Һибәтулла Ахунзадә

Талибан җитәкчесе (2016 елдан)

Мәүләви Һибәтуллаһ Ахунзадә (пушту ھیبت الله اخوندزاده, дари ھیبت الله اخوندزاده, 1961 ел, Әфганстан корольлеге, Кандагар провинциясе, Пәнҗвайи өязе) — Әфганстанның дини һәм сәяси эшлеклесе, «Талибан» хәрәкәтенең гамәлдәге җитәкчесе (2016 елның маеннан), 2021 елның 15 августынннан ― Әфганстан территориясенең зур күпчелек өлеше җитәкчесе, Әфганстанның фактик хакиме. 2021 елның 7 сентябреннән ― Әфганстан Ислам Әмирлеге әмире.

Һибәтулла Ахунзадә
Әмир-әл-мөэминин
Әфганстан Ислам Әмирлеге башлыгы
Вазыйфага керешкән
2021 елның 15 августы
Аңа кадәр вазифа торгызылган
(Мөхәммәд Гомәр (Әфганстан Ислам Әмирлегенең (1996—2001) мөэминнәр әмире буларак)
Вазифа булдырылган
(Әшрәф Гани (Әфганстан президенты буларак)
Талибан хәрәкәтенең 3нче җитәкчесе
Вазыйфага керешкән
2016 елның 25 мае
Аңа кадәр Әхтәр Мансур
Шәхси мәгълүмат
Туган 1961(1961)
Әфганстан, Кандагар провинциясе, Пәнҗвайи өязе
Сәяси фирка Талибан
Әти Мөхәммәт Ахун
Белем мәдрәсә
Сугышлар/бәрелешләр Әфганстан сугышы[d] һәм Әфганстан сугышы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1961 елда Кандагар провинциясе (en), Пәнҗвайи өязендә җире булмаган ярлы дини гаиләдә туган. Пуштуннарның Нурзай кабиләсеннән. Авыл мәчете имамы булган әтисе җирсез Мөхәммәт Ахун гаиләсен сәдакә һәм зәкяттән кергән хәер хисабына гына асраган. Һибәтуллаһ башлангыч дини белемне мәдрәсәдә алган. 1979 елда Әфганстан сугышы башлану сәбәпле, гаилә Пакистанга китәргә мәҗбүр була, анда Көнчыгыш Бәлүҗистан провинциясенең административ үзәге булган Кветта (en) шәһәрендә урнаша. 18 яшьлек Һибәтуллаһ дини белем алуын дәвам итә һәм тиздән мәдрәсә мөдәррисе булып эшли башлый[1][2].

1980-елларда Һибәтуллаһ Әфганстанга кайта һәм әфган мөҗәһитләре сафында совет гаскәриләренә каршы көрәшә башлый. 1994 елда «Талибан» хәрәкәтенә кушыла. Талиблар Иран белән чиктәш Фәрах провинциясен (en) кулга төшергәч, Һ. Ахунзадә әлеге провинциядә җинаятьчелеккә каршы көрәш өчен җаваплы (провинция Эчке эшләр министрлыгы башлыгы) итеп билгеләнә. 1996 елда Кабулны яулап алганнан соң, Ахунзадә «Талибан»ның «игелекне бүләкләү һәм гөнаһны булдырмый калу» департаменты әгъзасы итеп билгеләнә.

1990-еллар ахырында Кандагарга күчеп китә һәм зур мәдрәсәдә һәм зур булмаган хөҗрәләр челтәрендә мулла һәм имам-мөхтәсиб була, аларда бөтен Әфганстаннан килеп, йөз меңгә якын талиб (ягъни студентлар) укый. Кайбер мәгълүматлар буенча, аның ул чактагы «Талибан» җитәкчелеге белән Әфганстан Ислам Әмирлегенең эчке сәясәтенә карата кайбер каршылыклары булу ― Кабулдан Кандагарга «сөрген»гә җибәрүнең төп сәбәбе[1] [3].

2001 елда Әфганстанга АКШ җитәкчелегендә халыкара коалиция хәрби көчләре кертелгәннән соң, Һ. Ахунзадә «Талибан» хәрәкәтенең Голәмәләр шурасы башлыгы, соңрак шәригать судының баш казые (хөкемдары) итеп сайлана. Әфганстан Ислам Әмирлеге җитәкчесе мулла Гомәрнең (Мөхәммәд Гомәр, en) киңәшчеләренең берсе итеп билгеләнә.

АКШ махсус хезмәтләре мәгълүматларына караганда, ул елларда Һ. Ахунзадә талиблар арасында күпчелек рухи лидер абруена ия булган һәм хәрби командир буларак каралмаган. Махсус хезмәтләр чыганаклары аның көчле ораторлык сыйфатларын, аның ислам буенча киң белемгә ия булуын һәм харизматиклыгын билгеләп үтә. Һ. Ахунзадә талибларның күпчелек фәтвалары өчен җавап бирә һәм «Талибан» эчендә вакыт-вакыт килеп чыккан дини һәм этик бәхәсләрдә судья һәм эксперт буларак чыгыш ясый. Билгеле булганча, мулла Гомәр һәм мулла Мансур (Әхтәр Мансур, en) аның белән еш кына әһәмиятле мәсьәләләр, шул исәптән мөһим фәтвалар бастыру буенча киңәш-табыш иткән.

Кайбер мәгълүматлар буенча, хәтта Әфганстанга коалицион гаскәрләр кергәннән соң да, Һ. Ахунзадә Әфганстаннан чыгып китмәгән, нигездә, илнең көньяк өлешләрендә, шулай ук Пакистан белән озын чик янында яшеренеп яшәгән. «Талибан» пропагандасы: Һ. Ахунзадә «2001 елдан алып 2016 елга кадәр Әфганстаннан бер тапкыр да китмәде», дип раслый. 2015 елда аның дәрәҗәсе күтәрелә һәм «Талибан» хәрәкәте лидерының урынбасары була. Урынбасар буларак ул керткән кызыклы яңалыкларның берсе — «Талибан» хәрәкәте кул астындагы провинцияләр хакимнәре каршында эчке хәвефсезлек хезмәте системасын булдыру, әлеге хезмәтнең мөэминмөселманнардан төзелгән махсус комиссияләре кыр командирлары һәм хәрбиләрнең кылган җинаятьләрен тикшерү, җәзага тарту вәкаләтенә ия була[1].

2016 елның 25 маенда Һибәтулла Ахунзадә Югары сәргаскәр һәм «Талибан» хәрәкәте лидеры итеп билгеләнә. Үз чиратында, Һ. Ахунзадә Мөхәммәд Якубны һәм Сираҗеддин Хакканины үз урынбасарлары итеп билгели.

2021 елның маенда Һ. Ахунзадә әфган халкын илдән Америка Кушма Штатлары гаскәриләрен чыгаруга һәм Ислам дәүләтен төзүгә чакыра. 2021 елның августында Һ. Ахунзадә номиналь командованиесе астындагы хәрби көчләр, сугышта ахыргы җиңүгә ирешергә омтылып, гомуми һөҗүм башлыйлар. Һ. Ахунзадә җитәкчелек иткән вакытта Америка Кушма Штатлары гаскәриләре илдән чыгарыла һәм талиблар ил башкаласы Кабулга сугышсыз үтеп керә, Әфганстан территориясенең зур күпчелек өлеше өстеннән контроль урнаштыра.

Гаилә хәле үзгәртү

Гаиләсе турында ышанычлы мәгълүматлар юк. Габдерахман исемле улы булган, ул 2017 елның июлендә Гильменд провинциясендә (en) Әфганстан армиясенең хәрби базаларының берсенә талиблар һөҗүме вакытында очраклы рәвештә һәлак булган (башка мәгълүматлар буенча, әфган солдатлары тарафыннан атып үтерелгән).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Afghan Taliban announce successor to Mullah Mansour, BBC News (25 May 2016).
  2. "Hibatullah's Roots Were Non-Political And Reclusive" 2020 елның 12 апрель көнендә архивланган. (29 May 2016), Tolo News. Retrieved 12 April 2020.
  3. Mashal, Mujib. Taliban’s New Leader, More Scholar Than Fighter, Is Slow to Impose Himself (en-US), The New York Times (2016-07-11).