Хәмит Латыйпов

Хәмит Латыйпов, Хәмит Нәҗип улы Латыйпов (псевдонимы Хәмит Латыйф (Хәмит Латыйп), 1949 елның 5 марты, Пермь өлкәсе, Губаха) — рәссам (график, нәкышчы), шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, сыннар ясаучы. Татарстан язучылар (2002 елдан) һәм Россия рәссамнар (1998 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2015).

Хәмит Латыйпов
Хәмит Латыйф

Тугач бирелгән исеме: Хәмит Нәҗип улы Латыйпов
Псевдонимнар: Хәмит Латыйф
Хәмит Латыйп
Туу датасы: 5 март 1949(1949-03-05) (75 яшь)
Туу урыны: Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Пермь өлкәсе, Губаха
Милләт: татар
Ватандашлык: Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, рәссам
Иҗат итү еллары: 1970х. в.
Юнәлеш: шигърият
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Җир һәм күк» (1997, Туймазы)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
  Тышкы рәсемнәр
  Шәмәрдәндәге күргәзмәсе.
 
Х. Латыйпов. «Әңгәмә». 2007. Картон, пастель.
Фото: artmuseum.ru
 
Шәмәрдән лицеендагы күргәзмәсе афишасы

1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсе (2005 елдвн Пермь крае) Губаха шәһәрендә (19281941 елларда бистә, 1941 елдан шәһәр) туган. 1949 елда гаиләсе БАССРның Илеш районы Бүләк (Бүләр ?) авылына күченә. Хәмиткә 7 ай вакытта әнисе, 13 яшьтә әтисе вафат була. БАССР Илеш районы Тыпый авылы татар мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлый (1964), Уфа музыка-педагогия укуханәсенә укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый.

19721973 елларда Мәскәү өлкәсе Загорск районы (1991 елдан Сергиев-Посад районы) Богородское авылында (хәзер штб) уенчыклар фабрикасы каршындагы сәнгать-сәнәгать техникумында агачтан уеп эшләү алымнарын үзләштерә.

19741978 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укып, «рәссам (мастер-кисүче)» белгечлеге ала[1].

19781983 елларда ТАССР Яр Чаллы шәһәренең сәнгать фондында эшли, балалар бакчаларын, җәмәгать оешмалары биналарын бизәүдә катнаша.

1983 елдан БАССР Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 19831990 елларда «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли. Декор һәм ефәккә язу техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Туймазы «Медицина пыяласы» заводының сувенирлар бүлеге өчен сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара. Киндердә 50гә якын картина яза. Шигырьләрен Татарстан һәм Башкортстан гәҗит-журналларында бастыра. 1997 елда Туймазыда «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга. Китапны автор үзе ясаган рәсемнәр белән бизәгән. 19992000 елларда Туймазы шәһәренең 49нчы санлы укуханәсендә «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлегендә укытучы булып эшли.

20002002 елларда Казанда «Туран» оешмасында сувенирлар, җиһазларны уеп бизәкләп эшкәртү белән шөгыльләнә. 20022003 елларда Саба районы Шәмәрдән эшчеләр бистәсенең (19482005 елларда эшчеләр бистәсе, 2005 елдан авыл) музыка-рәсем сәнгате мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли.

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Рәссам-шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, график, сыннар ясаучы һәм җитен тукымага майлы буяулар белән рәсем төшерү остасы булып таныла. Иҗаты агачтан уеп ясалган әсәрләрдән башлана: дивар паннолары «Шүрәле» (1975), «Тукучылар» (1977), «Сандугач» (1978), «Төрепкә тоткан карт» (1978), ике яклы ишек «Тукай әкиятләре мотивлары буенча» (1983) һ. б. ясый. Агачтан уеп ясаган эшләре чигү, киез келәм, күн мозаика бизәкләрен хәтерләтә һәм татар фольклоры, легенда һәм бәетләре сюжетларына корыла.

1986 еллардан башлап керамика өлкәсендә актив эшли: декоратив вазалар, сервизлар, кечкенә сыннар (скульптура), шамоттан, фарфордан, бисквиттан, фаянстан пластик эшләнмәләр ясый.

1995 елларда картиналарын пастель техникасында яза башлый.

Казанның меңьеллыгына сувенир үрнәкләре һәм агачтан уеп ясалган дивар тәлинкәләре (400 данә) сериясен булдыра. Халыкара, Росиякүләм, зона, төбәкара, республика, шәһәр күргәзмәләрендә катнаша, шәхси күргәзмәләрен (2016, 631 июль, Яр Чаллы картиналар галереясы[2]; 2018, 11 гыйнвар12 февраль, «Энергетик» Мәдәният сарае[3] һ. б.) оештыра.

Иҗади эшләре «Хәзинә» милли сәнгать галереясында, «Казан» ММҮ музеенда, «Туран» милли-мәдәният үзәге фонды» ҖЧҖ, Болгар сәнгать музенда, Арча районы Яңа Кырлай авылындагы Тукай музеенда, Саба районы Шәмәрдән авылы лицее сәнгать галереясында[4] саклана.

  Х. Латыйпов иҗатына милли тамырларга омтылу хас. Татар халкының фольклор мирасына мөрәҗәгать итеп, рәссам мифологик образларны күреп була торган итә, халыкчан архетипларның символикасын тудыра. Әсәрләре музыкаль ритмлы булуы, форманы бизәкләр аша аңлатырга тырышу, шартлы киңлек булдыру, татар орнаменты образларын һәм мотивларын иркен куллану белән аерылып тора[5][6]
Г. Ф. Вәлиева-Сөләйманова, сәнгать белгече
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Латыпов Хамит Назипович.(үле сылтама) artru.info (рус.)
  2. Персональная выставка Латыпова Хамита Назиповича. Культура.РФ, 06.07.2016 (рус.)
  3. Открытие персональной выставки Хамита Назиповича Латыпова. Сайт ДК Энергетик, 12.01.2018 (рус.)
  4. Выставка-графика художника Хамита Латыйфова.(үле сылтама) Сайт МБОУ «Шеморданский лицей» на портале «Электронное образование в Республике Татарстан»
  5. Энциклопедия Татарстана, 3 том, 2006 г.
  6. 92 произведения графики и скульптуры было представлено на выставке Хамита Латыпова. Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты (рус.)

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү