Афәрим Акчурин, Афәрим Садыйк улы Акчурин (1946 елның 29 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Федоровка районы, Батыр) ― композитор, хормейстер, фольклорчы, 1999 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театры музыка җитәкчесе, хормейстеры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Афәрим Акчурин
Туган телдә исем Афәрим Садыйк улы Акчурин
Туган 29 гыйнвар 1946(1946-01-29) (78 яшь)
СССР, РСФСР, БАССР, Федоровка районы, Батыр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре композитор, хормейстер
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 29 гыйнварында Башкортстан АССР Федоровка районы Батыр авылында музыка сөюче ишле гаиләдә туган. Морзалар нәселеннән. Туганнары да үзе кебек җырга-биюгә оста булган. Афәрим Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга кергән, матур җырлавын һәм көй язуын белгән укытучылары киңәше белән вокал бүлегенә күчкән. Стәрлетамакта мәдәни-агарту училищесын (2012 елдан ― мәдәният һәм сәнгать көллияте) тәмамлагач, Толбазыда үз белгечлеге буенча эшли башлый. БАССР мәдәният министрлыгы юлламасы белән барып, Куйбышев (хәзерге Самар) мәдәният институтын (1975, остазы Вячеслав Невский) тәмамлаган.

Иҗаты үзгәртү

1979 елда УЗЭМИК ААҖ мәдәният сараенда «Аксуран» ансамбле оештыра. 1981 елда әлеге ансамбльгә «халык ансамбле» статусы бирелә. Композитор җитәкчелегендә ансамбль милли халык җырларын һәм көйләрен яңадан торгызу һәм саклау өстендә эш алып бара. А. Акчурин җитәкчелегендә бик күп һөнәри һәм үзешчән коллективлар репертуарына кергән әсәрләр иҗат ителгән: ш. и. «Азамат», «Бие, кодагый», «Карабай», «Шәл», «Риваять», «Республикам иртәсе», «Кара урман», «Ягымлы сазым» һ. б. 2015 елда аның эшкәртүендә 100 дән артык җыр аерым җыентыкта басылып чыга. Хәсән Туфан шигыренә иҗат ителгән «Агыла да болыт агыла»[1], Мостай Кәрим сүзләренә «Өченче көн тоташ кар ява», Габдулла Тукай сүзләренә «Теләнче», Муса Җәлил сүзләренә «Ышанма», Абдулхак Игебай сүзләренә «Син кайларда калдың?» һәм башка җырлары бар[2].

1999 елдан Уфа «Нур» татар дәүләт театрында: музыка җитәкчесе, хормейстер. Бу чорда аның музыкаль җитәкчелеге астында «Җыр булып кайтырмын», «Яшьлек могҗизалары», «И мөкатдәс, моңлы сазым», «Җиңүнең язгы балкышы» кебек театральләштерелгән спектакльләр куела, Габдулла Тукайның ― иҗат, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның ― юбилей кичәләре уздырыла.

Акчурин А. С. ― халык хор әсәрләре өлкәсендә уникаль белгеч. 2007 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында И. Зәйниевның «Үлеп яратты» спектакле композиторы буларак катнаша. 2008 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә фольклор материал нигезендә сәхнәләштерелгән композицияләр авторы була.

М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Б. Бикбайның «Кодача», Т. Миңнуллинның «Мулла», Стәрлетамак башкорт дәүләт театрында М. Фәйзинең «Галиябану», Салават башкорт дәүләт театрында «Җиде кыз», М. Кәрим исемендәге Яшьләр театрында Ф. Бүләковның «Шомбай» спектакльләрендә хормейстер һәм музыкаль консультант буларак катнаша.

Ул шулай ук М. Фәйзинең «Галиябану», Д. Салиховның «Күңел кыңгыраулары» (режиссер Ә. Сафиуллин), Аманулланың «Күршеләр», Т. Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», М. Кәримнең «Кыз урлау», «Айгөл иле» һ. б. спектакльләрнең композиторы һәм музыкаль яктан бизәүчесе булып тора[3].

Афәрим Садыйк улы Акчурин ― берничә китап авторы, милли музыка һәм театр сәнгатен үстерү, татар халык иҗатын саклау өлкәсендә зур эшләр башкарган сәнгатькәр.

Афәрим Акчуринның бөтен гомере музыка белән бәйле. Аерым алганда, ул борынгы көйләрне яңа калыпка салып, бүгенге тыңлаучыга җиткерә. Йөздән артык онытылып барган халык гәүһәрен эшкәртеп, ноталарга салган. Аның «Нур» театрында эшләве — коллектив өчен зур табыш. Афәрим Акчурин даими рәвештә артистларның вокалын камилләштерү өстендә эшли.

БР Татар морзалары мәҗлесенең шура әгъзасы, кенәз Акчуриннар нәселе аксакалы[4].

Уфаның «Ихлас» мәчете (ba) каршында оешкан «Илаһилар» ансамбленың (халык төркеме) җитәкчесе буларак, халыкка мөнәҗәтләр, дини җырлар ишеттерә[5].

1998―2010 елларда ― Уфа балалар филармониясендә эшләп килүче «Хыял» вокал студиясенең җитәкчесе (2010 елдан җитәкче ― композитор, автор-башкаручы Наил Шәймәрданов)[6].

Фильмография үзгәртү

Композитор:

  • 2017 – «Җиде кыз театры» (рус. Театр 7 девушек, кыска метражлы, документаль фильм; Россия – Үзбәкстан, режиссер Кирстен Гайнет)[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

  1. «Агыла да болыт агыла». Татар җырлары
  2. Афәрим Садыйк улы Акчурин. Нур Театр ВКонтакте, 29.01.2018
  3. Лилия Зимина.Гениальный мастер аранжировки Афарим Акчурин. Городская электронная газета ufaved.info, 27.01.2021(рус.)
  4. Члены Совета Меджлиса татарских мурз РБ, избранные на Большом валовом сборе 4.04.2020г. 2021 елның 22 апрель көнендә архивланган. «Дворянский вестник», № 2 (80), 7.06.2010
  5. Роль и значение мусульманина в российском гражданском обществе. «Ихлас» мәчете, 14.01.2019(рус.)
  6. Образцовая вокальная студия «Хыял». 2021 елның 22 апрель көнендә архивланган. Сайт Уфимской детской филармонии(рус.)
  7. Театр 7 девушек. kinopoisk.ru(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү