имамгали Шәриф улы Рәхманов, таҗ. Эмомалӣ Шарифович Раҳмонов[1]; 5 октябрь 1952) — таҗик дәүләт эшлеклесе, Таҗикстан Югары Шурасы рәисе (1992—1994), 1994 елдан — Таҗикстан президенты.
Эмомали Раһмон | |
---|---|
Таҗикстан президенты | |
Вазыйфада 16 ноябрь 1994 – х.в. | |
Аңа кадәр | Рәхман Нәбиев Акбаршо Искандаров (в.б.) |
Таҗикстан Югары Шурасы рәисе | |
Вазыйфада 27 ноябрь 1992 – 16 ноябрь 1994 | |
Аңа кадәр | Әкбәрша Искәндәров |
Дәвамчысы | Сәфәргали Рәҗәбов, Югары Мәҗлесе рәисе буларак |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 5 октябрь 1952 (72 яшь) Дангара[d], Таҗик Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Сәяси фирка | Таҗикстан халык-демократик фиркасе |
Җефет | Азизмо Асадуллаева[d] |
Балалар | уллар: Рөстәм, Саман кызлар: Фирүзә, Азадә, Рухшона, Тәһминә, Пәрвинә, Зәрринә һәм Фәрзанә |
Белем | Таҗик дәүләт университеты |
Сугышлар/бәрелешләр | Таҗикстан ватандашлар сугышы[d] |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүИртә еллар
үзгәртүИмамгали Рәхман 1952 елның 4 октябрендә Таҗик ССР Куляб өлкәсенең Дангара бистәсендә туган, гаиләсендә өченче бала булган. Мәктәпне тәмамлагач, Кургантүбә майзаводында электрик булып эшләгән. 1971—1974 елларда Тын океан флотында матрос булып хезмәт иткән. Хезмәттән соң заводка кайта, шулай ук сатучы булып эшли.
1982 елда Таҗик дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 1976—1988 елларда төрле колхозларда идарә итү вазифаларында эшләгән.
Сәяси карьера
үзгәртү1990 елда Таҗик ССР Югары Шурасының халык депутаты булып сайланылган. 1992 елның ноябрендә Таҗикстан Югары Шурасы рәисе булып сайланылган. 1994 елда президент вазифасына сайланылган. Раһмонның хакимияткә килүе Таҗикстанда ватандашлар сугышы периоды һәм шуннан соңгы тынычлыкны торгызу белән бәйле булган.
1999, 2006 елларда перзидент вазифасына кабаты сайланылган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2024 ― Дуслык ордены (Татарстан)[2]
- 2022 ― 3нче дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (Россия)
- 2012 ― «Һейдәр Әлиев» ордены (Азәрбайҗан)
- 2008 ― 1нче дәрәҗә Кенәз Ярослав Мудрый ордены (Украина)
- 2002 ― 1нче дәрәҗә Достык ордены (Казакъстан)
- 1999 ― Таҗикстан Каһарманы
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Президент Таджикистана поменял имя. BBC. әлеге чыганактан 2012-05-07 архивланды. 16 августа 2008 тикшерелгән.
- ↑ Рахмон Миңнехановка Татарстан-Таҗикстан бизнес-форумын оештырырга тәкъдим итте. Татар-информ, 22.02.2024