Нур (мәчет, Агыйдел)

ислам дине гыйбадәтханәсе (Агыйдел, Башкортстан, Россия)


«Нур» мәчете (баш. «Нур» мәсете) ― Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә урнашкан ислам дине гыйбадәтханәсе (мәчет). Агыйдел шәһәр округының Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте составындагы «Нур» җирле мөселман дини оешмасы карамагында [1].

Мәчет
«Нур» мәчете
Ил Россия
Шәһәр 452920,
Башкортстан,
Агыйдел, Тынычлык ур., 6а
Координатлары 55.898454, 53.921659
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН / «Нур» җирле мөселман дини оешмасы 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре манарасы керү юлы өстендә булган мәчет
Нигезләнгән 2003 ел
Төп даталар:
2003 ел – ачылу
2020 ел – манарасын төзекләндерү
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
«Нур» мәчете

2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча Агыйдел шәһәрендә яшәүче милләтләр: татарлар — 53,6 %, башкортлар ― 22,2 %, руслар ― 16,2 %, марилар ― 4,3 %, удмуртлар ― 1,5 %, башка милләт кешеләре ― 2,2% % [2].

Агыйдел шәһәрендәге беренче «Нур» мәчете 2003 елда төзелә. Мәчетне ачу тантанасында Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте югары мөфтие шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, БР мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә директоры Илдар хәзрәт Малахов, Уфа шәһәрендәге «Ихлас» мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, шулай ук якын-тирә районнарның имам-хатиблары һәм имам-мөхтәсибләре катнашкан.

Агыйделдә мәчет төзелгәнгә кадәр, шәһәрдә тирә-юньдә билгеле булган мәдрәсә эшләгән. Ул беренче имам-хатиб һәм «Нур» мәдрәсәсе ректоры Дамир хәзрәт Мәрвәров тырышлыгы белән оештырылган булган. 1990-еллар башында шәһәрдәге актив мөселманнар ректоры Госман хәзрәт Исхакый булган Октябрьский шәһәре «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсенә укырга китә. Алар арасында Дамир хәзрәт, Әхмәд хәзрәт, Фәнис хәзрәт һәм Халит хәзрәт булган. Агыйдел шәһәре мәдрәсәсе 1991 елдан 2001 елга кадәр эшли. Бу вакыт эчендә биредә Башкортстаннан гына түгел, күрше республикалардан да бик күп шәкертләр белем алган. Агыйдел мәдрәсәсен тәмамлаучыларның күбесе алга таба үз районнарында имам-хатиблар һәм укытучылар булган [1].

Имамнар үзгәртү

Тасвирлама үзгәртү

Бер манаралы зур булмаган кирпеч бина Агыйдел шәһәренең торак кварталыннан читтәрәк урнашкан. Мәчет территориясе зур булмаган бакча белән әйләндереп алынган, биредә агачлар һәм чәчәкләр утыртылган. Кирпеч койма мәчет зонасын парктан аерып тора. «Нур» мәчетендә октябрь-апрель айларында мәдрәсә эшли, гарәп язуын, ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча дәресләр үткәрелә. Мәчеттә олылар һәм балалар өчен ислам нигезләрен өйрәнү курслары актив эшли. Балалар төркемен социаль челтәрләрдә (VK мечеть г. Агидель) аерым төркем булдырган Исхакова Айгөл һәм Садретдинова Ләйсән алып бара. Биредә җомга намазлары укыла, исем кушу һәм никахлашу йолалары үткәрелә. Намаз залына керү бинаның уң ягында. Сул як ишек кибеткә алып керә, биредә йолалар өчен кирәк-яраклар, хатын-кызлар баш киемнәре сатып алырга мөмкин. «Нур» мәчетенең эчке бизәлеше мәчетләр өчен традицион, гади. Кечкенә генә бина бишпочмаклы формадагы, өсте очланып килүче тәрәзәләр аша яктыртыла. Тәрәзәләр формасы геометрик яктан биш кискен почмаклы диварлы мәчет бинасы белән аваздаш. Тәрәзәләрнең күплеге бина эчен гаять якты итә. Мәккәгә юнәлгән михраб биредә ике тәрәзә арасында урнашкан [5].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү