Бугаевка

юкка чыккан авыл (Азнакай районы, Татарстан, Россия)

Бугаевка (рус. Бугаевка) ― Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1934-1958 елларда (16.07.1958 – район бетерелгәнче) Тымытык районы Урсай авыл советына караган. 1960-елларда юкка чыккан[1].

Бугаевка
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Координатлар 55°1'3.122"тн, 53°13'0.926"кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423318
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Бугаевка

География үзгәртү

Ютазы тимер юл станциясеннән 57 км, Чаллы пристаненнән 106 км ераклыкта урнашкан[1]. Бугаевка авылы район үзәге Тымытыктан Мөслим авылына алып баручы юл өстендә, юлның бер ягына гына урнашкан ике дистә йорттан гыйбарәт булган. Юлның икенче ягында ике генә бина булган (берсендә – алты почмаклы йортта колхоз идарәсе һәм бинаның бер башында сепаратор, икенчесе – башлангыч мәктәп бинасы). Рус авылының соңгы йорты татар авылы Мөслимнең соңгы йортыннан 150-200 метр гына читтә урнашкан.

Административ бүленеш үзгәртү

1930 елдан Тымытык районы Мөслим авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районы, 1935 елдан – Тымытык районы, 1956 елдан – Мөслим районы Урсай авыл советы, 1958 елдан – Әлмәт районы составында[1].

Халкы үзгәртү

Халкы – 94 кеше (1930 ел, руслар), 93 кеше (1939 ел, руслар), 36 кеше (1956 ел, руслар), 10 кеше (1963 ел, руслар)[1].

Тарих үзгәртү

Бугаевка авылын 1906 елда Полтава һәм Харьков губерналарыннан күченеп килгән украиннар нигезләгән. Азнакайда укытучы булып эшләүче, Харьковтан күчеп килгәннәрнең дәвамчысы булган Федор Максимович Гладков раславынча, күчмәннәр Харьков губернасының Бугаево авылыннан күчеп килгәннәр, шуңа күрә биредә яңа авыл исемендә туган авылларының исемен саклаганнар. 1912 елгы картада Мөслим авылы (картада: Муслюмкино) янәшәсендә зур булмаган Бугаевка авылы булуы күрсәтелгән. Беренче күчеп килүчеләр арасында Андрей Гладков, Никита Корюков, Степан Козеров, Прокофий Крамаренко, Павел һәм Трофим Ти(е)нницкийлар, Емельян Куринной (Курини), Наум һәм Сергей Кривоносовлар гаиләләре булган. Күченүнең төп сәбәбе – көньяк губерналарда җир җитмәү, җир азлыгы. Мөслим авылы аксакаллары истәлеге буенча, әлеге җирдә әүвәл берничә генә йорттан торучы Би исемле кечкенә татар авылы булган, яңа күченүчеләр килгәнче, ул бөтенләй таралып беткән. Яңа җирләргә күченү белән, Бугаевка крестьяннары дәүләттән 500 дисәтинә җир сатып алган. Урманны кисеп-төпләп, 38 йорт салганнар. 1930-елларга Бугаевка крестьяннарының күпчелеге, үз тырышлыклары белән, уртакул хуҗалыклар рәтенә кергән, яхшы атлар, башка йорт хайваннары тоткан. Кулакларны «иҗтимагый сыйныф буларак юк итү» кампаниясе Бугаевканы да читләтеп үтмәгән: Куриннойлар һәм Корюковлар гаиләләре, йортлары һәм барлык мал-мөлкәте тартып алынып, авылдан куылган. Корюковларның калай белән ябылган яхшы йортлары озак еллар башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән, биредәге рус классларында укырга Мөслим авылыннан берничә татар баласы да йөргән.[2].

Беренче совет мәктәбе 1928 елда ачылган (укытучы Александр Григорьевич Сафронов (яки Софронов). Башлангыч мәктәптә һәрвакыт 4 сыйныф булмаган, контингентка карап, бинада 2 яки 3 сыйныф укыган. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган балалар 7 класс белем алу өчен Бугаевкадан берничә километр ераклыктагы рус авылы мәктәбенә йөргән. Октябрь революциясенә кадәр Бугаевка халкы чиркәү төзергә җитешми калган, православие динендәгеләр чиркәүгә якындагы рус авылларына (күбесенчә, Мөслим районы Рус Шуганы (Акай Күле) авылына) йөргән. Авылда клуб булмаган. Яшьләр, сепаратор урнашкан бинада, сепараторны бер читкә алып куеп, төрле чаралар үткәргән.

Хуҗалыкларны күмәкләштерү башлангач, Бугаевкада Крыленко исемендәге күмәк хуҗалык төзелә (Н. В. Крыленко(рус.) – 1931 елдан РСФСР, 1936 елдан – СССР юстиция халык комиссары[3]). Колхоз рәисе итеп Григорий Наумович Кривоносов, 1932 елдан – Николай Сафронов сайлана. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан колхозда утыздан артык хуҗалык булган. Биредә товарлыклы-сөтчелек, сарык үстерү, дуңгыз үрчетү, тавык фермалары төзелгән, умартачылык та булган, колхозчыларның шәхси хуҗалыкларында, бәрәңгедән тыш, помидор, кыяр, суган, кабак һ. б. яшелчәләр үстерелгән. Авыл үзенең көчле эре атлары белән тирә-якта дан тоткан. Татар авылларында яшелчә үстерүне дә, орлыклар биреп, Бугаека кешеләре керткән. Тегермәнгә Ык елгасындагы су тегермәненә Карповка, Батрак авылларына йөргәннәр.

Сугыш алдыннан һәм сугыш елларында колхоз рәисләре булып, Иван Андреевич Гладков, Маркел Куринов, Иван Тинницкий, Мария Тинницкая, Мостафа Дәүликамов, Габдрәхим Хөсәенов (икесе дә Мөслим авылыннан) эшләгән.

Таралу үзгәртү

Сугыштан соң, 1946―1947 елларда Крыленко исемендәге күмәк хуҗалык Мөслим авылының «Ленин юлы» (Путь Ленина) колхозы белән берләштерелә, өченче бригадага әйләнә. Яңа колхоз (1955 елда рәисе Җәдит Һади улы Әхмәтшин) бердәм хезмәт коллективы булып оешып китә алмый, 1960 елда Урсайның эреләндерелгән Тельман исемендәге күмәк хуҗалыгына кушыла.
1950 елдан башлап, Бугаевка халкы авылны ташлап китә башлый. Сәбәпләре: Мөслим авылына кушылгач, барлык яхшы атларны тартып алганнар, фермаларны, башка корылмаларны сүткәннәр. Халык Кемерово өлкәсе шахталарына, Нагайбәк, Карповка, Батрак авылларына, Октябрьский, Бөгелмә шәһәрләренә, Азнакай бистәсенә күченгән. Йортларын я саталар, я башка авылларга күчереп салалар. Авылдан зират кына утырып кала. Бугаевка кызлары Мария һәм Зинаида Марк кызы (Куриновалар), Анастасия (Кривоносова) Мөслим авылы татар егетләренә кияүгә чыгып, шунда төпләнеп кала, мәсәлән, Анастасия Григорий кызы Кривоносова (1925 елгы) Сафиулла Хисмәтулла улы Әхмәтовка (1923 елгы) кияүгә чыккан, икесе дә сугышта катнашкан, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән, 6 бала үстергәннәр.[4].

Бугаевкада туып үскән журналист Дмитрий Федотович Кривоносов (1923―1964) «Советская Татария» газетасының көнчыгыш зонадагы (Азнакай, Мөслим һ. б. районнар) үз хәбәрчесе булып эшләгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Бугаевка. Татарика онлайн энциклопедиясе
  2. Габбас Абдуллин. Второй раз в первый класс // Г. З. Абдуллин. О своем поколении и о себе. Ленинград-Бугульма, 2005
  3. БСЭ, III издание, том 13, стр.505
  4. Миргасим Кәримов. Төп өч сәбәп күрәм // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 238нче бит

Әдәбият үзгәртү

  • Бугаевка // Азнакай. Хәтер түрендәге авыллар (җыентык; авторлар коллективы, төзүче М. М. Гарипов). К.: Идел-Пресс, 2016, 230-237нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү