Әфганстанда ислам

Әфганстанда ислам (гарәп. الإسلام في أفغانستان‎) — Әфганстан территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Әфганстан халкының (38 млн 928 мең кеше) 99,60 % ы (34 млн 836 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 1,80 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Әфгастанның дәүләт дине.

Тарих үзгәртү

 
Һәрат җәмигъ мәчете

Гарәпләр Персияне яулап алуны тәмамлагач, көнчыгышка таба китә һәм 652 елда Әфганстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Һәратны ала.

Әфганстанның төньяк төбәкләре исламны Өмәвиләр хәлифәте миссионерлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә кабул иткән. Көньяк төбәкләр (шул исәптән, Кандаһар шәһәре) 673 елда гарәп яулаучылары һөҗүме нәтиҗәсендә бирелә. Кабул һәм таулардагы берничә кенәзлек бәйсезлекләрен саклап кала, үз диннәрен тотуны дәвам итә. Кабул 870-елларда гына гарәпләргә буйсына, ислам дөньясына кушыла.

VIIVIII гасырларда гарәпләр яулап алу вакытында Үзәк Азиядә тарихи өлкәгә Мавараэннәһер исеме кушылган.

13701501 елларда хәзерге Әфганстан җирләре кергән Аксак Тимер дәүләте яши.

Кабулның тимери хәкиме (1504-1530) Бабур 1526 елда Бөек Моголлар империясенә нигез сала.

Исламны дәүләт төзелеше коралы буларак беренче системалы куллану король (1880—1901) Габдерәхман-хан(ингл.) тарафыннан Британия Һиндстаны белән күпьеллык сөйләшүләрдән соң, илне үзәкләштерүгә омтылыш вакытында башлана.

Ислам руханилары ил короле (1919—1929) Аманулла-ханның(ингл.) хакимиятне үзәкләштерү һәм ил икътисадын Көнбатыш моделендә үстерүгә юнәлтелгән реформаларына каршы чыгыш ясый.

1931 елда ил конституциясе хәнәфи мәзһәбе сөнни исламын дәүләт дине итеп, 1977 елгы конституция исламны (хәнәфи мәзһәбен искә алмыйча гына) Әфганстанның дәүләт дине дип игълан итәләр.

1973 елда Әфганстан падишаһы Мөхәммәт Заһир Шаһ Италиядә сәфәрдә вакытта, илдә дәүләт түнтәрелеше була. Мөхәммәт Заһир Шаһның бертуганы Мөхәммәт Давыт(ингл.) хакимиятне үз кулына ала, монархияне юкка чыгара, илдә беренче республика игълан ителә.

Әфганстан сугышы үзгәртү

Төп мәкалә: Әфганстан сугышы
 
Мөҗәһитләр намаз укый. 1987 ел

1979 елның Раштуа бәйрәменә ССРБ десантчылары гражданнар сугышы колачлаган Әфганстан башкаласы Кабулга керә. Динне кире кагучы коммунистик хөкүмәтне җитәкләгән Хафизулла Әмин(ингл.), мөселман традицияләреннән баш тартып, Әфганстанда Көнбатыш кыйммәтләрен урнаштытырга уйлый. Мөселман диненең көчле традицияләре таралган Әфганстан халкының күпчелегендә бу хәл ачыктан-ачык канәгатьсезлек һәм протест тудыра. Мөселман лидерлары полиция тарафыннан кулга алына, күпчелеге тауларга китә. Меңләгән Әфганстан мөселманы мөҗәһидләргә(рус.) — партизан отрядларына кушыла. Мөҗәһитләр Әмин тарафдарларына каршы җиһад (изге сугыш) игълан итә. Бу шулай ук Әмин хакимиятен саклап калырга омтылучы совет гаскәриләренә дә кагыла. Совет гаскәр башлыклары, мөҗәһидләрне «Әминнең законлы хөкүмәтенә каршы чыгучы террор оешмасы» дип атый, үзләренең бурычы — законлы хөкүмәтне яклау дип белдерә.

1982 елда мөҗәһидләр Әфганстан территориясенең 75 % ын контрольдә тота.

1980-еллар ахырына хакимиятне эләктергән талибаннар(ингл.) әфган халкына бик катгый мөселман законнарын көчләп тага башлый[2]

Хәзерге заман үзгәртү

Илдә күп төрле этник төркемнәр яши: ил халкының 42 % ы пуштуннар, 27 % ы — таҗиклар, 9 % ы — хәзаралар, 9 % ы — үзбәкләр, 4 % ы — аймаклар, 3 % ы — төрекмәннәр, 2 % ы — бәлүҗләр һ. б. Әфганстан хөкүмәте һәр гражданинның этник төркемен күрсәтә торган шәхес таныклыклары бирә башлаган.

Пушту һәм дари телләре — илнең рәсми телләре. Дари телендә, нигездә, таҗик һәм хәзара районнарында, пуштун телендә, нигездә, пуштун районнарында сөйләшәләр. Илнең төньяк районнарында төрекмән һәм үзбәк телләрендә сөйләшәләр. Илдәге күпчелек халык берничә телне белә.

Мөселманнар Әфганстан халкының 99 % ын тәшкил итә, мөселманнарның 80 % тан 89 % ка кадәре сөнни исламын тота, 10—19 % ы шигыйлар. Әфганстанда бер генә христиан чиркәве дә юк[3].

Мәчет үзгәртү

 
Күк мәчет (Мазары-Шәриф)

Күк мәчет — Бәлех вилаяте үзәге Мазары-Шәриф шәһәрендә урнашкан мәчет. Мөхәммәт пәйгамбәрнең туганы һәм кияве Әли Хәлифнең җирләнгән урыны.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Muslim Population By Country 2020(ингл.)
  2. Soviet invasion of Afghanistan. GuideToRussia.com(ингл.)
  3. Afghanistan Religion, Economy and Politics(үле сылтама){{ref-en}