Дисәтинә (рус. десятина) — искергән Россия мәйдан үлчәве берәмлеге, якынча бер гектарга тигез.

Башта дисәтинә (рус. десятина — «уннан бер өлеш») 1/10 чакрым яклы квадрат булган, димәк 2500 квадрат сажинга тигез булган. «Казна» дисәтинәсе 2400 квадрат сажинга тигез булган һәм 2 түтәрәмгә тигезләнгән. Бу дисәтинә 80 × 30 сажин («утызлык») яки 60 × 40 сажин («кырыклык») яклы турыпочмаклык булган. Моннан тыш берничә төрле дисәтинә булган.