Нигъмәтулла Габдуллин

Нигъмәтулла Габдуллин, Нигъмәтулла Төхфәтулла улы Габдуллин (1937 елның 23 майы) — төзүче-новатор, монтажчы, балта остасы, бетонщик 23 май 1937(1937-05-23), Казаклар (Тукай районы), Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР8 май 2021(2021-05-08) (83 яшь), Чаллы, Татарстан, Россия) — Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981), Яр Чаллы шәһәренең Почётлы гражданы (1999).

Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 23 май 1937(1937-05-23)
Туу урыны Казаклар (Тукай районы), Тукай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 8 май 2021(2021-05-08) (83 яшь)
Үлем урыны Чаллы, Татарстан, Россия
Бүләкләр
Ленин ордены Социалистик Хезмәт Каһарманы Хөрмәт Билгесе ордены

Биографиясе үзгәртү

Габдуллин Нигъмәтулла Төхфәтулла улы 1937 елның 23 маенда Татарстан АССР Ворошилов (хәзерге — Тукай) районы Казаклар авылында туган.

1955 елда Воткинск машина төзү заводына эшкә керә.

1966 елда Воткинск машина төзелеше техникумын тәмамлый.

1970 елда «Камгэсэнергострой» «Металлургстрой» төзелеш идарәсенең СМУ-24 комплекслы бригадасы бригадиры була. Төзүче булып эшләгәндә, Түбән Кама ГЭСы (шлюзларның биек терәк стенасы, гидростанциянең 5 нче секциясе), двигательләр һәм запас частьләр ремонтлау буенча заводлар «КамАЗ» Җитештерү Берләшмәсенең Кою заводының югары катлам фундаментлары төзелешендә катнашкан.

1987 елда, Түбән Кама энергия-төзелеш техникумын тәмамлап, прораб, аннары Татарстанның Алабуга районы «Котловский» совхозының баш инженеры итеп билгеләнә.

1992 елдан алып 1998 елга чаклы Яр Чаллы шәһәрендәге «Янус» ПФК (хәзер ООО) баш инженеры булып эшли.

Бүләкләре һәм исемнәре үзгәртү

  • 1981 елда 2нче чиратны төзегәндә һәм КАМАЗ куәтләрен үзләштерүдә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә. Абдуллин бригадасы өч ел һәм 9 ай эчендә 10нчы бишьеллык (1976—1980) биремнәрен, ә бригадир үзе 7 еллык норманы үтәгән.
  • Шулай ук Абдуллин ике Ленин ордены, «Хөрмәт билгесе» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
  • 1999 елда Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины итеп сайлана.

Хәтер үзгәртү

1978 елда Казанда Р. Вәлиевның Абдуллин бригадасына багышланган «Таяну ноктасы» дигән китабы чыга.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Энциклопедия города Набережные Челны. — Казань: «Идель-Пресс», 2007. — 431 с., 16 л. ил., цв. ил., портр. — ISBN 978-5-85247-177-2.
  • Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан, 1999.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү