Төп менюны ачу

Агыйдел (шәһәр)

Русиядә шәһәр

Агыйдел (рус. Агидель, баш. Ағиҙел, 1982 елга кадәр Иске Кабан) — Башкортстанндагы кече шәһәр, Краснокама районында, Чулман елгасы белән Агыйдел кушылган җирдә, Татарстанның Актаныш районына каршы урнашкан.

Агыйдел
Flag of Agidel.svg
Coat of Arms of Agidel (Bashkortostan).png
Ил Русия
Республика Башкортстан
Координатлар 55°54'0"N, 53°56'0"E
Шәһәр башлыгы Гәриев Радик
Нигезләнгән 1764
Климат уртача
Халык саны 12 365 кеше
Почта индексы 452920
Рәсми сайт adm-agidel.info

Шәһәр статусына 1991 елдан ия. Күпчелек халкы — татарлар.

Иске Кабан авылыҮзгәртү

Элек бу урында 1764 елда барлыкка килгән татар авылы була. 1870 елгы җанисәп вакытында Иске Кабан авылында 54 йорт-хуҗалык булып, аларда барлыгы 310 ир-ат, 343 хатын-кыз яшәгән. Авылда гөрләп мәчет эшләп килгән. Халык типтәр дип язылган.

1980 елның 15 апрелендә Яңа Кабан авыл Советы территориясендә Башкортстан атом электр станциясе төзи башлау өчен аның базасын һәм торак йортлар төзү урыны итеп Иске Кабан авылы яны билгеләнде.

Хәзерге көндә Иске Кабан авылы урынында, Сирай-тау башында Ак кала — Агыйдел балкый. Шәһәрнең уртасында кечкенә бакча бар. Анда элек Иске Кабан авылының зираты булган. Манаралы мәчет тә тора. Бакчаның икенче ягында ясалган курганның эченә уелып, кирпечтән зур гына стела корылган. Биредә Иске Кабан авылы буенча 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мемориаль такта куелган.

Бистә, шәһәрҮзгәртү

1982 елның 30 гыйнварында Яңа Кабан авыл Советы территориясендә барлыкка килгән яңа эшчеләр бистәсен (поселогын) теркәү турында БАССР Югары Советы Президиумы указ кабул итте. Бу указ белән аңа “Агыйдел” исеме бирелде.

Башкорт АССР Югары Советы карары белән 1991 елның 31 октябрендә Агыйдел эшчеләр бистәсе республика әһәмиятендәге шәһәрләр категориясенә кертелде. Шулай итеп, 1990 ел башына 200гә якын йорт-хуҗалыгы булган Иске Кабан авылы картадан бөтенләйгә төшеп калды.

ХалыкҮзгәртү

1989[1] 2002[2] 2010[3]
16 067 18 721 16 370

Икътисади вазгыятьҮзгәртү

Агыйдел шәһәре атом электр станциясе төзүнең база мәйданы буларак күзалланган һәм анда куәтле транспорт инфраструктурасы да булдырылган. 1990 елда экологик куркынычсызлык йөзеннән объект төзелеше туктатылды. Шәһәрдә эшсезлек бик каты. 2008 елга, кризиска кадәр үк биредә яшәүчеләрнең күпчелеге Нифтикамга, Себергә йөреп эшләде, малтабарлык белән шөгыльләнде.

Әлеге вакытта шәһәр икътисадының үсешендә “Агыйдел” порт зонасын оештыру кысаларында куе нефть продуктлары терминалын киңәйтү, тонык нефть продуктлары терминалын төзү, елга портын тергезү, склад базаларын яңарту, Агыйдел — Арлан автомобиль юлын тергезү һәм киңәйтү, Агыйдел — Нифтикам тимер юлының икенче тармагын төзү күздә тотыла.

Шулай ук карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү