Өченче рейх

(Öçençe reyx битеннән юнәлтелде)

Өченче рейх (алман. Drittes Reich – «Өченче империя», «Өченче падишаһлык»; шулай ук Нацист Алманиясе) – Алман дәүләтенең 1933 елның 24 мартыннан [6][7] 1945 елның 23 маена кадәр рәсми булмаган атамасы.

Алман империясе
(Өченче рейх)
Бөек алман империясе
(Меңъеллык рейх)

Deutsches Reich (19331943)
Großdeutsches Reich (19431945)

Диктатура
24 март 1933 ел — 23 май 1945 ел


Өченче рейх байрагы Өченче рейх гербы
Шигарь
алман. Ein Volk, ein Reich, ein Führer
(«Бер халык, бер империя, бер юлбашчы»)
Гимн
«Алманнар җыры»
Башкала Берлин
Зур шәһәрләр Берлин, Вена, Мюнхен, Гамбург
Тел(ләр) алман
Акча берәмлеге рейхсмарка
Мәйдан 633.786 км² (1938 ел)
696.265 км² (1941 ел)
Халык 90 млн. (1941 елда Җир халкының 4 %)
Идарә итү төре де-юре: Президент һәм парламент җөмһүрияте[1]

де-факто : Автократия[2][3][4]

Фюрер
 - 1934 – 1945 Адольф Гитлер
Рейхспрезидент
 - 1925 – 1934 Пауль фон Һинденбург
 - 1945 Карл Дөниц
Рейхсканцлер
 - 1933 – 1945 Адольф Гитлер
 - 1945 Йозеф Һеббельс
 - 1945 Людвиг Шверин фон Крозин
Алдагы һәм басып алынган дәүләтләр[5]
Варислар:
Веймар җөмһүрияте
Саар (Милләтләр Лигасы)
Беренче Австрия Җөмһүрияте
Чехословакия
Клайпеда өлкәсе
Данциг ирекле каласы
Польша Җөмһүрияте (1918—1939)
Дания
Норвегия
Люксембург
Нидерландлар
Бельгия
Өченче җөмһүрият
Югославия патшалыгы
Совет Берлеге
Алманиянең совет басып алу зонасы
Алманиянең американ басып алу зонасы
Алманиянең британ басып алу зонасы
Алманиянең француз басып алу зонасы
Чехословакия
Польша Халык Җөмһүрияте
Люксембург
Югославия Социалистик Федератив Җөмһүрияте
Нацист Алманиясенең 1940 елгы совет дөнья атласы буенча харитасы. Генерал-губернаторлык «Алмания дәүләт мәнфәгатьләре өлкәсе» дип күрсәтелгән.

Әдәбиятта һәм историографиядә Өченче рейхны нацист Алманиясе, фашист Алманиясе дип тә атыйлар. Соңгы истилах [8] күбрәк совет әдәбиятында кулланыла, ләкин ул төгәл түгел, чөнки Италиядә Бенито Муссолини урнаштырган фашист режимы белән Гитлер режимы арасында сәяси төзелеш өлкәсендә дә, идеология буенча да җитди аермалар бар[9].

Бу чордагы Алмания бер фиркале системалы һәм өстенлекле идеологиясе (милли социализм) булган тоталитар [10] дәүләт була, җәмгыятьнең барлык өлкәләре контрольдә тотыла, кискен расизм идеологиясе була. Нацист идеологиясе буенча сайланган милләт - арийләр, аларга буйсынган милләтләр, аларның коллары һәм юк итәсе иң түбән кирәксез милләтләр (яһүдләр, чегәннәр, славяннар) бар. Шушы мәрхәмәтсез идеологияне тормышка ашыру өчен нацист Алманиясе буйсындыру сугышларын башлаган. Нацист идеологиясе коммунистик идеологиягә (коммунистларның интернационализм сәясәте сәбәпле) кискен каршы булган һәм дошманнар буларак санаган.

Өченче рейх тышкы сәясәте 1938 елдан башлап территориаль һәм сәяси экспансиягә омтылу белән тасвирлана: 1938 елның мартында Австриянең аншлюсы оештырыла (ул Алмания биләмәләренә кушыла[11]), 1938 ел сентябре – 1939 ел мартында Алманиягә Чехия [12] һәм Клайпеда төбәге кертелә, 1939 елның хәрби кампаниясе нәтиҗәсендә Данциг ирекле каласы һәм Польша җирләренең бер өлеше кушыла[13].

1941 елда Люксембург басып алына (төрле биләмәләрне кушу соңрак та дәвам ителә).

Икенче бөтендөнья сугышының беренче еллары Алмания өчен бик тә уңышлы бара, 1942 елда аның идарәсе астында кыйтга Аурупасының зур өлеше (Испания, Португалия, Швейцария һәм Швециядән кала) була, территорияләрнең бер өлеше басып алына, бер өлеше де-факто бәйсез булмаган дәүләт берәмлекләре булып яши (мәсәлән, Хорватия). Бары Болгария белән Финляндия генә, Алманиянең берләшмәдәшләре булган хәлдә, өлешчә мөстәкыйль сәясәт үткәрәләр[14]. Ләкин 1943 елда хәрби хәрәкәтләрдә Гитлерга каршы берлек файдасына борылыш килеп чыга, ә 1945 елның гыйнварында бәрелешләр Алманиянең сугышка кадәр булган җирләрендә дәвам итә. Өченче рейх үзенең яшәешен 1945 елның 23 маенда, рейхспрезидент Карл Дёниц җитәкләгән Фленсбург хөкүмәте таратылгач туктата.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. рәсми яктан Алманиядә 1933-1945 еллар чорында гамәлдә булган «Веймар конституциясе» буенча
  2. АВТОКРАТИЯ
  3. Автократия, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2013-08-14 
  4. АВТОКРАТИЯ |Энциклопедия Кругосвет
  5. Чехословакия (кара Чехословакиянең алман басып алынуы), Франция (кара Виши идарәсе), Югославия (кара Хорватия бәйсез дәүләте, Черногория корольлеге (1941—1944)), ССРБ (кара. ССРБ алман басып алынуы) тулысынча басып алынмыйлар
  6. [[Адольф Гитлер]]га гадәттән тыш хокуклар бирүче һәм диктатура төзүгә нигез салучы «[[Гадәттән тыш хокуклар турында канун (1933)Халык һәм рейхны яклау турында]]» канун кабул ителү, archived from the original on 2013-05-14, retrieved 2013-08-14 
  7. Дата шартлы рәвештә бирелә. Кайбер чыганакларда Өченче рейхның нигезләү көне итеп 1933 елның 30 гыйнвары да күрсәтелә
  8. термин
  9. Фашизм һәм нацизм. Аермалар һәм охшашлыклар
  10. НАЦИОНАЛ-СОЦИАЛИЗМ
  11. VIVOS VOCO: А.О. Наумов, "1938 елгы Австрия аншлюсы Версаль системасының кризисы буларак", archived from the original on 2013-09-28, retrieved 2013-08-14 
  12. 1938 елгы Мюнхен килешүе
  13. Piotr Eberhardt. Political Migrations in Poland, 1939–1948. — 2006. — 24 б.
  14. Baryshnikov 2003; Juutilainen 2005, p. 670; Ekman, P-O: Tysk-italiensk gästspel på Ladoga 1942, Tidskrift i Sjöväsendet 1973 Jan.–Feb., pp. 5–46.

Шулай ук карагыз

үзгәртү