Әфганстан

Урта Азияда урнашкан дәүләт
(Äfğänstan битеннән юнәлтелде)

Әфганста́н яки Ауганстан (tat. lat.Äfğänstan, Awğanstan, /æfˈɡænᵻstæn/, пушту һәм дари افغانستان Әвгонистон), рәсми атамасы — Әфганстан Ислам Әмирлеге (пушту د افغانستان اسلامي امارات‎‎, дари امارت اسلامی افغانستان) — Урта көнчыгышта урнашкан дәүләт. Дөньяның иң фәкыйр илләренең берсе. Соңгы 30 ел дәвамында (1978 елдан башлап) илдә гражданнар сугышы бара.

Әфганстан
Байрак
Илтамга
Башкала Кабул
Халык саны 37 466 414 (июль 2021, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1709, 19 июнь 1747, 1823, 1926, 1973, 1978, 1992, 1996, 2002, 2004, 2021 Edit this on Wikidata
Рәсми тел Пушту теле, Бәлүҗ теле, Нуристан телләре, Памир телләре, Пашайи теле, үзбәк теле, гарәп теле, төрекмән теле
География
Мәйдан 652,230 км²
Координатлар 33°N 66°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме әмир әл-мөэминин
Дәүләт башлыгы Һибәтулла Ахунзадә
Хөкүмәт башлыгы Мөхәммәд Хәсән Ахунд
Карта
Икътисад
ТЭП 14 583 миллион US$ (2021) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге әфгани
Эшсезлек дәрәҗәсе 9% (2014)[1]
Туу күрсәткече 4.843 (2014)[2]
КПҮИ 0.478 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 63.673 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 27.8 (2008)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 240 вольт
Телефон коды +93
ISO 3166-1 коды AF
ХОК коды AFG
Интернет домены .af

Әфган атамасы беренче тапкыр 982 елда килеп чыга. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута ил хакында боларны әйтә: «Без Кабулда булдык. Кабул бик зур шәһәр булган, ә хәзер монда фарсы кабиләре яши. Алар үзләрен әфган атыйлар».

Географиясе

үзгәртү

Илдә күп таулар, тигезлекләр бар. Төньякта Бактрий тигезлеге урнаша. Якында Караком чүле, Әфганстанның көнбатышында Наомид чүле, Дашти-Марго чүле урын ала. Дәүләтнең иң зур тавы — Ношак (7492 м). Илдә иң зур елгалар: Амудәрья, Һерируд, Һилмәнд.

Файдалы казылмаларга килгәндә, илдә 1400 гә якын файдалы казылмалар чыганагы бар,[6][7][8] шулар арасында, барит, хромит, күмер, бакыр, тимер рудасы, кургаш, табигый газ, нефть, кыйммәтле һәм ярымкыйммәтле ташлар, тоз, күкерт, тәлк, тутыя һәм башка минерллар.[9][10]. Айнак исемле бакыр чыганагы Ауразиядә иң зур санала.

Климат

үзгәртү

Әфганстан территориясенең зур өлеше коры субтропик континенталь климаты зонасында урнашкан. Җәе эссе һәм коры (июльнең уртача температурасы +32…+35 °C, тауларда +10…+14 °C), кышы җылы, тауларда суык (гыйнварның уртача температурасы тигезлекләрдә 0…+8 °C; -30 °Cка хәтле суыклар да күзәтелә, тауларда 0 °C дан түбән, аяз көннәр күп була). Уртача еллык явым-төшемнәр саны төньякта 170-280 мм, чүлләрдә 40-50 мм, тау битләүләрендә 800 миллиметргача. 

Беренче кешеләр бу җирләрдә 5000 ел элек пәйда булган. Хәзерге Әфганстан территориясендә БЭК 1 нче меңъеллыкта берничә вак дәүләт булган, Бахтәр шуларның иң көчлесе иде. Алар гасырлар дәвамында Ахәмәниләр, Сәләүкиләр, Гарәп хәлифәлеге, Газнәвиләр, Мугыллар, Тимуриләр, Бабуриләр, Сәфәвиләр хакимлеге астында булган. 1747 елда Әхмәтшаһ Дөррани Хөрәсән, Систан, Синд, Бәлүҗстан, Пәнҗаб, Кәшмир һәм Балхны, шула ук Амудәрьяның сул ярындагы аерым җирләрне кулга төшереп, беренче мәртәбә мөстәкыйль Әфганстан дәүләтенә нигез салган. Ләкин ул 1818 елда берничә ханлыкка таркалды. 1825 елда Кабул хакиме Дусмөхәммәт әфган җирләрен бербөтен дәүләт итеп берләштермәкче булган, ләкин Британ империясе башлап җибәргән ингиз-әфган сугышлары (1838-1840, 1878-1880) моңа комачаулаган. Британия Әфганстанны үз мөстәмләкәсенә әйләндерә алмаган, ләкин 1879 елда тышкы сәясәт аның кәнтрүле астына үткән. 19 гасыр азагында — 20 гасыр башында Әфганстанда үзәкләштерелгән дәүләт формалашу процессы бетеп килгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Әфганстан үзен битараф дип игълан итте. Кулай халыкара шартларның барлыкка килүе Әфганстан әмире Әмануллаханга 1919 елның 28 февралендә Әфганстанны бәйсез дип игълан итүгә мөмкинлек бирде.

Әфганстан — күпмилләтле дәүләт. Анда төрле телләр төркемнәренә караган утыздан артык халык яши. Халкының яртысы диярлек — пуштуннар (42%). Таҗиклар (27%), үзбәкләр (9%), һәзаралар (8%), чәраймаклар (4%), төрекмәннәр (3%), бәлүҗләр (2%), пәшәиләр, нуристаниләр, гарәпләр, памириләр, браһвиләр, гурҗарлар, кыргызлар, һәм хәтта аз санда татарлар[11] да бар.

Моны да карагыз: Әфганстан татарлары

Шәһәрләрдә 26% яши.[12] Эре шәһәрләр: Кабул, Мазары-Шәриф, Кандаһар, Һәрат, Кондыз, Талукан, Пулы-Хөмри, Шеберган, Чарикар.[3]

Сөйләшелә торган телләр: дари — 50%, пушту — 35%, төрки телләр — 11%, бәлүҗ теле — 2%, башка телләр — 4%.[13]

Халкының 100 % диярлек ислам динендә тора, шуларның якынча 90 % — сөнни мөселманнар, 7-19% — шигый мөселманнар[14]. Ислам диненнән христиан диненә күчүчегә үлем җәзасы бирелә. Әфганстанда (Кабул, Кандаһар, Җәләлабад шәһәрләрендә) һинд дине вәкилләре (ун мең кеше), сикхлар (4 мең) яши. Христианнар 30 мең (күпчелеге чит ил ватандашлары). Бәһаи дине вәкилләре — 15 мең кеше. Зәрдөштлек дине вәкилләре — 3,5 мең кеше.

Административ бүленеш

үзгәртү

Әфганстан 34 вилаятькә (ولايت, wilåyat) бүленә. Вилаять башында Әфганстан президенты тарафыннан тәгаенләнгән губернатор тора.[1] Һәр вилаять Әфганстан хөкүмәтенең Агайлар пулатында ике кеше белән вәкиллек ителгән, шуларның берсе вилаять шурасы тарафыннан дүртьеллык мөддәткә сайлана, икенчесе исә өчьеллык мөддәткә район шуралары тарфыннан сайлана. Халык пулатына депутатлар турыдан-туры районнардан (гомуми саны — 388) сайланыла; вилаятьне тәшкил итүче районардан сайланган депутатлардан иң кимендә икесе хатын-кыз булырга тиеш.

Әфганстан вилаятьләре[15]
Вилаять # ISO 3166-2[16] Үзәк Халык саны

(2015)[17]

Мәйдан

(км²)

Районнар

саны

Харита
Бәдәхшан 30 AF-BDS Фәйзабад 950,953 44,059 29
 
Бадгыйс 4 AF-BDG Калаи-Нәү 495,958 20,591 7
Бәгълан 19 AF-BGL Пулы-Хөмри 910,784 21,118 16
Бәлх 13 AF-BAL Мазары-Шәриф 1,325,659 17,249 15
Бамъян 15 AF-BAM Бамъян 447,218 14,175 7
Дайкөнди 10 AF-DAY Нили 424,339 18,088 8
Фәраһ 2 AF-FRA Фәраһ 507,405 48,471 11
Фәрьяб 5 AF-FYB Мәймәнә 998,147 20,293 14
Газни 16 AF-GHA Газни 1,228,831 22,915 19
Гур 6 AF-GHO Чагчаран 690,296 36,479 10
Һилмәнд 7 AF-HEL Ләшкәр-Гәһ 924,711 58,584 13
Һәрат 1 AF-HER Һәрат 1,890,202 54,778 15
Җәүзҗан 8 AF-JOW Шеберган 540,255 11,798 9
Кабул 22 AF-KAB Кабул 4,372,977 4,462 18
Кандаһар 12 AF-KAN Кандаһар 1,226,593 54,022 16
Каписа 29 AF-KAP Мәхмүде-Ракый 441,010 1,842 7
Хуст 26 AF-KHO Хуст 574,582 4,152 13
Көнәр 34 AF-KNR Әсәдабад 450,652 4,942 15
Кондыз 18 AF-KDZ Кондыз 1,010,037 8,040 7
Ләгъман 32 AF-LAG Миһтарләм 445,588 3,843 5
Лугар 23 AF-LOG Пулы-Галәм 392,045 3,880 7
Вәрдәк 21 AF-WAR Мәйдәншәһр 596,287 9,934 9
Нәңгәрһар 33 AF-NAN Җәлалабад 1,517,388 7,727 23
Нимруз 3 AF-NIM Зәрәнҗ 164,978 41,005 5
Нурестан 31 AF-NUR Парун 147,967 9,225 7
Пәктия 24 AF-PIA Гәрдез 551,987 6,432 11
Пәктика 25 AF-PKA Шәрәнә 434,742 19,482 15
Пәнҗшер 28 AF-PAN Базарак 153,487 3,610 5
Пәрван 20 AF-PAR Чарикар 664,502 5,974 9
Сәмәнган 14 AF-SAM Сәмәнган 387,928 11,262 5
Сәре-Пул 9 AF-SAR Сәре-Пул 559,577 16,360 7
Тәхар 27 AF-TAK Талукан 983,336 12,333 16
Урызган 11 AF-URU Тәринкот 386,818 12,696 6
Забул 17 AF-ZAB Калат 304,126 17,343 9

Дәүләт төзелеше

үзгәртү

Әфганстан — өч хакимият тармагыннан (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмәи) торган ислам җөмһүрияте. Гамәлдәге конституция 2004 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Ул гомуми, тигез һәм турыдан-туры тавыш бирү нигезендә 4 еллык мөддәткә (срокка) сайлана һәм бу вазыйфага тагын фәкать бер тапкыр гына сайланырга мөмкин. Башкарма хакимиятне президент җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Иң югары канун чыгару органы — ике пулаттан (югары – Агайлар пулаты, аскы – Халык пулаты) торган Милли мәҗлес.

Икътисад

үзгәртү

Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы өлеше 79,8%, сәнәгать өлеше 5,7%, хезмәт күрсәтү тармагы өлеше 15,7 процентны тәшкил итә. Төп экспорт партнөрлары —  Һиндстан (42,2%), Пакстан (28,9%), Таҗикстан (4.6%, 2015).[18] Экспортлана торган таварлар — әфьюн, бодай, җиләк-җимешләр, чикләвекләр, келәмнәр, йон, мамык, җәнлек тиреләре, кыйммәтле ташлар. Төп импорт партнөрлары — Пакстан (38,6%), Һиндстан (8,9%), АКШ (8,3%), Төрекмәнстан (6,2%), Кытай (6%), Казакстан (5,9%), Aзәрбайҗан (4,9%).[19] Импортлана торган таварлар — җиһазат, азык-төлек, тикстил, нефть мәхсулатлары.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Market Prospects. Afghanistan Investment Support Agency. әлеге чыганактан 2016-02-22 архивланды. 1 July 2016 тикшерелгән.
  7. Minerals in Afghanistan. 1 July 2016 тикшерелгән.
  8. Afghan mines among world's most dangerous. Al Jazeera (2013). 1 July 2016 тикшерелгән.
  9. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок prospects3 не указан текст
  10. The Mineral Industry Of Afghanistan. 1 July 2016 тикшерелгән.
  11. http://www.azatliq.org/a/752741.html
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-10-01, retrieved 2016-11-21 
  13. https://web.archive.org/web/20140408085103/http://lcweb2.loc.gov/frd/cs/profiles/Afghanistan.pdf
  14. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-07-09, retrieved 2016-11-21 
  15. References and details on data provided in the table can be found within the individual provincial articles.
  16. ISO 3166-2:AF (ISO 3166-2 codes for the provinces of Afghanistan)
  17. Afghanistan at GeoHive
  18. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-02-12, retrieved 2016-11-21 
  19. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-10-19, retrieved 2016-11-21