Михаил Львов (1917)

(Рифкать Габитов битеннән юнәлтелде)

Михаил Львов, Михаил Давыд улы Львов-Маликов (әдәби псевдоним, чын исеме Рәфкать Дәүләтша улы Габитов (Маликов), 1916 елның 22 декабре (1917 елның 4 гыйнвары), Уфа губернасы, Златоуст өязе, Нәсибаш1988 елның 25 гыйнвары, Мәскәү) — Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь һәм тәрҗемәче, әсәрләрен рус телендә язган. Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Әнвәр Давыдов, Шәйхи Маннур әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Татарстан АССР, Казакъ ССР, Польша Халык Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Михаил Львов
(Рәфкать Габитов)

Тугач бирелгән исеме: Рәфкать Дәүләтша улы Габитов
Псевдонимнар: Михаил Львов
Туу датасы: 4 гыйнвар 1917(1917-01-04)
Туу урыны: Уфа губернасы Златоуст өязе Нәсибаш
Үлем датасы: 25 гыйнвар 1988(1988-01-25) (71 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Милләт: татар
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1935-1988
Юнәлеш: лирика, тәрҗемә
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Время» (1940, Чиләбе)
Бүләкләр: I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1916 елның 22 декабрендә (1917 елның 4 гыйнварында) Уфа губернасы Златоуст өязе (хәзерге БР Салават районы) Нәсибаш авылында туган. Әтисе Дәүләтша Габитов авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Рәфкать Мияста педагогика техникумын тәмамлаган, К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтында укыган, читтән торып А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлаган (1941).

Хезмәт юлын Златоустта башлый. Златоуст шәһәренең «Пролетарская мысль» газетасында эшли, «Мартен» әдәби берләшмәсе әгъзасы була. 1930 еллар башында Чиләбегә килә. Чиләбедә трактор һәм станоклар төзү заводлары газеталарында эшли. Чиләбе трактор заводы (ЧТЗ) каршындагы әдәби берләшмәдә (хәзер берләшмә шагыйрь исемен йөртә) шөгыльләнә. Сугыш башланыр алдыннан Чиләбе өлкәсе радиокомитетында эшли, шәһәр мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыта.

Бөек Ватан сугышының беренче елларында Уралда хәрби төзелешләрдә эшли. ВКП (б) Чиләбе өлкә комитеты вәкиле булып, Урал ирекле танк корпусы составында фронтка китә. 1944 елның 1 мартыннан 1нче Украина фронтында. 4нче танк армиясенең 10нчы гвардия ирекле танк корпусы 63нче гвардия танк бригадасы рядовое дәрәҗәсендә[1] Курск дугасында, Брянск өлкәсен азат итүдә, Проскуров, Львов, Силезия, Одер юнәлешләрендә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1944 елның 15 февралендә 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә (Бүләкләнү кәгазендә хәрби дәрәҗәсе «10нчы гвардия танк Урал-Львов ирекле корпусы идарәсе тәэмин итү остаханәләре итекчесе» итеп күрсәтелгән[2]).

Сугыштан соң Мәскәүдә яши. «Юность» журналында шигърият бүлеге мөдире була, Мәскәү язучылар берлеге идарәсе сәркатибе, «Новый мир» журналы баш мөхәррире урынбасары булып эшли. 1988 елның 25 гыйнварында Мәскәүдә вафат. Ваганьково зиратында дәфен ителгән.

М. Львовның әсәрләре вакытлы матбугатта 1930 еллардан күренә башлый. 1940 елда Чиләбедә «Время» исемле беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Сугыш елларында «Урал воюет» китабы (1943 елда), «Дорога» шигырьләр җыентыгы (1944 елда) дөнья күрә. 40 тан артык шигырь китабы Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Алматыда, Якутскида басылганнар. Шигърияте публицистика, югары гражданлык пафосы белән сугарылган. ССРБ милли шагыйрьләренең, аерым алганда, татар шагыйрьләре Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Әнвәр Давыдов, Шәйхи Маннур, казакъ әдипләре Сәкен Сәйфуллин, Баембәт Майлин, Әбү Сәрсенбаев, Хәмит Ергалиев, Җобан Мулдагалиев, Г. Каирбәков әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Күп кенә җырларның сүзләре авторы. Көен А.Н. Пахмутова язган «Поклонимся великим тем годам», «Сидят в обнимку ветераны», «Горячий снег» җырлары аеруча киң таралыш алган.

Китаплары

үзгәртү
  1. Живу в XX веке. К., 1957.
  2. Обелиск. М., 1967.
  3. Избранные произведения: В 2 т. М., 1981.
  4. Второе письмо в молодость. М., 1986.
  5. Салават сандугачлары. Уфа, 1980.
  6. Собрание сочинений. В 3х т. М., 1987-1988.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
Ваганьково зиратында кабере (с).

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Энциклопедия Челябинск. Чиләбе: «Каменный век», 2001. ISBN 5-88771-026-8
  3. Львов Михаил Давыдович Башкорт энциклопедиясендә(үле сылтама)(башк.)

Әдәбият

үзгәртү
  1. Дементьев В.В. Огненный мост: книга о поэзии. М., 1970.
  2. Сорокин В. Благодарение: Поэт о поэтах. М., 1986.
  3. Лапшин М. Сила поэзии: К 70-летию М. Львова. «Челябинский рабочий», 1987 ел, 4 гыйнвар.
  4. Михаил Давыдович Львов (некролог). «Литературная газета», 1988 ел, 3 февраль.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү