Рәмзи Низамов

профессор (Казан, Россия)

Рәмзи Низамов, Рәмзи Низам улы Низамов (1939 елның 7 гыйнвары, СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Теләнче-Тамак) ― ветеринар-микробиолог, ветеринария фәннәре докторы (1991), профессор (1997), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999).

Рәмзи Низамов
Туган телдә исем Рәмзи Низам улы Низамов
Туган 17 гыйнвар 1939(1939-01-17) (85 яшь)
СССР, РСФСР, Ворошилов районы (Татарстан АССР), Теләнче-Тамак
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре галим-ветеринар
Балалар ике бала
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1939 елның 7 гыйнварында Татарстан АССР Ворошилов районы үзәге Теләнче-Тамак авылында туган. Теләнче Тамак урта мәктәбен тәмамлагач, 1958―1961 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәттә булган. Казан дәүләт ветеринария институтын (КДВИ, 1967), КДВИ каршында аспирантура (1972) тәмамлаган. Радиобиология буенча фән кандидатлыгына диссертация яклаган (1972).

1969―1972 елларда ― Кукмарада ветеринария станциясендә табиб-эпизоотолог.

1973 елдан ― Бөтенсоюз (1991 елдан Бөтенроссия) дәүләт фәнни-тикшеренү ветеринария институтында: кече, әйдәп баручы хезмәткәр, 1994 елдан ― Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәгенең (рус. Фцтрб-ВНИВИ) радиоэкология һәм радиоиммунология лабораториясе мөдире.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Авыл хуҗалыгы хайваннарында түләмәне (рус. сибирская язва) диагностикалау һәм специфик профилактикалау чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү. 330 фәнни хезмәт, 2 монография[1], 42 норматив инструкция авторы. Уйлап табу эшчәнлегенә 5 патент[2], 33 авторлык таныклыгы алган. Ветеринария фәннәре докторы (1991), профессор (1997).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү