Нәзифә Кадыйрова

(Näzifä Qadıyrova битеннән юнәлтелде)

Нәзифә Кадыйрова, Нәзифә (чын исеме Нәсифә) Җәвәт кызы Кадыйрова (1954 елның 13 апреле, СССР, РСФСР, БАССР Учалы районы Ахун) ― эстрада җырчысы. Россия Федерациясенең (2005) һәм Татарстанның (1996) атказанган, Башкортстан АССРның халык (1987) артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1994). Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022)

Нәзифә Кадыйрова
Туган телдә исем Нәсифә Җәвәт кызы Кадыйрова
Туган 13 апрель 1954(1954-04-13) (69 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Ахун
Яшәгән урын Зәки Вәлиди урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре җырчы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе (1994)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1954 елның 13 апрелендә БАССР Учалы районы Ахун авылында туган. Уфада сәнгать укуханәсен (1971) тәмамлаган. 1971 елдан Уфада филармония солисты.

Иҗаты үзгәртү

 
Нәзифә Кадыйрова

Каракалпакстанда (1976), Якутиядә (1978). Мәскәүдә (1997) «БАССР (БР) мәдәнияты һәм әдәбияты көннәре»ндә катнаша.

  • Рим Хәсәновның «Мандолина» җыры белән Мәскәүдә «Җыр белән тормыш буенча» (С песней по җизни) (1979) конкурсында катнашып, популярлык казана. Сочида «Совет җырларын башкаручыларның бөтенроссия конкурсы»нда (1980) катнашып, диплом иясе була. Төркиядә фестивальдә «Алтын банан» премиясе (1993) ала.
  • Мәскәүдә «Россия» концертлар залында, П.И. Чайковский исемендәге залда чыгыш ясый.
  • Людмила Гурченко, Иосиф Кобзон, Валерий Леонтьев, Лев Лещенко, Мөслим Магомаев, Роза Рымбаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Чепрага, Леонид Серебрянников, Ксения Георгиади белән бергә чыгыш ясый. Композиторлар Владимир Шаинский, Ян Френкель, Микаэл Таривердиев, Сергей Саульский, Давид Тухманов, Евгений Мартынов белән хезмәттәшлек итә.
  • Салават Низаметдиновның «Половинки» (Яртылар) мюзиклында (рус.) җырлый, «Звезда любви» (Мәхәббәт йолдызы) рок-операсында (рус.) Ана (Мәдинә) партиясен башкара.[2]
  • Польша, Монголия, Алмания, Маҗарстан, Дания, Һиндстан, Шри-Ланка, Италия, Швеция, Австрия, Төркиядә чыгыш ясый.

Репертуар үзгәртү

Дискография үзгәртү

«Нәзифә Кадыйрова җырлый» (гигант-диск). «Мелодия» фирмасы (1979)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССР атказанган артисты (1982)
  • БАССР халык артисты (1987)
  • ТР атказанган артисты (1996)
  • РФ атказанган артисты (2005)
  • Салават Юлаев премиясе (1994)
  • Халыклар дуслыгы ордены (БР) (2014)
  • Уфа шәһәренең мактаулы гражданы (2022) ― югары һөнәри осталыгы, мәдәният өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасы һәм Уфа музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен [4].

Гаиләсе үзгәртү

Ире – бозда мотокросс буенча 6 тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыйров (1941―1993)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү