Мөхәммәт Заһир Шаһ

Мөхәммәт Заһир Шаһ, пушту محمد ظاهر شاه (1914 елның 15 октябре, Кабул2007 елның 23 июле, шунда ук) — 1933-1973 елларда Әфганстан байрагы Әфганстан патшасы (короле).

Мөхәммәт Заһир Шаһ
Әфганстан байрагы Әфганстан короле
Вазыйфада
1933 ел – 1973 ел
Аңа кадәр Мөхәммәт Надир Шаһ
Туган 15 октябрь 1914(1914-10-15)
Кабул, Эмират Афганистан[d]
Үлгән 23 июль 2007(2007-07-23) (92 яшь)
Әфганстан, Кабул
Җефет Хөмәйрә Бигүм[d]
Әни Маһ Пәрвәр Бигүм[d]
Әти Мөхәммәт Надир Шаһ
Белем Жансон-де-Сайи лицее[d], Военный колледж Джелам[d], Лицей «Хабибия»[d] һәм лицей Мишле[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
М. Заһир Шаһ хәрби киемдә. 1930
 
Заһир Шаһ (у) Х. Карзай инаугурациясендә. 2004

1914 елның 15 октябрендә Кабулда туган. Әфганстан короле Мөхәммәт Надир Шаһның (1883-1933) улы. Дөньяви һәм хәрби белемне Кабулның «Хәбибия» һәм «Истиклял» лицейларында (1920-1924), Франциядә Жансон-де-Сайи лицеенда (1924-1930), Кабулда хәрби укуханәдә (1931) алган. Туган теленнән башка, фарсы, инглиз, француз, итальян телләрен камил белә.

1932 елда Әфганстан саклану министры урынбасары, 1933 елда Әфганстан мәгариф министры.

Әтисе Мөхәммәт Надир Шаһның үлеменнән соң, 1933 елда 19 яшендә тәхеткә утыра. Ул 40 ел хакимлек иткән чорны «Әфганстанның алтын гасыры» дип атыйлар. Ил белән идарә иткән чорда ирригацияне җәелдерүгә, автомобиль юллары төзүгә җитди игътибар бирә. Хатын-кызларга дөньяви белем алырга рөхсәт ителә.

1964 елда Әфганстанның яңа конституциясен игълан итә. Аның нигезендә, илдә сәяси фиркаләр төзүгә, сүз ирегенә мөмкинлек бирелә. Тышкы элемтәләрдә Заһир Шаһ сәяси һәм хәрби төркемнәргә кушылмау, ССРБ һәм АКШ белән элемтәләрне тигез ныгыту сәясәте алып бара.

1970 еллар башында килгән корылык һәм илдәге ачлык Заһир Шаһның режимын какшата.

1973 елның 17 июлендә, корольнең Италиядә булуыннан файдаланып, генерал-лейтенант Мөхәммәт Даут Хан җитәкләгән дәүләт түнтәрелеше нәтиҗәсендә, ил республика дип игълан ителә. 1973 елның 12 августында тәхеттән ваз кичеп, Италиядә мөһәҗирлектә калырга мәҗбүр була.

2002 елның апрелендә Кабулга кайта. Хәмит Карзайга вакытлы хөкүмәт төзүдә, 2004 елда Әфганстан президенты булып сайлануда ярдәм итә.

2004 елда Әфганстанның Бөек җыелышы (Лойя җирга) Заһир Шаһка «милләт атасы» титулы бирә.

2005 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, сәясәттән читләшә. 2007 елның 23 июлендә Кабулда вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах . Том 10 (Же-Из). М.: НИ БРЭ, 2008. ISBN 978-5-85270-341-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү