Ихлас (мәчет, Уфа)

ислам гыйбадәтханәсе (Уфа, Башкортстан, Россия)


Ихлас мәчете (баш. «Ихлас» мәсете) ― Башкортстан башкаласы Уфа шәһәре Киров районында урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россиянең төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

Мәчет
Ихлас мәчете
баш. «Ихлас» мәсете
Ил Россия
Шәһәр 450103,
Башкортстан,
Уфа, Сочи ур., 43
Координатлары 54°42′20″N 55°58'27" E
Дин Ислам
Мәхәллә БР МДН 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / хәнәфи мәзһәбе
Бина төре үзгәртеп корылган мәчет бинасы
Нигезләнгән 1956 ел («Луч» кинотеатры буларак)
Төп даталар:
2001 ел – ачылу
Халәте гамәлдә
Сайт Рәсми сайт

Тарих үзгәртү

1997 елда Уфаның Киров районында җирле мөселман дини җәмгыяте барлыкка килә. Мәхәллә вәкилләре соравы буенча, шәһәр мэриясе 1956 елда төзелгән, элек «Луч» кинотеатры булып хезмәт иткән типовой бинаны мәчет итеп үзгәртеп кору өчен дини җәмгыятькә тапшырган. Әүвәл кинотеатр бинасын җимереп, урынында яңа бина төзү тәкъдиме булган. Бина мөселман мәчете архитектурасы кануннары буенча үзгәртеп төзелә: тәрәзәләр, түбәләр алмаштырыла, бүлмәләр киңәйтелә. Балкон хисабына намаз бүлмәсе дә киңәя. Мәчеттә берьюлы 150 хатын-кыз, 250 ир-ат намаз укый ала [1].

2001 елның 6 июлендә мәчет тантаналы рәвештә ачыла [2]. Мәчетне ачу эшенә 2019 елга кадәр мәчетнең имам-хатибы булган Мөхәммәт Мостафа улы Галләмов зур өлеш кертә.

1993 елдан әлеге бинада Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте дә урнашкан булган (хәзер Чернышевский урамы 103нче йорт адресы буенча урнашкан). [3].

Хәзерге вакытта мәчетнең төп бинасын реконструкцияләү эшләре бара, бинаның ике ягында, бинага терәп, 41 метрлы ике манара төзелә. 6 мең китап сыйдырган мөселман китапханәсе бар.

2004 елдан башлап мәчетнең «Ихлас» нәшрияты гамәлдә, анда берничә дистә дини брошюра һәм китап бастырылган. 2009 елда мәчет каршында дини җырлар (мөнәҗәтләр), башкорт һәм татар җырларын башкаручы «Илаһилар» иҗат төркеме эшләп килә (җитәкчесе – Афәрим Акчурин) [4].

Мәчет бүген үзгәртү

Бүгенге көндә мәчет ― Уфаның Киров районы Алмалык бистәсенең 1нче һәм 2нче микрорайоны (Усол тавы, Сочи, Кавказ һәм Софья Перовская урамнары чаты) янәшәсендәге 4 бинаны алып торучы комплекс. Баш бинага керү юлында Ислам символы булган ярымайга һәйкәл куелган [5].

«Ихлас» берләшмәсенең үзенең басмаханәсе һәм «Балкыш» тапшыруын әзерләүче телестудиясе бар. Мәчет каршында ислам нигезләренә өйрәтүче мәктәп һәм курслар эшли. Дәресләргә балалар да, өлкәннәр дә йөри.

2012 елның 19 августыннан мәчет сайтында мәчеттә укылучы намазлардан турыдан-туры трансляция оештырыла.

Мәчет мәдәни үзәк булып та хезмәт итә. Биредә Россия һәм чит ил ислам галимнәренең, мәдәният-сәнгать һәм фән әһелләренең чыгышлары, форумнар, семинарлар була. Мәчет ел аен Согуд Гарәбстанына хаҗ оештыра.

2013 елдан «Ихлас-Шәриф» альманахы чыгарыла. Мөхәррире ― Динә Мурзакаева [6].

Җитәкчелек үзгәртү

  • Имам-хатиб – Әмир улы Әлфред (Альфред) хәзрәт Дәүләтшин, хаҗи, БДУ юридик факультетын, Казан ислам университетын тәмамлаган. БТКның Башкортстандагы вәкиле.
  • Мәҗлес (мәхәллә җыены) рәисе (2019 елдан) – Мөхәммәт хәзрәт Галләмов [7].
  • Имам-наиб (имам-хатиб ярдәмчесе) – Искәндәр улы Илсур хәзрәт Хөснетдинов.
  • Мөтәвәллият әгъзасы – Рамил хәзрәт.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү