Останково чиркәве

православие храмы (Тукай районы, Татарстан, Россия)


Останково чиркәве, Останково авылында Спас гыйбадәтханәсе (рус. Спасский храм в с. Останково, храм Нерукотворного Образа Спасителя архангела Михаила) ― Татарстанның Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авыл җирлегенә керүче Останково авылында урнашкан православие храмы. Рус правоославие чиркәве Татарстан митрополиясе Казан епархиясе Кама аръягы благочиниесенең иң борынгы гыйбадәтханәләренең берсе. [1] Хәзерге вакытта җимерелгән хәлдә.

Чиркәү
Останково чиркәве
Останкау чиркәве. Хәзерге халәте
Останкау чиркәве. Хәзерге халәте
Останкау чиркәве. Хәзерге халәте
Ил Россия
Район Татарстан, Тукай районы, Останково
Координатлары 55°30′17″ 52°41′21″
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе
Кама аръягы благочиние округы 
Бина төре бер башлы кирпеч гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 1798—??? еллар
Халәте торгызыла

Тарих үзгәртү

 
Элекке алпавыт Останковлар утары хәрабәләре (хәзерге күренеш)
 
Чиркәү һәм алпавыт Останковлар утары

Торак пункт XVII гасырның икенче яртысында Бикмәт авылы буларак нигезләнгән, соңрак Түбән Бәшенде буларак искә алынган. 1750-елларда мондагы җирләрне Казан драгун полкы (ru) капитаны Иван Иванович Останков сатып ала, Бәшенде авылы йортларына крепостной рус крестьяннарын урнаштыра. Яңа авыл төрлечә аталган: Ново-Спасское, Останково яки Бәшенде-Останково. 1920 елга кадәр авыл Бәшенде-Останково волосте үзәге булган. [2]

Спас чиркәве гыйбадәтханәсен 1798 елда алпавыт Иван Иванович Останков төзи башлаган. 1841-1845 елларда аның улы, алпавыт Николай Иванович Останков акчасына гыйбадәтханә киңәйтелә: аңа трапезная өстәлә, колокольня бастырыла, Михаил Архангел һәм Изге Богородица Раштуасы хөрмәтенә приделлар төзелә. [1]

Уртача зурлыктагы гыйбадәтханә, үзгәртеп корылганнан соң, немец тамырлары булган рус архитекторы Константин Тон проектларына хас булган формалар һәм декорлар ала. К. Тон – Николай I патшалыгы чорының эклектик рус―Византия стиленә нигез салучы һәм иң эре вәкиле. Аның проекты буенча Мәскәүдә Гайсә Коткаручы Гыйбадәтханәсе (ru) һәм Зур Кремль сарае (ru) төзелгән.

Гыйбадәтханәне төзегәндә ул вакыттагы архитектура нормаларына хас булган: фронтоннар, скульптуралар белән бизәлгән колоннада, биек агач тәрәзәләр барлыкка килгән. Гөмбәз өлеше үзе биек түгел, янәшәдә трапезная урнашкан, архитектура ансамблен манара йомгаклый. Колокольняны ярты гасырдан соң алпавытның токымы Николай Останков Архангел Михаил һәм Изге Богородица Раштуасы хөрмәтенә төзеткән. Гыйбадәтханә территориясендә каберлекләр сакланган, монда меценатлар һәм гомерләрен гыйбадәтханә территориясендә хезмәт итүгә багышлаган кешеләр җирләнгән.[1]

Хәзерге халәте үзгәртү

Гыйбадәтханәдә соңгы гыйбадәт кылу 1930-елларга карый. Революциягә кадәрге документлар югалган һәм төгәл датасы төгәл билгеле түгел, барлык гыйбадәтханә җиһазы, шул исәптән иконалар да урланган. Соңрак бу урынны «Мәгариф» колхозының авыл хуҗалыгы культуралары склады итеп үзгәртәләр, колхоз бөтенләй үз эшен туктаткач, бина ташландык хәлдә кала. 83 елдан соң гына монда молебен укыла, әмма объектны реконструкцияләү билгесез вакытка туктап кала.

2013 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий билгеләве буенча, бу гыйбадәтханә Тукай районы Новотроицкое авылының Живоначальная Троица храмы мәхәлләсенә караган итеп билгеләнә. 2013 елның 20 июлендә Новотроицкое авылының Троица чиркәве клиригы рухани Александр Щенников беренче молебен укыган. Күрше Сарман районында Спас чиркәвенең югалган дип исәпләнүче чаңы табылган. 2015 елда престолда алтарь урнаштырылган һәм анда беренче Илаһи литургия үткәрелгән, аның хезмәтен Новотроицкое авылындагы гыйбадәтханә настоятеле иерей Александр Щенников җитәкләгән, аңа Олы Шилнә авылындагы Изге Троица гыйбадәтханәсе настоятеле протоиерей Рафаил Миронов ярдәм иткән.[1]

Гыйбадәтханәне реконструкцияләүгә төрле елларда битараф булмаган кешеләр алына, әмма төрле сәбәпләр аркасында эш төгәлләнми калган. Соңгы елларда гыйбадәтханә турында бөтенләй онытылган. Әмма вакыт узу белән проблемалар тагын да кискенләшә: трапезная түбәсе тулысынча җимерелә. Кайбер җирле кешеләр үз көчләре белән гыйбадәтханәне торгызырга тырышалар: алар территорияне тәртипкә китерәләр һәм мәйданны дини атрибутлар: иконалар һәм шәмнәр белән тутыралар. Меценатлар ярдәме белән алтарь төзелгән һәм пластик тәрәзәләр куелган. Шулай ук ишекләр алыштырылган, электр һәм су үткәрелгән. Шартлары начар булса да, элек зур православие бәйрәмнәре хөрмәтенә биредә литургияләр үткәрелгән. [1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Анастасия Клевцова. Взгляд в прошлое. Как 200 лет назад процветали храмы, которые сейчас в руинах. Chelny-biz.ru, 14.04.2023(рус.)
  2. Останково. Институт Татарской Энциклопедии

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү