Теләнче-Тамак авыл җирлеге
Теләнче-Тамак авыл җирлеге (рус. Тлянче-Тамакское сельское поселение) ― Татарстанның Тукай муниципаль районында урнашкан муниципаль берәмлек.
| ||
Ил | ||
---|---|---|
Статус | ||
Төбәк | ||
Административ үзәк | ||
Нигезләү датасы | ||
Рәис |
Нәҗметдинов Рамил Шәрипьян улы | |
Халык саны (2021) |
1723 | |
Сәгать поясы | ||
https://vk.com/tltm_tuk |
Авыл җирлеге составына 5 торак пункт керә: Теләнче-Тамак (административ үзәге), Останково (үзәктән 5 км), Казаклар (2 км), Таулык (5 км), Хуҗи (3 км) авыллары. Район үзәге Яр Чаллы шәһәреннән көньякта урнашкан, Теләнче-Тамак авылына кадәр ара 37,1 км.
2022 елның 1 гыйнварына: авыл җирлеге территориясе 1054,6 га; торак пункт эчендә юлларның озынлыгы 19.1 км артык; халык саны ― 1723. [1]
2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча халык саны — 1821 кеше. Теләнче-Тамак, Казаклар, Таулык, Хуҗи авылларында абсолют күпчелек татарлар, Останково авылында руслар яши, бик аз санда башкортлар, үзбәкләр, таҗиклар, чуашлар, әрмәннәр, мордвалар, украиннар, марилар бар.
Авыл җирлеге территориясендә Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе [2], VIII төрдәге махсус (коррекцион) мәктәп-интернат [3], «Акчәчәк» балалар бакчасы, Тукай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, Мәдәният йорты, Теләнче-Тамак, Казаклар, Останково авылларында китапханәләр, почта элемтәсе бүлекчәсе, участок амбулаториясе, Казаклар һәм Таулык авыллары ФАПлары, даруханә пункты, участок ветеринария дәваханәсе, «Кама» агрофирмасы ҖЧҖнең 6нчы бүлекчәсе, Тукай РЭС подстанциясе, Сбербанк филиалы, янгын депосы, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ участогы, «Татарстан» ТСЖ, Теләнче-Тамак авылында 2 мәчет («Мирас», «Фәйзрахман»), Таулык авылында мәчет, Казаклар авылында мәчет, Останково авылында Спас чиркәве, Советлар Союзы Герое Нурмый Шәрипов бюсты, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга обелисклар, терлекләр каберлеге урнашкан.
Авыл җирлеге белән бәйле шәхесләр
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Тлянче-Тамакское сельское поселение. О поселении. 2023 елның 20 апрель көнендә архивланган. Тукаевский муниципальный район
- ↑ МБОУ «Тлянче-Тамакская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова» Тукаевского муниципального района РТ, archived from the original on 2021-05-07, retrieved 2023-04-20
- ↑ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Тләнче -Тамак мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе, archived from the original on 2022-08-10, retrieved 2023-04-20
- ↑ Три героя из одного поселения. Светлый путь, 24.12.2017
Сылтамалар
үзгәртү- Тлянче-Тамакское сельское поселение ВКонтакте
- Тлянче-Тамакское сельское поселение. О поселении. 2023 елның 20 апрель көнендә архивланган. Тукаевский муниципальный район