Казак

Мәгънәләр бите Викимедиа проектында

КАЗАК I и. төрки 1) XV–XVII йөзләрдә крепостной изүдән рус дәүләте чикләренә (Тын, Җаек, Запорожье) качып киткән ирекле кеше, качак. Себердә рус экспансиясенең иң алгы сафында казак төркемнәре баруын да истән чыгармаска кирәк. Ә ул халык һәртөрле качкыннардан, «беткән башлар»дан оешкан булып, иген игү яки мал асрау исәбенә түгел, юлында очраган халыкларны талау исәбенә көн күргән. З.Мифтахов

Логотип Викисловаря
Логотип Викисловаря
Викисүзлектә мәкалә бар «казак»

2) Россиянең XVIII йөзләрдә формалашкан чик өлкәләрендәге (Тын, Кубан, Терек, Ырынбур һ.б.) махсус гаскәри частьларда хезмәт иткән өчен, җирдән ташламалы файдалану хокукы булган хәрби катлау вәкиле. 3) Шул катлау вәкилләреннән төзелгән хәрби частьта хезмәт итүче рядовой. 4) Шул чик өлкәләрдә туып үскән крестьян. Чөнки кәрван кебек төялеп күчүләр, мәшәкатьле булса да, казак өчен бер бәйрәм, уен-көлке кебек бер ихтыяҗ иде. Г.Ибраһимов [1]

Этимология

үзгәртү

КАЗАК[қаºзақ] «казак ; казах», диал. қазақ «вдовый; холостой, холостая; одинокий, солдат» [2], «вид раскладки снопов» [3], казак ат «мерин» [4], казак яту «бездельничать» ~ добр. qazaq «румын», кр.-тат. qazaq «христиан», башк. қазақ қоҙа «шáфер» [5], чув. хосах, хусах «буйдак; тол», хосах «уенда – качучы», хусах (хосах) лаша «казак ат – алаша», хусах йупа «терәк багана» (к.[6]), ш. ук чув. касак варианты да бар: касак шывĕ «янгын сүндерү өчен су», касак яшки «казак ләкшәсе» – өйрә ([7]); мар. ажак, ожак «буйдак» < болг. теленнән, казак «буйдак» < рус. яисә тат.; рус. казак, козак сүзенең мәгънәләре чиксез күп, иң билгелеләре: «украин гаскәрие, украин; татар армиясендә солдат; һәвәскәр солдат (доброволец), рыцарь, атчабар; качкын, сукбай, маҗара эзләүче; казак (украин теле элементлары булган халык); батрак; буйдак; каекларда яллы ишкәкче; хезмәтче, хадим» ([8]) һ.б. Казан губернасы тарихчысы И.А. Износков [9] буенча, казак дип лашманнарны атаганнар һәм хәзерге казаклар дип аталган авылларны лашманнар нигезләгән. К. ш. ук [10].

Бүтән халыкларда: үзб. қазақ, нуг., к.-балк., ком., кр.-тат. қазақ «барымтага йөрүче, юлбасар», чыгт. ([11]) «сукбай» ~ фар. қазақ «хөкүмәткә буйсынмаган кавем» һ.б. Казак сүзенең этимологиясенә багышланган хезмәтләрнең санына чыгу кыен. Татарлар һәм башкортлар төрки казак халкын кыр казагы яки кыргыз казагы дип атаганнар (Хисамова 1981: 183), ягъни казак – «атлы солдат» сүзеннән чыгарылган. Егоров (1964) һәм аннан күрмәкче Р. Батулла [12] да казакны качак сүзеннән чыгара, ләкин бу фонетик закончалыкларга туры килми.

Казаклар үзләре бу этнонимның этимологиясенә багышланган бөтен бер калын том нәшер иттеләр [13]. Қазақ сүзенең этимологиясе белән күптән шөгыльләнүче А. Абдырахманов казақ < каз оқ «каз кабиләсе» дип барса, казакларның күпчелек телчеләре үзләрен бор. сак халкы атамасы белән бәйлиләр (каз сак, имеш), моңа дәлил итеп иске рус. кайсак «казах» сүзен китерәләр. Ләкин бу атама калмык теленнән килә (калм. телендә з авазы йска алмаштырыла: з > йс). Әлеге китап авторларының (алар илле кеше) күбесе әлеге качак вариантын кабатлый һ.б.

Без исә казак сүзенең этимологияләренең иң дөресе нимес тюркологы Аннамари фон Габенныкы дип карыйбыз: казак < казақ < казгак «кышын кар казып үлән ашап йөри торган ат» [14], моңа өстәмә дәлил итеп төркм. ([15]) ғазақый «төрекмән токымлы сарык», үзб. диал. ([16]) қазақы «кыргый ат», себ. қасғақ «ерак юлга китүче» [17], ягъни «казаклыкка, кәсепкә китүче», кр.-тат. қазақташ «сәфәрдәш» сүзләрен китерергә мөмкин. К.[18] К. Казан-у, Кәзәки.[19]

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Таңлат 2015-2017
  2. ТТДС I: 186
  3. ТТДС I: 225
  4. ДС I: 71
  5. БҺҺ II: 127
  6. Ашмарин XVI: 238–239; Федотов II: 369–370 һ.б.
  7. Сергеев 1968: 26
  8. Кочин: 138, к. ш. ук Мусина
  9. Материалы для истории христианского просвещения инородцев Казанского края. М., 1895: 15
  10. Аникин: 232–233
  11. Будагов II: 54
  12. «Мәдәни җомга» 2001, № 28: 9
  13. Қазақтар, т. IV. 1994
  14. Kazakentum, eine soziologisch-philologische Studie // Acta Orientalia, t. XI, f. 1–3, Budapest 1960
  15. ТДГДС: 45
  16. Буронов: 20
  17. Тумашева 1992: 122
  18. Ахметьянов 1989: 164–166.
  19. Тэтимол 2015