Хәмит Зөбәер Кошай

Хәмит Зөбәер Кошай (18971984) — татар галиме, археолог, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле, ЮНЕСКОның ачык һавадагы музейлар комитеты рәисе[1].

Хәмит Зөбәер Кошай
Туган 1897(1897)
Теләнче-Тамак, Минзәлә өязе, Уфа губернасы
Үлгән 1 октябрь 1984(1984-10-01)
Истанбул, Төркия
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы
Әлма-матер Будапешт университеты[d]
Һөнәре археолог-галим
Гыйльми дәрәҗә: фәлсәфә докторы[d]

Хәмит Зөбәер 1897 елда Минзәлә өязе Теләнче-Тамак авылында туа. Башта ул әтисенең туганы — шул яклардагы мәшһүр Габделҗаббар хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Аның анасының сеңлесе Ризаэтдин Фәхретдиндә кияүдә була. Атасы Хәмитне укуын давам итәр өчен Бохара мәдрәсәсендә укучы абыйсы янына җибәрергә тели, тик 9 яшьлек Хәмит Ризаэтдин Фәхретдин ярдәме белен Истанбулга укырга җибәрелә. Ул Галатасарайда урнаша.

1912 елда Хәмит Зөбәер укуын уңышлы тәмамлап, лицей сыйныфына укырга керә. Балкан сугышы башлану сәбәпле укулар тукталып тора һәм Хәмит яралы сугышчыларны дәвалый торган госпитальдә хезмәт итә. 1914 елдан ул Солоникадагы Мидхәт паша мәктәбендә укый башлый. Бераздан ул югары белемне Маҗарстанда алмакчы булып, Австрия консуллыгына мөрәҗәгать итә, тик китмичә кала. Истанбулда ике ел укыганнан соң ул мөгаллимлек дипломын ала һәм Кадикәй бистәсендә мәктәптә физик тәрбия укытучысы булып эшли башлый.

1917 елда Хәмит Маҗарстанга китә, Будапештта университет тәмамлый һәм 1925 елда, инде доктор дәрәҗәсен алып, Төркиягә кайта. Ул мәгариф министрлыгы кармагындагы китапханәләрдә инспектор булып эшли. Соңрак ул берничә китапханәнең мөдире булып билгеләнә.

1930 елларда Хәмит үзенә Кошай фамилиясен ала.

Хәмит Зөбәер инглиз, алман, маҗар телләрен яхшы белгән. Ул дөньяның төрле илләрендә уздырылган төрле конференцияләрдә чыгыш ясый. Ул археология, этнография, фольклор буенча дөньякүләм белгечләрдән саналган. Х. Зөбәер төрек Тарих җәмгыятен оештыруда актив катнаша. Төркиядә алып барган фәнни эшчәнлеге һәм Төркия мәдәнияте һәм мәгарифе өлкәсендәге фидакяр хезмәтләре өчен ул Төркия мәдәният министрлыгыннан рәхмәт, төрек Тарих җәмгыятеннән мактау кәгазе, Истанбул музейлар клубыннан «Иске музейчы» бүләгенә, мәдәният министрлыгы тарафыннан 1980 елда «Иң яхшы халык белемчесе» дигән премиягә лаек була.

Хәмит Зөбәер гомере дәвамында «Төрек урду» журналында татар халкының өдәбиятына, тарихына, этнографиясенө багышланган мәкалаләрен бастырып бара. Шулар арсында аның 1954 елның апрель, 1957 елның май саннарында үзе аралашып яшегән, хөрмәт иткән Закир Кадыйри һәм Сания Гыйффәткә багышланган некролог мәкалаләре чыккан. 1977 елда «Тарих корумы» битләрендә аның «Йосыф Акчура» дигән мәкаләсе басыла. Гаяз Исхакый чыгарган «Яңа милли юл» журналында да, 50 нче елларда чыккан «Азат ватан» журналында да, татар эшкуары Ә. Мәңгәр ярдәме белән 70 нче елларда 10 ел дәвамында чыгып барган «Казан» журналында да галимнең татар өдәбиятына, аның күренекле вәкилләренә багышланган һәм татар халкы тарихына караган мәкаләләре еш басылган.

Хамит Зөбөер Кошай Төркиядә татар эмигрантларын бергә туплап, оештырып яшәүче Садри Максуди, Әхмәт Тимер, Габделбари Баттал һәм башкалар белән якын аралашкан.

Хәмит Зөбәер Кошай 1984 елда вафат була.

1985 елда Истанбулда аның үлеменең бер еллыгы уңае белән Хәмит Зөбәер Кошайны искө алу конференциясе уздырыла. Конференция материаллары буенча «Төрек культур араштырмалары» журналы үзенең бер санын (1986 ел, февраль) аңа багышлап чыгара. Журналда төрек галимнәренең, Аурупаның танылган археологларының аның фән өлкәсендәге хезмәтләренә олы бәя биргән һәм дөнья фәнендәге урынын билгеләгән мәкаләләр басылган, дөньякүлөм танылган галимнөрнең төрле елларда аңа язган хатлары урнаштырылган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Гаффарова Ф.Ю. Татар мөһаҗирләре. — Казан: «Фән» нәшрияты, 2004. — 88 б.