Сергей Рыбаков

этнограф

Сергей Рыбаков, Сергей Гаврила улы Рыбаков (рус. Сергей Гаврилович Рыбаков, 1867 елның 27 сентябре, РИ, Самар губернасы, Самар1921 елның 28 декабре) — музыка белгече-этнограф, дәүләт эшлеклесе, Урал төрки халыкларының музыка фольклоры буенча революциягә кадәр беренче һәм бердәнбер академик басма (1897) авторы[1].

Сергей Рыбаков
Туган телдә исем Сергей Гаврилович Рыбаков
Туган 27 сентябрь 1867(1867-09-27)
РИ, Самар губернасы, Самар
Үлгән 28 декабрь 1921(1921-12-28) (54 яшь)
Рига, Латвийская Республика[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре музыка белгече, этнограф

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1867 елның 27 сентябрендә Самар шәһәрендә туган. 1885 елда Троицкида ир-атлар гимназиясен көмеш медаль белән тәмамлый. 1885—1889 елларда Санкт-Петербург университетының тарих-филология факультетында укый. 1890 елдан юридик факультетта һәм Н. А. Римский-Корсаковның(рус.) композиция классы буенча Санкт-Петербург консерваториясендә белем алган[2].

1893—1901 елларда — Император Рус география җәмгыяте хезмәткәре - фольклорчысы.

1893 елдан башлап, Россия империясенең көнчыгышында һәм Төркестанда этнографик экспедицияләрдә катнаша.

Х1Х—ХХ гасырлар чигендә ул Фәннәр Академиясе һәм Рус география җәмгыяте биреме буенча Урал, Себер, Байкал арты һәм Диңгез буе өлкәләре, Урта Азия һәм Кавказ буенча берничә фольклор-этнография экспедициясе ясый. С. Рыбаков Урал буеның «инородец» дип аталучы кече халыкларының музыкаль-шигъри иҗатын һәм көнкүрешен беренче тапкыр ачучы булып тора. Этнография фәнендә беренче тапкыр ул, традицион мәдәният үзенчәлекләренә карап, башкорт, татар, типтәр, нагайбәкләрнең музыкаль фольклорын тасвирлап кына калмыйча, тирәннән өйрәнү омтылышы ясый.

1898 елда Ырынбур архив комиссиясе хакыйкый әгъзасы итеп сайлана. Рус география җәмгыятенең алтын һәм көмеш медальләренә лаек була.

1901—1908 елларда Байкал арты губернасынең Селенга өязендә, 1908—1911 елларда Тургай наместниклыгында крестьян башлыгы рәсми хезмәтендә була.

Рус география җәмгыяте кушуы буенча 1892, 1894 елларда Көньяк Урал (хәзерге Учалы, Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Зилаер районнары) буйлап фольклор экспедициясендә йөри, җырчы һәм курайчылар белән очрашып, тау башкортларының җыр мирасын өйрәнә һәм язып ала. С. Рыбаков язып алган җырлар арасында «Тәфтиләү», «Ашказар», «Буранбай», «Сибай», «Биеш», «Таштугай», «Гыйльмияза», «Абдрахман», «Салават», «Каһым түрә» кебек җырлар бар. 1812 елгы Ватан сугышы турында сөйләүче «Калмантай», «Мөхтәсип», «Бостак» көйләре бары тик аның язмасында гына сакланып калган.

 
Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары

1896 елда ИРГҖ (ИРГО) биреме буенча С. Рыбаков башкорт һәм татар җырлары турында мәгълүматларын тулыландыру өчен кабат Уфа һәм Оренбург губерналарына экспедициягә чыга. Шул ук вакытта казакъларның шигъри һәм җыр иҗаты үрнәкләрен дә туплый. Экспедицияләрнең нәтиҗәләре «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» фундаменталь этнографик хезмәтенә кертелгән.

1899 елда Тургай өлкәсеннән ул төрекмән, үзбәк, таҗик, яһүд, Урал казаклары халык музыкасының фонографик язмаларын алып кайта һәм РИ Фәннәр академиясе фондына сиксән алты көйдән торган коллекция тапшыра.

1912 елда ул Көнчыгышны өйрәнү Император җәмгыятендә ислам белеме буенча курсларны тәмамлый һәм 1913—1917 елларда РИ Эчке эшләр министрлыгының чит диннәр департаменты чиновнигы булып эшли.

1917 елда революцион Петроградта урам атышлары вакытында С. Рыбаков авыр яралана. 1920 елның җәен ул Кисловодск, Ессентуки, Краснодар госпитальләрендә үткәрә, анда Кавказ һәм Кырым халыкларының фольклорын өйрәнү белән кызыксына. 1921 елның сентябрендә Кырым-Кавказ экспедициясе составында ул Кисловодскига китә, ләкин көчәя барган авыруы сәбәпле, эшне дәвам итә алмый һәм декабрь азагында Мәскәүгә баручы поезд вагонында вафат була. Ригада җирләнгән.

1924 елда, вафатыннан соң, «Татар һәм башкортларның 50 җыры. С. Г. Рыбаков язып алды һәм гармонияләштерде, 1нче чыгарылыш» җыентыгы басыла[3].

Хезмәтләре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү